Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ford Sollers утильләштерүгә кереште

Шәһәребез Ford Sollers компаниясе утильләштерү буенча үз программасын киңәйтү турында игълан итте. Ford Focus машинасын сатып алучылар - 140 мең сум, Ford Mondeoны сайлаучылар - 100 мең сум, Ford S-MAX һәм Ford Galaxy минивеннарына өстенлек бирүчеләр 50 мең сумга кадәр акчаларын янга калдыра алачак. Әлеге ташламадан клиент теләсә нинди елгы...

Шәһәребез Ford Sollers компаниясе утильләштерү буенча үз программасын киңәйтү турында игълан итте.

Ford Focus машинасын сатып алучылар - 140 мең сум, Ford Mondeoны сайлаучылар - 100 мең сум, Ford S-MAX һәм Ford Galaxy минивеннарына өстенлек бирүчеләр 50 мең сумга кадәр акчаларын янга калдыра алачак. Әлеге ташламадан клиент теләсә нинди елгы һәм теләсә нинди маркадагы (trade-in) автомобильне утильләштергән яки алмаштырган очракта гына файдалана ала. Төп таләп: клиентның кулында утильләштерү максатында иске автомобильнең исәптән төшерелүен раслаган документлар булырга тиеш.

Әлеге программа кысаларында субкомпактлы Ford EcoSport кроссоверның алгы приводлы версиясен сатып алу 50 мең сумнан 90 мең сумга кадәр файда китерергә мөмкин. Ә менә Ford Kuga смарт-кроссоверына өстенлек бирүчеләргә 190 мең сумга кадәр экономия вәгъдә итәләр. Ford Edge и Ford Explorer автомобильләрен сатып алучылар өчен реаль бәяләрне 240 мең һәм 280 мең сумга кадәр киметеп сату планлаштырыла.

Ford компаниясенең киңәйтелгән утильләштерү программасы Ford автомобильләренең коммерция нигезендә Россиядә җитештерелгән модель рәтләренә дә кагылачак. Бүгенге көндә Ford Transit Custom һәм Tourneo Custom автомобильләрен сатып алудан 175 мең сум отарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X