Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы фотографы Линар Мухтаров: "Фотога төшерү өчен гомер буе өйрәнергә кирәк"

"Талантлы кеше - бар яктан да сәләтле", - дип әйтәләр мондый кешеләр турында. Һәр һөнәр бихисап зур тырышлык сорый. Ә менә күп төрле һөнәрләрне үзләштергән кешеләргә карап соклану уяна, хөрмәт арта. Кыскасы, нинди генә өлкәгә кагылма, барысын да су урынына эчәләр алар. Сүземне Чаллының танылган фотографы Линар Мухтаров белән бәйлисем...

Кулына фотоаппарат тотып, дөньяның бар матурлыгын фотокамера аша күрә башлавына әле күп вакыт үтмәгән. 2014 елларда гына ныклап шөгыльләнә башлаган, фотографияләр, үзе дә көтмәгәндә, яшәү рәвешенә әйләнеп куйган. "Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Бигрәк тә кеше фотосурәтләренә мөкиббән китә идем. Дуслар, таныш-белешләр һәрвакыт үзләрен ясауларын сорыйлар иде. Каннан, әти-бабайлардан килгән сәләттер дип уйлым мин, чөнки профессиональ белемем юк, күбрәк үзлегемнән өйрәндем. Бераз соңрак кына махсус мәктәптә рәсем ясау осталыклары дәресләре ала башладым. Рәсем - яшәвемнең бер рәвеше икәнен аңлагач, билгеле. Сәнгать мәктәбен тәмамладым", - дип искә ала Линар. Ә менә фотографияләр белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәгән ул, махсус курслар да бетермәгән, бары тик үзлегеннән генә өйрәнгән. Хәзер нәрсә өйрәнергә теләсәң дә интернет бар бит, бар нәрсәнең серләренә аның ярдәме белән төшенеп була.

Мәктәпне тәмамлагач, дизайнер белгечлеге буенча югары уку йортына укырга кергән. Ул вакытта инде фотошопның күп серләренә үзлегеннән төшенгән булгангадыр күрәсең, әлеге профессияне үзләштерү аңа аеруча да ошаган. "Фотошоп шактый авыр программа. Институтта безгә аның нигезен генә бирделәр, калганнарын мин үзлегемнән өйрәндем", - ди Линар.

Фотографияләргә кадәр, 2012 елда видео төшерү белән шөгыльләнә башлаган ул. Тәүге иҗат җимешләренә бәяне дуслары биргән. Алар, барысы да аның эшләрен уңай кабул итеп кенә калмаганнар, ә бертавыштан, видеолар төшерү белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башларга тәкъдим иткәннәр. "Шулай эшләдем дә. Тора-бара заказлар да кабул итә башладым. Күбрәк туйларны төшерергә яраттым. Кеше тормышындагы иң матур мизгелләрне төшереп, бер хәтирә ясау үземә дә ләззәт бирә иде. Бераз соңрак, сарафанлы радио яхшы эшли башлагач, рекламалар өчен видеороликлар ясый башладым", - ди Линар.

Линарда шундый бер сыйфат бар икән: бер генә әйбер белән озак вакыт шөгыльләнә алмый ул. Беренчедән, бу ялыктыра башлый, икенчедән нинди дә булса башка тармакта да эшләп карыйсы, үзен сыныйсы, кыскасы, бар яклап та үсәсе килә.

Профессиональ яктан булуы да мөһим түгел, бар нәрсәне дә җентекләп, җиренә җиткереп эшләп тә, өйрәнеп тә бетереп булмый. Ләкин сине кызыксындырган һәрбер өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә белемең булу яхшы күренеш.

"Видеолар белән дә шундый ук хәл булды. Бераз ялыктыра башлады, мин үземә башка юнәлештә илһам чыганагы эзли башладым. Шунда, күпмедер дәрәҗәдә, дусларым ярдәмгә килде. "Фотолар белән шөгыльләнеп кара әле, синең яхшы килеп чыга бит", - дип этәргеч бирделәр. Шулай итеп, фотоаппарат сатып алдым да, тотындым мин бу эшкә, 2014-2015 еллар иде ул.
Шулай да минем бер хыялым бар, чынга ашмас хыял дип йөртәм инде мин аны. Ул да булса режиссер булу".

Хәзерге вакытта Линар Фәнни-техник үзәктә дизайнер булып эшли. Буш вакытта шигырьләр дә иҗат итә икән үзе. Шул фотога сыймаган матурлыкны, шигырьләр аша җиткерергә тырышадыр, күрәсең. Татар телендә камил сөйләшсә дә, шигырьләрне рус телендә иҗат итә, илһам шулай киләдер, шәт. Бу шулай ук, ике телне югары дәрәҗә дә белү дә бит әле.

Бүген фотографияләр белән бик күпләр шөгыльләнә. Кыйммәтле фотоаппарат кулга эләгү - профессиональ фотограф булу дигән сүз түгел әле, чынлыкта. Ул үзе бер сәнгать. Линар әйтүенчә, фото төшерү өчен 4 ай, 1 ел, 2 ел уку гына да җитми, аңа гомер буе өйрәнергә кирәк. Һәрвакыт нинди дә булса яңалык, һәр фотосессиядән үзеңә дәрес ала белү мөһим.

"Фотографлар күп, көндәшлек зур", - ди Линар. Күпләр, нинди генә өлкәдә булуына карамастан, нәкъ менә шул конкуренциядән куркып, артка чигенәләр. "Көндәшләрне артта калдыруның, һич булмаса, алар белән рәттән атлауның үз алымнары бар, белеп кенә эш итәргә кирәк", - ди язмам герое. Ул, мәсәлән, башкалардан хезмәтләренең хакы түбәнрәк булуы һәм фотоларның хуҗасына кыска арада эшләп бирүе белән аерылып тора. Туй фотоларын, гадәттә, 2 ай чамасы көтәргә туры килә. Линар исә аларны 2 атнада өлгертә.

Заказлар кабул итү белән дә хәзер кыенлыклар юк. Барысын да интернет хәл итә. "Башта үземнең таныш-белешләрне фотога төшереп, социаль челтәрләргә куя башладым. Соңыннан сарафанлы радио үз эшен башлап җибәрде, аның аша да байтак кына заказлар килә башлады". Хәзер шулай ук, Вконтакте социаль челтәрдә үз төркемеңне булдырып, барлык алыш-биреш мәсьәләләрен шунда чишү популярлашып китте, шикелле. Линар Мухтаровның да "Пикчерз" дип аталган төркеме эшләп килә. Аның барлык иҗат җимешләре белән шунда таныша аласыз. Шулай ук, әлеге төркемдә һәрдаим конкурслар үткәрелеп тора.

Линарның иң яраткан фото төре портрет булса да, балалар бакчалары, мәктәпләр белән дә шактый гына эшләргә туры килә икән. "Үзе кызык, үзе кызганыч", - ди Линар көлеп. Балалар белән эшләү дөрестән дә бер могҗиза инде ул, елар җирдә көләләр, көлер җирдә елыйлар. "Андый вакытта әти-әниләрнең хәленә керә белү мөһим. Әгәр билгеләнгән вакытның яртысы балаларын юатып, көйләп үтә икән, мин ул вакыт өчен, әлбәттә, акча алмыйм. Кирәк икән башка көнгә дә күчерә алам". Балалар хәрәкәттә булганда, чын-чынлап елмайган, көлгән вакытта ясалган фотолар иң сыйфатлы була. Кешеләр белән дә шулай ук. "Шуңа күрә, фото төшерүгә тотынганчы, мин кешеләр белән сөйләшеп алам, уртак тел табарга тырышам. Чөнки, миңа фотограф буларак, кешенең характерын белергә кирәк. Фотода характер иң беренче чиратта күренә. Чын-чынлап елмаймаган икән, күзләрендә бәхет чаткылары юк икән, фотода ясалмалык шунда ук күзгә ташлана", - ди шәһәрдәшебез.

Фото сәнгате булып көтелмәгәнлек, чын елмаю, чиста шатлану саналса да, әлеге өлкәдә кайчагында ясалмалык та кирәк булып куя икән. Бу студиядә төшкән фотоларга карый, әлбәттә. Студияләргә килгәндә, Линарың үзенең махсус студиясе юк. Күбрәк табигать кочагында, шәһәрнең, авылның матур җирләрендә, табигый яктылыкта төшерергә яратканга күрәдер инде. Ләкин, студиядәге фотоларны да кире какмый ул, кирәк икән, студияне берничә сәгатькә арендага алып, анда да фотолар төшерә.

Фотога төшерү үзе бер профессия. Билгеле инде, ул физик көч тә, тырышлык һәм вакыт сорый. Шулай да, фотографияләр сәнгатькә кайтып кала, миңа калса. Чөнки, фотография объективы гына җитми, күңел күзе кирәк.

Линар Мухтарофның фотолары

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X