Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәйрүзә МОСТАФИНА: “Кеше файдалы мәгълүмат алырга тиеш”

Газетабыз педагогия институты белән берлектә "Фән. Мәктәп. Тәрбия" исемле сәхифә чыгара башлый. Сезнең игътибарга аның беренчесен тәкъдим итәбез. Шул уңайдан Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Фәйрүзә Мостафина белән әңгәмә кордык.

- Фәйрүзә Зөфәровна, укытучылар әзерли торган югары уку йорты җитәкчесе буларак, бүгенге көндә Сезне нәрсәләр борчый?

- Егерме беренче гасырның соңгы елларында кеше, аны тәрбияләү җитди мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Геополитик, икътисадый, социаль кризислар барысы да кеше белән бәйле бит. Фән алга киткән заманда яшәсәк тә, кешене тулысынча өйрәнгән фән әлегә юк диярлек. Психология, физиология, биология һәм башкалар кеше организмының аерым өлеше белән генә шөгыльләнә. Моны педагогика гына тулысынча өйрәнә һәм өйрәтә. Әмма мәгарифне модернизацияләү кебек глобаль шартларда педагогиканың да моңа вакыты да, кирәкле кануннар да җитеп бетми башлады. Замана укытучылар, мәгариф учреждениеләре алдына яңа таләпләр куя. Бу шартларда укыту процессын гына түгел, мөгаллимнәрне, студентларны да үзгәртергә туры килә. Шул эшчәнлекне гармониядә алып барып кына дөньяви мәсьәләләрне хәл итеп була.

- Сезнең уку йортында эшчәнлек нинди юнәлешләрдә алып барыла?

- Әйткәнемчә, бүгенге заман укыту ысулларын, укытучыларны үзгәртүне таләп итә. Шуңа күрә институт эчендә, аннан тыш та без күпкырлы эш алып барабыз. Бу уңай нәтиҗәсен бирер дип уйлыйм. Яңа уку елында без башкарма комитетның мәгариф идарәсе белән берлектә "Гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандартлары" дигән темага ел буена семинарлар уздырабыз. Мәгълүм булганча, безнең институт укытучылары һәм студентлары өлкәннәр университеты проектын тормышка ашыруга зур өлеш кертә. Ноябрьдә бу университетта яңа уку елы башлана. Өлкәннәр бушлай психология, татар теле, дизайн, компьютер осталыгына өйрәнәләр. Быел буыннар чылбырын өзмәүне максат итеп куйган яңа юнәлешкә старт бирелде. Бу оныклар белән элемтә урнаштырырлык әбиләр булуны күз алдында тота. Без алар аркылы тәрбия мәсьәләләрен, аларны дөрес итеп чишү юлларын халыкка җиткерүне максат итеп куябыз. Моннан тыш, беренче курс студентлары белән берлектә Россиядә эшли торган "Яшьләрдә ата-ана кайгыртуы" проектын тормышка ашырабыз. Аның авторы - Россиядә күренекле галим, педагог Шалва Амонашвили. Аның "Шәфкатьлелек педагогикасы үзәге" бар. Безнең доцентыбыз, әлеге проект җитәкчесе Оксана Тихонова аның белән очрашып кайтты. Ул студентлар белән эшли. Әлеге проектның максаты - өч төркемгә җыелган студентларны ата-ана булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, бер-берең, өлкәннәр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәтү. Һәм алар аша гаиләләр өчен мөһим рухи кыйммәтләрне укытучыларга, ата-аналарга, балаларга җиткерү. Моннан тыш, тәрбия темасына ай саен лекцияләр укыла.

- Студентларыгызның Мәскәүдә Халыкара ата-аналар укуларында катнашуы турында да сөйләгез әле.

- Педагогика һәм психология факультеты студентлары башлангыч, мәктәпкәчә белем бирү теориясе методикасы кафедрасы укытучысы Оксана Тихонова белән башкалада Россиядә Әдәбият елына багышланган "Гаилә - кечкенә дәүләт" дип исемләнгән IX Халыкара ата-аналар укуларына бардылар. Алар РФ Дәүләт Думасында узган "түгәрәк өстәл"дә катнаштылар. Бу чарада Дәүләт Думасы депутатлары Олег Смолин, Шалва Амонашвили, Клара Мансурова гаилә мәсьәләләренә кагылышлы фикерләрен җиткерделәр. Мәскәүнең милләтләр йортында узган мастер-класс та студентлар өчен файдалы булган. Измайловоның педагогия көллиятендә узган "Хатын-кыз - тынычлыкны саклаучы" дигән конференциядә дә кызыклы фикерләр яңгырады. Анда тантаналы шартларда "Ак яулык" Халыкара эстафетасын безнең институт делегациясенә тапшырдылар.

- Сездә сәламәт яшәү рәвешенә генә түгел, профессиональ спортка да игътибар зур. Студентлар Россиякүләм бәйгеләрдә дә, чит илләрдә дә сынатмыйлар.

- Сәламәт яшәү рәвеше алып бару беркемгә дә зыян түгел. Шуңа күрә без спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудырабыз. Яңа елда Федераль программа буенча төзелгән спорт комплексын файдалануга тапшырырга җыенабыз. Анда студентлардан һәм укытучылардан тыш, теләгән һәр кеше спорт белән шөгыльләнә алыр. Ә спорт буенча җиңү яулаган студентлар - безнең өчен горурлык. Әле күптән түгел Малайзиядә узган Дөнья чемпионатыннан Миләүшә Гыймранова ике көмеш медаль алып кайтты. Регина Салихова белән аспирант Алена Калугина билбау көрәше буенча Россия чемпионатында алтын медаль белән бүләкләнделәр. Алинә Гыйләҗева Россиянең спорт мастеры булды.

- "Фән. Мәктәп. Тәрбия" сәхифәсендә дә бу темаларга урын бирелер бит...

- Әлеге сәхифәне чыгарган өчен "Шәһри Чаллы" газетасы мөхәрриятенә рәхмәтлемен. Бу бик кирәкле эш. Газетаның тиражы 1500 генә диючеләр белән килешмим, чөнки аны алдырган гаиләдә бар кеше укый. Димәк, әлеге санны 10га тапкырларга кирәк. Безнең укытучылар "Фән.Мәктәп. Тәрбия" сәхифәсен хуплый. Без аны әзерләү өчен җаваплы кешеләрне билгеләп куябыз. Әлеге сәхифәдә теория түгел, көндәлек тормышта очрый торган тәрбия, белем бирү мәсьәләләре яктыртылачак. Татар теле, әдәбияты, мәдәнияте, тарихына кагылышлы язмаларга да урын биреләчәк. Без студентлар арасында анкеталар үткәрәбез һәм аларны нәрсәләр борчуын ачыклыйбыз. Күптән түгел II-III курс студентлары арасында узган сораштыруда катнашучыларның 23%ы гаиләдә ата-аналар белән мөнәсәбәтләрнең начар икәнлеген әйтте. Бу бик җитди мәсьәлә. Бездән яңа уку елында ата-аналары белән яшәүче 2-3 студент тулай торакта яшәргә рөхсәт сорады. Без андый студентлар, ата-аналар белән сөйләшәбез. Күп вакытта гаиләгә үги ата кергәч, әниләрнең балаларына карата мөнәсәбәте үзгәрүе ачыклана. Газета битләрендә күзәтүләрдән чыгып әзерләнгән язмалар басылыр. Бу сәхифә ата-аналарга, әби-бабайларга, студентларга, кыскасы, киң катлам укучыларга файдалы булыр дип өметләнәбез. Газета укучыларыбыз үзләрен борчыган мәсьәләләрне, уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен язып җибәрсәләр, рәхмәтле булыр идек. Сәхифәдәге язмалардан кеше файдалы мәгълүмат алырга тиеш, дип саныйм.

- Сездә тәҗрибәле педагоглар, психологлар эшли. Киләчәктә алар белән "түгәрәк өстәл"ләр оештырырга да мөмкин булыр…

- Әлбәттә. Ихтыяҗдан чыгып, газета укучыларны борчыган мәсьәләләр буенча редколлегия белән берлектә күзгә-күз очрашулар да, халыкны кабул итүләр дә оештырырбыз. Чөнки белем, тәрбия мәсьәләләре бүген барыбызны да борчый. Аларны бергәләп, киңәшләшеп хәл итсәк кенә уңай нәтиҗәләргә ирешербез. Кызганычка каршы, бүген без бер-беребезне тыңлый, ишетә белмибез. Бу илләр, хөкүмәтләр һәм кешеләр арасында да шулай. Бер-береңне тыңлап, ишетеп, килешеп эшләгәндә катлаулы хәлләрне, авырлыкларны тыныч юл белән хәл итәргә мөмкин, дип саныйм. Чикләрне ябып, санкцияләр кертеп кенә геополитик мәсьәләләрне чишеп булмый. Сирия бездән ерак, андагы хәлләр безгә кагылмый дияргә ярамый. Дөнья, галәм бер, димәк, Сирия һәм башка илләрдәге хәлләр безне дә читләтеп узмый. Шуңа күрә бергә һәм бердәм булырга кирәк. Уртак проектыбызны тормышка ашыруда уңышлар юлдаш булсын. "Фән. Мәктәп. Тәрбия" сәхифәсе киләчәктә кушымтага әйләнеп, укытучылар, ата-аналарның киңәшчесенә әйләнер, дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев