Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаджет урынына спиннерлар?

Әле кайчан гына балалар арасында төрле төстәге вак резинкалардан беләзекләр үрү модада иде. Бүген яшүсмерләрнең башка кызыксынулары - авызларында бер сүз - спиннерлар. Кызым спиннер алыйк әле дигәч тә, гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, ул әлеге дә баягы безгә Америкадан килгән заманча уенчык икән.

Подшипникны хәтерләткән кечкенә генә спиннер үз күчәре тирәсендә әйләнә, шуңа карап балалар рәхәтлек ала. Үзара кемнеке озаграк әйләнә дип ярышалар, спиннерны бармакта, тездә, маңгайда, хәтта борында да әйләндерәләр. Кыскасы, кем ничек булдыра ала, шулай шаккатыра. Бу уенчыкның төрлесе бар. Агачтан, тимердән, пластмасстан ясалганы да. Төренә карап бәяләре дә аерыла. Иң арзаны - 140 сум. Кыйммәт дигәне 3000 сумга җитәргә мөмкин. Спиннерлар Россиягә 2016 елда килеп кергән. Татарстанда исә хәзер генә популярлаша башлады. Ярый әле, бу популярлык җәйге каникул чорына туры килде. Америка Кушма Штатларында дәрес вакытында уйнап утырган, тәнәфес вакытында дөньяларын онытып тимер кисәге әйләндергән укучыларны "җиңә"алмагач, мәктәпләрдә спиннерны тыярга туры килгән. Әлеге уенчыкның файдалы яклары да бар, ди белгечләр. Ул кул моторикасын яхшырта, стресс вакытында тынычланырга ярдәм итә. Буш вакытны уздырырга булыша. Психологларның кайберләре бу мәсьәләдә бәхәсләшергә дә әзер, анысы. Ләкин ничек кенә булмасын, бу уенчыкларның замана балаларын азга гына булса да, гаджетлардан аерып торуы сөендерә.

Эльвира МОЗАФФАР

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев