Уку йортлары көтә
Тиздән мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары, ә югары уку йортларында абитуриентлар кабул итү башлана. Чаллы дәүләт педагогия университеты яңа уку елында чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди яңалыклар әзерли? Уку йортында нинди үзгәрешләр бар? ЧДПУ ректоры, педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина белән әңгәмәбез шул сорауларга җавап бирүдән башланып китте.
- Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен университетта яңалыклар күп. Мәгарифкә кагылышы булмаган белгечләр дә әзерлибез. Мәсәлән, яңа уку елында дизайнер белгечлегенә 9 бюджет урыны бирелде. Моннан тыш, уку йорты төрле социаль-мәдәни эшчәнлекләр буенча лицензия алды. Әйтик, биючеләр 35-36 яшьтән лаеклы ялга чыга. Югары белемнәре булмагач, бу һөнәр ияләре яхшы хезмәт хакына өметләнә алмыйлар. Хәзер без шундый кешеләрне укытып, алардан оештыручылар, җитәкчеләр әзерли башлыйбыз. Аларның күпчелеге читтән торып укыр, дип уйлыйм. Магистратураны да киңәйтәбез. Үзебездә укып чыккан 60 яшь белгеч бүгенге көндә магистратурада укый.
- Коррекция мәктәпләре өчен белгечләр дә әзерли башлыйсыз, дип ишеткән идем.
- Безнең 2017-2018 уку елына да саннар билгеле инде. Бер елдан соң, 9нчы сыйныфны тәмамлаган балалар өчен 25 бюджет урыны расланды. Бу коррекция мәктәпләре өчен белгечләр әзерләүгә Россиядә игътибарның артуы турында сөйли. 2016-2017 уку елында да бу юнәлештә эш алып барылачак. Туризм, документлар алып бару, тәрҗемәче, лингвистлар әзерләү дә дәвам итә.
- Фәйрүзә Зөфәровна, уку йортының статусы белем бирүнең сыйфатына тәэсир итәме?
- Әлбәттә. Без моңа кадәр дә укытучыларның белемнәрен күтәрү юнәлешендә системалы эш алып бардык. Хәзер дә бер урында таптанырга җыенмыйбыз. Тиздән белем бирүнең сыйфатын арттыру, оештыру эшләрен камилләштерү максатыннан, "Уен" дигән чара уздырабыз. Укытучылар алга таба хәрәкәт итү өчен проект эшлиләр һәм аны тормышка ашыру юлларын эзлиләр. Бу эш башта кафедраларда узды. 26-27 майда университет күләмендә эш программасы эшләнә һәм 1 сентябрьдән шул документ буенча яңа уку елын башлыйбыз.
- Татарстан хөкүмәте талантлы балалар белән эшләү проекты буенча да Чаллы педагогия университетын җаваплы итеп билгеләгән икән.
- Татарстан хөкүмәтенең "Талантлар белән җитәкчелек итү" проектына төрле министрлыклар кушылды. Бу юнәлештә без дә актив эшлибез. Остазлар белән эшләүне безнең уку йортына йөкләделәр. "Талантлар ярминкәсе"нең фәнни-методик өлеше бездә узачак. Анда Мәскәүдән килгән профессор Сергей Гиль да катнаша.
- Төрле чаралар оештырыла. Шулай да, белем бирүнең сыйфатыннан канәгать булмаучылар да бар.
- Россия, Татарстан Фән министрлыкларында да һөнәри осталык турында дискуссияләр кимеми. Барлык һөнәрләр буенча заман таләпләренә туры килерлек белгечләр әзерләү мөмкин дә түгелдер. Ләкин югары сыйфатка омтылу, аның мөһимлеген аңлау бар. Бу юнәлештә Россия Мәгариф министрлыгы аккредитация үткәрүне кертә. Ә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бездән сертификатлаштыруның технологиясен эшләтте инде. Быел беренче тапкыр КФУ, АДПИ һәм ЧДПУдан 150 студент ирекле рәвештә сертификация үтә. Алар 25 минутлык видеодәрес әзерләп, шуны якларга тиешләр. Аларның белемен 30 кешедән торган эксперт советы бәяли. Дәүләт имтиханнары алдыннан кейс-биремнәр буенча да сынау үтәргә туры киләчәк. 150 студент бер үк вакытта электрон вариантта биремнәр үти. Бу чаралар белем бирүнең сыйфатын яхшыртыр, дип уйлыйм.
- Сер түгел, кайбер укытучыларның дәресләрен кабул итеп булмый. Еллар буена бер үк лекцияне укыйлар...
- Уку-укыту системасына яңалыклар кертүне укытучыларның барысы да хуплый, дисәм дөрес булмас. Әзер материалны үзгәртмичә студентларга бирү - җайлы, җиңел эш. Ләкин заман бездән белемле, төрле яктан талантлы белгечләр әзерләүне таләп итә. Шуңа күрә укытучыларга да белемнәрен арттыру буенча даими укырга, сынаулар үтәргә туры килә. Педагогика кафедрасында, мәсәлән, урыс телен өйрәтү методикасы буенча дәресләр алып баручы мөгаллим конкурс аша сайланып алыначак.
- Ата-аналар мәктәбе эшчәнлеген ничек бәялисез?
- Бу - эшчәнлегебезнең мөһим юнәлеше. Балаларны кечкенәдән үк дөрес тәрбияләргә кирәк. Ата-аналар мәктәбендә 60 кеше курсларда укыды инде.
- Сезнең уку йорты спорт белән дә дус.
- Бассейнлы спорт комплексын ачарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Анда студентлар, укытучылар сәламәтлекләрен ныгыта. Балалар белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез.
- Университет каршында җәйге лагерьлар оештырыламы?
- Әлбәттә, быел да мәктәп укучылары өчен математика, лингвистика буенча профильле лагерьлар оештырыла. Балалар спорт комплексында да шөгыльләнәчәкләр, аларны тәмле итеп ашатабыз да. Кыскасы, җәйге ялны файдалы һәм күңелле итеп уздыру өчен барлык шартлар да тудырылачак.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев