Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Франкфурттан Казанга туры авиарейс Россия һәм Алман илләре арасындагы хезмәттәшлеккә яңа мөмкинчелекләр ачачак

Бүген Татарстан республикасының Министрлар кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиковның "Bosch" куркынычсызлык системалары" компаниясенең Башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге "Bosch" алман компаниясе делегациясе белән эшлекле очрашуы узды. Анда Роберт Мулац "Аэ­роф­лот" ави­а­ком­па­ни­я­се­нең 17 июнь­нән баш­лап Ка­зан-Франк­фурт-Ка­зан марш­ру­ты бу­ен­ча да­и­ми ту­ры рейс­лар­ның ачы­лу­ын ку­әт­лә­де. Алар Рос­сия-Ал­ман ил­лә­ре ара­сын­да­гы эш­лек­ле мө­нә­сә­бәт­лә­ре­нең та­гы да...

Бүген Татарстан республикасының Министрлар кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиковның "Bosch" куркынычсызлык системалары" компаниясенең Башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге "Bosch" алман компаниясе делегациясе белән эшлекле очрашуы узды.

Анда Роберт Мулац "Аэ­роф­лот" ави­а­ком­па­ни­я­се­нең 17 июнь­нән баш­лап Ка­зан-Франк­фурт-Ка­зан марш­ру­ты бу­ен­ча да­и­ми ту­ры рейс­лар­ның ачы­лу­ын ку­әт­лә­де. Алар Рос­сия-Ал­ман ил­лә­ре ара­сын­да­гы эш­лек­ле мө­нә­сә­бәт­лә­ре­нең та­гы да ны­гу­ы­на ки­те­рер дип әйт­те ул.

"Bosch" кур­кы­ныч­сыз­лык сис­те­ма­ла­ры"­бө­тен ил бу­ен­ча мәгъ­лү­мат­ны сак­лау өл­кә­сен­дә ин­но­ва­ци­он хез­мәт күр­сә­тә. Ул 1985 ел­да мо­ни­то­ринг һәм ком­му­ни­ка­ция өл­кә­сен­дә хез­мәт күр­сә­тү­че үзәк бу­лып ое­ша. Уз­ган 10 ел ва­кыт эчен­дә ком­па­ния биз­нес-про­цесс­лар өл­кә­сен­дә аут­сор­синг бу­ен­ча гло­баль хез­мәт күр­сә­тү­че ком­па­ни­я­гә әве­ре­лә. Оеш­ма­ның штаб-квар­ти­ра­сы Франк­фурт-на-Май­не (АФР) дә ур­наш­кан.

Оч­ра­шу­да Ил­дар Ха­ли­ков Ал­ма­ния Фе­де­ра­тив Рес­пуб­ли­ка­сы бе­лән ты­гыз хез­мәт­тәш­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды. ТР През­ди­не­ты Рөс­тәм Миң­не­хан­нов­ның да хә­зер­ге ва­кыт­та Дрез­ден шә­һә­рен­дә, эш­лек­ле оч­ра­шу­да бу­лу­ын хә­бәр ит­те. Мон­нан тыш ул ку­нак­лар­га Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сын­да­гы "Ин­но­по­лис МИЗ, "Ала­бу­га" МИЗ һәм КИП "Мас­тер" һәм баш­ка мәй­дан­нар­да "Bosch" ком­па­ни­я­се­нә ачы­ла­чак ин­вес­ти­ци­он мөм­кин­че­лек­ләр­не дә бил­ге­ләп үт­те.

2015 ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча, Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сы һәм Ал­ма­ния Фе­де­ра­тив Рес­пуб­ли­ка­сы ара­сын­да­гы тыш­кы сәү­дә әй­лә­не­ше­нең кү­лә­ме 1,2 млрд дол­лар­ны тәш­кил ит­ә. Тыш­кы сәү­дә әй­лә­не­шен­дә­ге экс­порт һәм им­порт опе­ра­ци­я­лә­ре өле­ше - 54,2 һәм 45,8 про­цент­. Икъ­ти­са­дый санк­ци­я­ләр нә­ти­җә­сен­дә, 2014 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, Рос­си­я­нең тыш­кы сәү­дә әй­лә­не­ше кү­лә­ме 1,5 тапкырга кимесә дә, Та­тар­стан бе­лән Ал­ман иле­нең 90 ком­па­ни­я­се­нең ар­ты­гы эш­лек­ле мө­нә­сә­бәт­ләр­не сак­лап ка­ла.

Та­тар­стан хө­кү­мә­те баш­лы­гы ил­ләр ара­сын­да­гы тыш­кы икъ­ти­са­дый мө­нә­сә­бәт­ләр­нең бул­ган үсеш дә­рә­җә­се­нә кай­тып кы­на кал­мый­ча, ки­лә­чәк­тә дә яңа үр­ләр­гә ире­шү­е­нә өме­те барлыгын бел­дерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев