Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Эре предприятиеләр товарларны чит илләрдән эзләмәсеннәр, ә үзебезнекеләргә заказ бирсеннәр иде»

26 майда – тәвәккәл, инициативалы, икътисад өлкәсендә үз урыннарын тапкан кешеләр бәйрәме – Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә.

Чаллы автогигант белән данлыклы булса да, аны эшмәкәрләр шәһәре диләр. Чөнки бүгенге көндә шәһәрдә 22.500 үзмәшгуль, 25,5 мең эшмәкәрлек субъекты эшли. Аларда 56 мң кеше хезмәт куя. Шәһәр бюджетының 38%ы эшмәкәрләрдән кергән салымнар тәшкил итә. Илдә барган социаль-икътисадый тотрыксызлыклар беренче чиратта эшмәкәрләрне кыен хәлдә калдырды. Аларга ничек ярдәм итәргә соң? «Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасының» генераль директоры Фәрид Бәшәров белән шул хакта сөйләштек. Аны палатының корылтаенда бертавыштан икенче срокка генераль директор итеп сайладылар. 

– Фәрид Рәшидович, Чаллыда Сәүдә-сәнәгать палатасы кайчан барлыкка килде? Анда күпме әгъза бар?

– Чаллыда сәүдә-сәнәгать палатасы 27 ел элек барлыкка килде. Бүгенге көндә 300 әгъза бар. Сан ягыннан региональ палаталар арасында без икенче урында. Соңгы 5 елда үзебезнең сафларга 89 яңа эшмәкәрне кабул иттек. 2018 елда тиешле таныклык алдык. 

– Илебезгә кертелгән санкцияләр шартларында эшмәкәрлекне ничек алып барырга? Бүгенге вәзгыятьтә эшмәкәрләрне нәрсә борчый?

– Иртәгә буласы көнгә ачыклык юк, мәгълүмат җитми, Россиягә каршы санкцияләр, бәяләр сикерү, Үзәк банк ставкалары югары – болар барысы да эшмәкәрлеккә тискәре йогынты ясый. Әмма Чаллы, Татарстан эшмәкәрлеге төрле кризислардан көчле булып чыгуы белән аерылып торды. Без Илдус Исламов, Олег Коробченко, Сергей Рачков белән җыелышып, килеп чыккан хәлне анализладык һәм якын киләчәктә эре, урта, кече һәм микробизнес белән бергә эшләүне яхшыртырга кирәк дигән карарга килдек. Эре предприятиеләр һәм эшмәкәрләр чит илләрдән үзләренә кирәкле товарларны эзләмәсеннәр, ә үзебезнекеләргә заказ бирсеннәр иде. 

Без бизнес-миссияләр үткәрүне, төрле төбәкләрдән делегацияләр кабул итүне дәвам итәбез. Күптән түгел Чиләбегә бардык, Россиянең төрле төбәкләреннән делегатлар кабул итәбез. Безнең шәһәр предприятиеләре төрле яклап эшмәкәрләрне җәлеп итә торган бит. «КАМАЗ»ның «МАЗ» белән хезмәттәшлек итәргә җыенуы мәгълүм булды. 

– Чаллы эшмәкәрлегенең составы нинди? Товар җитештерүчеләре бармы?

– 25,5 мең эшмәкәрнең яртысы сату-алу белән шөгыльләнә. Алар башта пандемия шартларында зыян күрде, сәүдә үзәкләренә кеше йөрмәде, әмма аренда, салымнарны түләргә кирәк иде.  25%тан артык эшмәкәр халыкка көнкүреш, медицина, җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтә. 

Товар җитештерүчеләргә дә авыр. Чөнки күбесе соңгы 30 елда бөтендөнья икътисадына тоташты. Товар һәм технологияләрне чит илләрдән алу җайлы да, арзан да булды. Дөрес, илебездә космоска бәйле сәнәгать үсештә, оборона  предприятиеләре уңышлы эшли. Ә менә кешеләргә кирәкле әйберләр җитештерүче предприятиеләр бетте диярлек. Чаллыда заманча технологияләр кулланып, яңа ысуллар белән товар җитештерүчеләр дә бар. Мәсәлән, «Хортум» предприятиесендә һава температурасына бәйле рәвештә үзгәрә торган торбалар ясыйлар. Алар торак-коммуналь хуҗалык тармагына кирәк. «Метиз», «Риат», «Автотехник» һәм башка предприятиеләр дә кирәкле товар җитештерелә. КамПИда укып чыккан егет-кызлар предприятиеләр оештырып, халыкка кирәкле әйберләр ясыйлар. 

– Фәрид Рәшидович, икьтисадый тотрыксызлык, санкцияләр шартларында эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен нишләргә кирәк?

– Икътисадны алып бару өчен илдә зур үзгәрешләр булырга тиеш. Финанслар уңайлы һәм тотрыклы, салым системасы камил булырга тиеш. Эшмәкәрләргә ирек бирергә кирәк. 

– Кризиска каршы штабта ниләр эшләнә?

– Без шәһәр эчендәге кооперацияне эшләтергә тырышабыз. МТЗ, МАЗ, БелаАЗ, Гомельмаш заводлары вәкилләре үзебезнең предприятиеләрнең эшчәнлеген тәкътим итәбез. Кризиска каршы штабы утырышында предприятие һәм эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларны бирәләр, фикерләрен тәкъдим итәләр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аларны игътибар белән тыңлый, ярдәм итәргә тырыша. Сорауларның кайберләре шәһәр җитәкчеләре дәрәҗәсендә хәл ителә. Икенчеләрен шәһәр җитәкчеләре республика җитәкчеләренә, кайберләрен федераль хакимиятләргә җибәрергә туры килә. 

– Сәүдә-сәнәгать палатасы эшмәкәрләргә нинди ярдәм күрсәтә ала?

– Сәүдә-сәнәгать палатасы безнең илдә җитештерелә торган товарларга сертификат бирә. Эшмәкәрләргә юридик, финанс ярдәме күрсәтәбез. Проблемаларны өйрәнеп, начар тенденцияләрне алдан күреп, аларга юнәлеш бирәбез. Күпләре әле ярый бу оешма дип китәләр. Бүгенге көндә мөмкинлекләребезне тулырак куллану юнәлешендә эшлибез. Без – алар өчен ашыгыч ярдәм.  Шунысы игътибарга лаек, соңгы вакытларда эшмәкәрлеккә карата халыкның фикере яхшы якка үзгәрде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек