Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә эшләр кабул ителә башлады

Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре буенча Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы комиссия 2017 елда шагыйрь исемендәге премиягә дәгъва кылучылардан эшләр кабул итә башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Билгеле булганча, премиягә җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, милли мәдәнияткә һәм сәнгать үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә, шулай ук...

Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре буенча Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы комиссия 2017 елда шагыйрь исемендәге премиягә дәгъва кылучылардан эшләр кабул итә башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Билгеле булганча, премиягә җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, милли мәдәнияткә һәм сәнгать үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә, шулай ук әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге фәнни тикшеренүләргә бирелергә мөмкин. Эшләр министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителә ала. Документларны 2015 елның 15 февраленнән дә соңа калмыйча тапшырырга кирәк. Кандидатларны тәкъдим итү һәм документлар тапшыру шартлары мәсьәләсендә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: 264-74-44, 264-75-19.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев