Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гает зур оешканлык белән үтте

Чаллыда быелгы Ураза бәйрәме дә бай эчтәлекле һәм актив узды. Бәйрәмне башлау вкыты иртәнге сәгать җидегә билгеләнүгә карамастан, халык иртәнге сәгать алтыга инде намаз залларын тутырган иде. "Тәүбә" мәчетендә гает намазы ачык һавада укылды. Ә Җәмигъ, "Нур-Ихлас", "Ихлас" мәчетләрендә намаз залларына сыймаучылар өчен ишек алларына келәмнәр җәелде.

Мәчетләрдә гает чәйләре әзерләнде, "Сөембикә", "Ихлас", "Чишмә", "Туфан", "Кәүсәр", Җәмигъ, "Нур-Ихлас" мәчетләрендә исә бәйрәмгә килүчеләргә пылау да әзерләнде. "Тәүбә", "Нур-Ихлас" мәчетләрендә балалар өчен атракционнар оештырылды. Шәһәрдә Ураза бәйрәменең ничек узуы хакында имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай диде: "Аллаһыга шөкер, иң озын көннәр булса да Рамазан ае җиңел үтеп китте - Аллаһы Тәгалә рәхмәтен иңдерде. Гаетләребезгә килүчеләр елдан ел күбәя - яңа кешеләрне, яшьләрне күрәбез. Һәрбер мәчеттә - гает коймагымы, пылаумы әзерләнде. Бу традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез. Мөселманнарны гает бәйрәме белән котларга дип "Нур-Ихлас" мәчетенә шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев килде. Ул шулай ук Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итү буенча оештырылган Попечительләр Советы утырышында катнашты һәм алга табан аны җитәкләргә теләк белдерде. Совет утырышында шәһәр Җәмигъ мәчете төзелешенә өстәмә инвестицияләр җәлеп итү буенча фикер алышынды. Сөйләшүдә Диния нәзарәтенең "Вакф" фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев