Фәйрүзә МОСТАФИНА: “Безнең бурыч – заман таләпләренә җавап бирерлек белгечләр әзерләү”
Җәмгыять яшь буынга белем һәм тәрбия бирүчеләргә карата һәрвакыт җитди таләпләр куйды. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә кардиналь реформалар үткәрелә, укыту процессына яңа стандартлар кертелә. Мондый шартларда Яр Чаллы педагогия университеты үзенең эшчәнлеген нинди юнәлешләрдә алып бара соң? Университет ректоры, педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина белән әңгәмәбез шул хакта. - Фәйрүзә...
Җәмгыять яшь буынга белем һәм тәрбия бирүчеләргә карата һәрвакыт җитди таләпләр куйды. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә кардиналь реформалар үткәрелә, укыту процессына яңа стандартлар кертелә. Мондый шартларда Яр Чаллы педагогия университеты үзенең эшчәнлеген нинди юнәлешләрдә алып бара соң? Университет ректоры, педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина белән әңгәмәбез шул хакта.
- Фәйрүзә Зөфәровна, Сез уку йортының җитәкчесе генә түгел, ә биредә башкарыла торган эшләрдә студентлар һәм укытучылар белән бергә үзегез дә һәрвакыт актив катнашасыз. Белүемчә, сез хәтта абитуриентлар кабул итүдән дә читтә калмыйсыз. Булачак студентлар белән аралашкач, сездә нинди фикерләр туа?
Балаларыбызны киләчәктә кемнәр укытыр? Шул сорауга җавап табу максатыннан, мин кабул итү комиссиясендә эшләүче югары курс студентлары белән һәр көнне диярлек булачак студентлар белән очрашам. Аларның күзләренә, ничек киенүләренә, үзләрен ничек тотуларына игътибар итәм. Күңелемә хуш килгәннәре белән әңгәмә корам. "Укытучы булып эшләүнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Нигә безнең уку йортын сайладыгыз? Тормыш мәгънәсе нидән гыйбарәт?... Аларга шундый фәлсәфи сораулар бирәм. Егет-кызларның уйланганнарын, фикер йөртүләрен күреп шатланам. Чөнки мондый яшьләрнең булуы киләчәккә өмет уята. Биргән сорауларыма төпле җавап алган көн минем өчен чын бәйрәм була. Бу инде безнең дөрес юлда икәнлегебезне күрсәтә. Кызганыч, хәзер җәмгыять кешенең уңышлы икәнлеген, күбрәк аның материаль яктан тәэмин ителешеннән чыгып бәяли. Бүгенге глобаль дөньяның төп чакыруы - кеше үзе һәм бу чакыруга педагогика җавап бирергә тиеш. Педагогика - беренче чиратта үзеңне үзгәртү ул.
- Безнең тормыш тоташ экспериментлардан тора дисәм дә хата булмас. Ә ул экспериментлар гадәттә мәктәпләрдә, мәгариф учреждениеләрендә үтә. Мәгарифне модернизацияләү кайдан башланды? Сез ничек уйлыйсыз, бу дөрес булдымы?
Бүгенге глобаль заман барыбызның да үзгәрүен таләп итә. Заманнан артта калырга ярамый, ничек булса да яхшы якка үзгәрергә кирәк. Мәгарифтә модернизация укытучылар, тәрбиячеләр әзерли торган уку йортларыннан түгел, ә мәктәпләрдән башлап дөрес эшләмәделәр дип уйлыйм. Арбаны, ат алдыннан куеп, хәлне катлауландырдылар гына. Нәтиҗәдә педагогия уку йортларын кыскарттылар, кайберләрен классик университетлар белән берләштерделәр. Бу вәзгыять безне үзгәрергә, яраклашырга мәҗбүр итте. Мин бүген үземнең коллективым белән горурланам, без бергәләп федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) буенча эш алып барабыз. Бу - яңа мантыйк, эчтәлеккә яңача якын килү. Безгә мәктәп белән бергә стандартларны өйрәнеп кенә калмыйча, ә эшлекле якын килүнең нигезен, ачкычын табу мөһим иде. Ул технологияне үзгәртүдән генә түгел, ә эчтәлекне үзгәртүдән, камилләштерүдән гыйбарәт. Предметны балага мәгълүмат бирү күләме итеп кенә түгел, ә укыту һәм һөнәри бурычлар системасы итеп карау зарур. Бу юнәлештә максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә университетта оештыру, методик эш, фән һәм укыту эшчәнлеге, практика оештыру, тәрбия эшләре, мохит, үзара мөнәсәбәтләр мәдәнияте үзгәрде. Безнең илебез кызыклы педагогларга бай бит. Алар арасында М.П. Щетинин, Ш.А. Амонашвили, Е.А. Ямбург, И.С. Фишман, Т.Н. Галиуллин һәм башкалар безнең коллективның әгъзаларына әйләнделәр. Алар без үткәргән конференцияләрдә, семинарларда катнашып, үзләренең төпле фикерләрен студентларга җиткерәләр.
- Теләсә нинди үзгәреш проект эшчәнлеге, эшче төркемнәр аша башкарылырга тиеш.
- Әлбәттә, шуңа күрә без берничә төбәкара инновацион мәйдан булдырдык. Аларда уку йорты укытучылары, белем бирү оешмалары һәм шәһәрдәге алдынгы укытучылар белән бергә актив эш алып баралар. "Түгәрәк өстәл", методологик семинарлар, коллегия утырышларында актуаль мәсьәләләр карала, булачак укытучылар әзерләүгә һәм укытуга таләпләр эшләнә. Университетта студентлар өчен 50дән артык кейс-бирем эшләнде. Татарстан мәгариф министрлыгы 2015-2016нчы уку елында әлеге кейс-биремнәрне педагогик уку йортлары студентларын сертификацияләүдә кулланды. Шунысы куанычлы, безнең чыгарылыш курс студентларының 80%ка якыны сертификацияләүне уңышлы үтте.
- Сезнең студентлар төрле проектларда да актив катнашалар.
Яр Чаллы педагогия университетында студентларны проект эшләренә җәлеп итү өчен махсус механизм эшләнде. 2015 елда "олимпиада математикасы", "кечкенә мәктәп", "җиңүчеләр васыяте", "гаилә формуласы", "әби-бабайларга кунакка" һәм башка проектларны тормышка ашыруда уңышлы гына эш алып барылды. Бу проектларның һәрберсенең үзенең юнәлеше бар. Мәсәлән, "Кечкенә мәктәп" проекты инвалид балаларны мәктәпкә әзерләүне максат итеп куя, "Җиңүчеләр васыяте" исә тарих дәресләренә багышлана. 2016 елның кызыклы проектлары - "Гелиос" экология-география лабораториясе, "Текст белән әңгәмә" тикшерү платформасы, сәламәт яшәү технологияләре үзәге, фәнни хезмәтләр чемпионаты, талантлар белән идарә итү. 2015 елдан башлап, уку йорты "2015-2020 елларга Татарстанда стратегик идарә" дәүләт программасы белән берлектә актив эш алып бара. Шулай ук талантлы балалар белән эшләү өчен проект олимпиадалары да оештырыла. Безнең уку йорты базасында АНО "КОУТ 2.0" талантлар университеты белән берлектә "Талантлар белән идарә: потенциал һәм компетенцияләр" магистратурасы ачылды. Бу безгә фундаменталь һәм гамәли тикшерүләр, инновацион чаралар үткәрү өчен югары белемле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә.
- Сездә тәрбия эшләренә дә игътибар зур. Ул нинди юнәлешләрдә алып барыла?
- Уку йортында тәрбия эшләре - педагогик аралашуда һәм үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруда үзенчәлекле режиссура ул. Тәрбия чаралары студентлар өчен шәхси һәм үсеш пространствосы булып тора. Студентлар укытучылар белән бергә гомумуниверситет эшләрендә, проект төркемнәрендә катнашалар. Егет-кызларга мәдәният һәм спорт дәресләрен сайлау мөмкинлеге дә бар. Ул студентлар өчен мәҗбүри. Бездә студентларның төзелеш отрядлары уңышлы эшли. Студентлар республикада гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә эшлиләр. "Фараон" археологлар отряды республика бәйгесендә "Иң яхшы студент археология отряды" номинациясендә җиңде. Тәрбия эше системасында студентларның үз идарә органнары зур роль уйный. Үзидарә ректорат, деканатлар белән бер-берсен тулыландырып, укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә максатчан эшли. Мәдәният үзәге һәм студентлар иҗаты кысаларында 1-2нче курс студентлары өчен "Музыкаль тәрбия нигезләре" һәм "Хореография нигезләре" дәресләре үткәрелә. Шаяннар тапкырлар клубы да үсештә. Моннан тыш бездә, "Күп нокта", "Ключ" һәм педагогия театрлары, "Астерия" бию студиясе, "Вдохновение", "Кәеф", "Асылъяр" вокал ансамбльләре уңышлы эшли. Шулай ук Татарстанның һәм Россиянең күренекле артистлары, язучылары, спортчылары белән очрашулар уздырабыз. Болар барысы да булачак укытучыларда шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне, рухи кыйммәтләрне, педагогик сыйфатларны формалаштыра.
- Спорттагы казанышларыгыз да күпләр көнләшерлек.
- Университеттагы спорт клубы студентлар, магистрантлар, аспиратнтлар һәм укытучылар белән берлектә массакүләм спорт чаралары оештыра. Шөкер, спорттагы казанышларыбыз - безнең горурлыгыбыз. Олимпия уеннары призеры Алексей Денисенко, бөтенроссия универсиадасы җиңүчесе, спорт мастеры Тимофей Маркин, бокс буенча спорт мастеры Руслан Суннатов, спорт ориентациясе буенча спорт мастеры Валерий Кметь. Университетта хатын-кызлар спортына да игътибар зур. Бу яктан да горурланырлык студентларыбыз бар. Билбау көрәше буенча спорт мастерлары Миләүшә Хәсәнова, Алена Калугина, Камилла Елисеева дөнья чемпионнары дәрәҗәсенә ирештеләр. Аларның уңышында югары квалификацияле тренерларның өлеше зур. Студентларыбыз үзебезнең спорт комплексында спортның төрле төрләре буенча шөгыльләнәләр.
- Спорт клубы базасында сынаулар, нормативлар, таләпләр үтәү һәм физкультура һәм спорт өлкәсендәге белемнәрне бәяләү буенча тест үзәге дә ачылды. Тулаем алганда Яр Чаллы дәүләт педагогия университетындагы система спорт белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксындыруны арттыра.
Бүгенге көндә без Татарстанга нинди укытучы кирәклеген аңлыйбыз. Бу - Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның һәм тормыш таләбе. Безнең алда планнар зур, аларны тормышка ашырып, Яр Чаллы педагогия университетыннан балаларны, илебезне ярата торган белемле, акыллы, бәхетле, кыскасы заман таләпләренә җавап бирә торган кадрлар чыгару бурычы тора.
- Катлаулы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Сездә укып чыккан яшь укытучылар киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүгә, шулай ук уку йортының дәрәҗәсен арттыруга лаеклы өлеш кертсеннәр.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев