Габидулла Хөрмәтуллин: “Кызлар әтигә якынрак була”
“Йолдызлы мизгел” тапшыруында җырчы кызы Диана белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.
- Кызым Дианага 33 яшь. Ул Чаллының 26нчы мәктәбен тәмамлап, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) белем алды. Бер ел Норвегиядә нефть-газ факультетында укыды. Хәзерге вакытта да башкалада яши. Аның янына кунакка барган саен, мине Зур театрга алып бара, аннары аның белән Дәүләт Думасы каршындагы кафега кереп, тәмләп чәй эчәбез. Яңа елда Чаллыга кайтты, әнисе белән миңа театрга билет алып куйган иде. Миңа сыйфатлы дарулар, сәламәтлекне ныгытыр өчен күп әйберләр алып кайткан. Бик нык кайгырта, көн саен диярлек шалтыратып хәлемне белешә. Без аның белән шулкадәр бер-беребезне аңлыйбыз, кайчагында әнисе хәтта көнләшеп куя. Мин шуны аңладым, кызлар әтигә якынрак була икән, - дип сөйләде ТР атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин. Аның белән әңгәмәнең тулы вариантын тиздән "Шәһри Чаллы"дан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев