Гафу итә алмадым…
Яшьлектә яратып кавышкан... гомер юлдашым тормышыбызны челпәрәмә китерде.
Фәгыйлә апа белән «Ижминводы» санаториенда таныштык. Ашханәдә урыннарыбыз бер өстәл артына туры килде. Елмаеп исәнләшсә дә, күзләре тирән сагыш белән өретелгән бу апаның язмышын бик тә беләсем килде. Авыр хәсрәт кичергәнме, кемдә булса рәнҗеткәнме? Җайлап кына хәлен сораша торгач, ачылды ул миңа. Беркөнне, төшке аштан соң саф һавада йөрергә чыккач, бөтен тормышын бәян кылды.
– Мин элегрәк гомер буе яшәгән парларның кинәт кенә аерылышуларына бик тә гаҗәпләнә идем. Хәтта, яшәгәч-яшәгәч, ахыргача түзеп булмады микәнни, дип гаеплисе килгән чаклар да була иде. Ничек диләр әле: кеше хәлен белеп булмый, үз башыңа төшмичә. Яшьлектә яратып кавышкан, иң авыр елларда тиенне-тиенгә кушып, балалар үстергән, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгарган, бөтен туганнарны сокландырып, туйлары түрендә янәшәмдә балкып утырган гомер юлдашым, инде сөенеп оныклар багар чагыбыз җиткәч кенә, бер мизгелдә бөтен тормышыбызны челпәрәмә китерде. 40 еллык гаилә бәхетенә хыянәт итте. Бу хакта белеп, аның чынлап торып башка хатын-кыз белән очрашуына инанганнан соң, нинди газаплы халәт кичергәнемне үзем генә беләм…
Ул көнне мин хәсрәттән гасибиләнгән җанымны кая куярга белмичә, чарасызлыктан башымны ташка бәрер хәлгә җиткән хәлдә, төнге шәһәр кочагына атылдым... Ничек итеп Чулман ярына барып чыкканымны анык кына хәтерләмим. Иңрәп-сыкрап, таңга кадәр шунда йөреп чыктым. Күз яшьләрем ачысыннан йөрәгем сызлый башлаганчы, үксеп-үксеп еладым. Иң кадерле мизгелләремне соңгы тамчысына кадәр багышлап, бердәнберем дип яшәгән кешенең, тугрылык һәм сафлыкта үткән яшьлегемне, балалар бәхетен, оныклар куанычын аяк астына салып таптавына кимсенеп, гарьләнеп еладым. Һәм...ышанасызмы, өйгә мин тәмам бушанып, тынычланып кайтып кердем.
Бәгыремне өткән хыянәт шул төнне минем тормышымны аның белән бергә узган һәм аннан соң узачак гомергә аерды. Ызгышмадым, талашмадым, аерылышырга да чыгып йөгермәдем. Адәм көлдерәсем килмәде, алда күпме гомер калгандыр. Балаларга да бу турыда хәбәр итмәдем. Алар әтиләре белән элеккечә аралаша. Элеккечә үк өстәл тулы тәмле ризык, киеме юылган, өй җылы, чиста. Тормыш бернинди гаугасыз дәвам итә. Тик ул да, мин дә башка шул инде. Йөрәктә «ул кешегә» карата бернинди хис-тойгы да калмады, имгәнеп туралган хисләр белән бергә аны кайчандыр шашып яраткан тәнем дә янып яшәүдән туктады. Ярый әле балаларым, оныкларым бар. Мин бүген алар өчен яшим.
Ә ирем белән без бары өйдәш кенә. Аерым бүлмәләрдә яшибез. Мин теге вакыйгадан соң, шул ук көнне икенче бүлмәгә күчтем, ул каршы килмәде. Беләм, аңа да рәхәт түгел. Хәсрәт йотып, каралай янып йөри. Үкенә торгандыр да, ләкин миңа аның гафу үтенүе инде кирәк түгел. Чөнки акылым белән гафу итсәм дә, йөрәгем белән беркайчан да кичерә алмаячакмын. Тапталган мәхәббәтем, кимсетелгән горурлыгым өчен рәнҗү хисе барысыннан да көчлерәк. Бәлки кемдер болай яшәгәнче, аерылыргадыр дигән киңәш бирер. Шулай кадерлеләрен рәнҗетеп, яшь хатынга чыгып киткән, әмма картаймыш көнендә беркемгә дә кирәк булмыйча бәрелеп-сугылып йөргән, соңгы көннәрен картлар йортларында үткәргән бабайлар көненә калуын да теләмим мин аның. Ә безнең язмыш башкаларга гыйбрәт булсын иде. Мондый ялгышлыкларны эшләгәнче, ахырын уйласыннар иде кадерлеләребез, – дип, Фәгыйлә апа сагышлы язмасына нокта куйды.
Ә бит уйлап баксаң, бер тапкыр кылган хыянәт аркасында гына җимерелгән язмышлар дөнья тулы. Кемдер балалар, бергә яшәгән матур көннәр хакына кичерә. Ә кемнеңдер йөрәге кабул итә алмый хыянәтне...
Рәзинә Насыйбуллина язып алды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев