Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаделлекне маяк итеп

Аның хакында тырыш, максатына ирешә торган, гадел кеше, дип әйтәләр. Әйе, полиция подполковнигы Владимир Тарасович Зелинин тормышның үзәгеннән күтәрелгән, үзенең хезмәте белән күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Ул гомере буе җәмгыятебездә тәртип булсын өчен хокук саклау органнарында эшләгән, лаеклы ялга чыккач та шушы өлкәдә яшь буынга белем өләшүче тырыш хезмәткәр. Владимир...

Аның хакында тырыш, максатына ирешә торган, гадел кеше, дип әйтәләр. Әйе, полиция подполковнигы Владимир Тарасович Зелинин тормышның үзәгеннән күтәрелгән, үзенең хезмәте белән күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Ул гомере буе җәмгыятебездә тәртип булсын өчен хокук саклау органнарында эшләгән, лаеклы ялга чыккач та шушы өлкәдә яшь буынга белем өләшүче тырыш хезмәткәр.

Владимир Тарасович тумышы белән Пермь якларыннан, дөресрәге, Краснокамск каласыннан. 1938 елның 29 октябрендә дөньяга килә. Балачагы шушында үтә. Ул бик җитез, шук малай була, кечкенәдән дөреслекне ярата, иптәшләре арасында абруе зур була. Мәктәптә дә бик яхшы укый ул. Аннан юл техникумында укып, һөнәр үзләштерә.

Совет армиясе сафларында хезмәт итү Володя өчен сынау һәм чыныгу мәктәбе була. Өч ел солдат боткасы ашаганнан соң, үзе хезмәт иткән калада - Калининградта юл мастеры булып эшкә кала. 1966 елда Озерск районы эчке эшләр бүлегенә хезмәткә килә. Шул чагында аның йөрәгендә белем алу дәрте уяна. Егет имтиханнарны уңышлы тапшырып, Калининградтагы уку-консультацион пункт каршындагы Мәскәү бөтенсоюз юридик институтына читтән торып укырга керә. Кулына юрист дипломын 1970 елда ала.

Яшь белгеч социалистик мөлкәтне урлаучылар белән көрәш оперуполномоченные булып эшли башлый.

Башта Зелинин өчен бу эш кызыклы тоела. Ул күңел биреп хезмәт итә, кәефе төшкән чаклары да була. Авыр, җаваплы булуы белән ОБХСС хезмәте төгәллек, ялгышмауны таләп итә. Аңа шулай бервакыт уңышсызлыкка очраганда, бу синең эшең түгел, кит, дип тә әйтәләр. Ләкин ул бирешми, тырышып эшли.

Володя башта бүлектә дежурный ярдәмчесе булып тәҗрибә туплый, аннан айлар буе кабинетта оперуполномоченный буларак, документлар белән таныша. Менә шулай ул үҗәтләнеп, вазифасының серләренә төшенә.

...Язмышы аны иксез-чиксез Совет иленең төрле почмакларында йөртә. Владимир Зелинин сиксәненче елларда Көньяк Якутиядә юл-транспорт буенча эчке эшләр бүлегендә өлкән тикшерүче булып хезмәтен дәвам итә. Биредә Нерюнгри-Алдан-Томмот юнәлешендә яңа тимер юл төзелә. Җинаятьчеләр, тәртип бозучылар һәркайда табыла. Станциядә генә түгел, бөтен Солнечный поселогында тәртип урнаштырырга туры килә аңа. Шулай бервакыт авыл кибетенең төнлә йозагын ватып, талап китәләр. Каракларның эзенә тиз төшә тикшерүче. Яшьләр аракы томанына агуланып, җинаять кылганнарына үкенәләр. Араларында унынчы сыйныф укучысы да була. Зелинин үсмернең киләчәген уйлап, аны төрмәгә тыгудан файда булмаячагын аңлап, яклап кала.

1975 елда Владимир Тарасович Татарстанга, Зәй каласына эшкә кайта. Ул инде тәҗрибә туплаган белгеч, погонында да йолдызлар саны арткан. Капитанны биредә дә хөрмәт итәләр. Юл-транспорт милициясендә 1979 елга кадәр хезмәт куя. Нинди генә вазифада булмасын, һәрвакыт гаделлекне яклый, яшь буынны тәрбияләүдә көчен кызганмый. Тырыш хезмәте өчен аның дәрәҗәсен арттыралар. Ул лаеклы ялга подполковник булып чыга.

Владимир Зелинин мин пенсиядә дип, кул кушырып утырмый. Мәктәпләргә, училищеларга, көллиятләргә барып, укучылар, студентлар алдында хокук саклау һәм әдәп-әхлак темаларына лекцияләр укып йөри. Зәй районында гына түгел, күрше Түбән Кама, Яр Чаллы калаларында, Тукай, Сарман төбәкләрендә ул еш кунак - аның чыгышларын көтеп алалар. Бу хакта аңа адресланган күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре сөйли.

Хокук саклау органнарында 28 ел хезмәт куйган Владимир Тарасович Зелинин дәүләтебезнең бик күп бүләкләренә лаек булды. Аның күкрәген "Казанышлар өчен" ордены, Байкал-Амур магистрале төзелешендә күрсәткән хезмәтләре өчен 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗә медальләр, "Патриотик рухта тәрбияләүдә актив эшләгәне өчен" медале бизи. Дипломнар, мактау грамоталарының чиге юк.

Полиция подполковнигы бүген дә сафта. Балалар, үсмерләр белән очрашудан туктамый, очрашып әңгәмәләр кора, тәртип бозмаска, законнарны үтәргә чакыра.

Юл-транспорт полициясенең Яр Чаллы бүлегендә ул иң хөрмәтле ветераннарның берсе. Тиздән аның туган көне, хезмәттәшләре исеменнән Владимир Тарасович Зелининны 76 яшь тулу көне белән котлыйбыз. Исән-сау, армый-талмый гомер ит. Сезнең кебек үрнәк кешеләр булганда тормышыбыз матур булыр, яшь кадрлар сезгә карап тигезләнер. Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Хәниф Гомәров,

юл-транспорт полициясенең Яр Чаллы бүлеге ветераннар советы

рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев