Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаепләрен таныдылар

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә уен бизнесын оештыручы, администратор һәм кассир - 50 яшьлек Ш. Х.га, 42 яшьлек Е. С.га һәм 22 яшьлек Л. И.га карата җинаять эшен тикшерү тәмам. Алар РФ Җинаять кодексының 171.2 маддәсенең 2 нче часте (комарлы уеннарны законсыз оештырып...

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә уен бизнесын оештыручы, администратор һәм кассир - 50 яшьлек Ш. Х.га, 42 яшьлек Е. С.га һәм 22 яшьлек Л. И.га карата җинаять эшен тикшерү тәмам. Алар РФ Җинаять кодексының 171.2 маддәсенең 2 нче часте (комарлы уеннарны законсыз оештырып уздыру) нигезендә җинаять кылуда гаепләнә. Законсыз уен бизнесына 2015 нче елның 14 нче гыйнварында дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында чик куелган. Бинаны карау барышында компьютер техникасы, кәгазь карточкалар һәм 116,2 мең сум күләмендә акча йолып алынган. Гомуми керем 516,2 мең сум булган. Гаепләнүчеләр гаебен тулысынча таныган. Шуны да билгеләп узарга кирәк: бу, законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, уен эшчәнлеген оештыручыны гына түгел, башка җинаятьтәшләрне - администратор һәм кассирны да җинаять җаваплылыгына тарту белән бәйле беренче җинаять эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев