Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаилә белән – стартка

8 июль га­и­лә кө­нен­дә Чал­лы­да төр­ле ча­ра­лар уз­ды. "Пре­зи­дент бе­лән бер­гә" рес­пуб­ли­ка иҗ­ти­ма­гый хә­рә­кә­те, "За­ман" яшь­ләр үзә­ге һәм Чал­лы­ның пред­при­я­ти­е­ләр со­ве­ты оеш­ма­сы нә­ни­ләр өчен "Бә­би рал­ли" оеш­тыр­ды. Ма­лай­лар һәм кыз­лар яшь­ләр үзә­ге янын­да өч тә­гәр­мәч­ле ве­ло­си­пед­лар­да ярыш­кан ара­да, әти-әни­ләр ГТО нор­ма­ла­рын үтәү бу­ен­ча үз­лә­рен сы­на­ды­лар: ар­ба­лет­тан ат­ты­лар. Иҗат кол­лек­тив­ла­ры исә...

8 июль га­и­лә кө­нен­дә Чал­лы­да төр­ле ча­ра­лар уз­ды. "Пре­зи­дент бе­лән бер­гә" рес­пуб­ли­ка иҗ­ти­ма­гый хә­рә­кә­те, "За­ман" яшь­ләр үзә­ге һәм Чал­лы­ның пред­при­я­ти­е­ләр со­ве­ты оеш­ма­сы нә­ни­ләр өчен "Бә­би рал­ли" оеш­тыр­ды.

Ма­лай­лар һәм кыз­лар яшь­ләр үзә­ге янын­да өч тә­гәр­мәч­ле ве­ло­си­пед­лар­да ярыш­кан ара­да, әти-әни­ләр ГТО нор­ма­ла­рын үтәү бу­ен­ча үз­лә­рен сы­на­ды­лар: ар­ба­лет­тан ат­ты­лар. Иҗат кол­лек­тив­ла­ры исә алар­га җыр-би­ю­ләр аша көч би­реп тор­ды.

"Без улы­быз Ти­мур бе­лән уз­ган ел "Эн­ту­зи­аст­лар" буль­ва­рын­да ярыш­кан идек ин­де. Ба­ла­лар­ның ни­чек тә бул­са җи­ңү­гә ом­ты­лу­ла­рын кү­реп то­ру сө­е­неч һәм го­рур­лык. Алар кеч­ке­нә­дән кы­ен­лык­лар­ны җи­ңәр­гә өй­рә­неп үсә­ләр, - ди Ал­маз Мин­га­ли­мов. "Улым­ның нык һәм сә­ла­мәт бу­лып үсү­ен те­лим. Шу­ңа кү­рә без спорт бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә ты­ры­ша­быз. Бәй­рәм­нәр­дә ак­тив кат­на­ша­быз".

Җи­ңү­че­ләр­гә бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды. Һа­ва то­ры­шы мак­та­ныр­лык бул­ма­са да, бәй­рәм­нән ке­ше­ләр кү­тә­рен­ке кү­ңел бе­лән та­ра­лыш­ты­лар.

"Без га­и­лә, мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык кө­нен­дә ел са­ен бәй­рәм оеш­ты­ра­быз. Бы­ел аны спорт бәй­рә­ме рә­ве­шен­дә уз­дыр­дык", - ди "Пре­зи­дент бе­лән бер­гә" хә­рә­кә­те ак­ти­вис­ты Ра­мил Гыйль­фа­нов.

Та­тар­стан­да һәм Чал­лы­да га­и­лә кыйм­мәт­лә­ре­нә игъ­ти­бар зур. Рес­пуб­ли­ка­да 1,1 мил­ли­он­нан ар­тык га­и­лә яши, ел ба­шын­нан 28,5 мең яңа га­и­лә ко­рыл­ган.

8 июль­дә "Эн­ту­зи­аст­лар" буль­ва­рын­да да спорт бәй­рә­ме уз­ды. "Пре­зи­дент бе­лән бер­гә" иҗ­ти­ма­гый хә­рә­кә­те­нең Чал­лы бу­ен­ча ко­ор­ди­на­то­ры Ра­фа­эль Вә­ли­ев әй­тү­ен­чә, рес­пуб­ли­ка­да спорт­ка игъ­ти­бар зур. "Рес­пуб­ли­ка ли­де­ры Рөс­тәм Миң­не­ха­нов спорт бе­лән дус. Ул ха­лык өчен дә сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­рыр­га уңай­лык­лар ту­ды­ра. Та­тар­стан­да, шул исәп­тән Чал­лы­да да ишек ал­ла­рын­да спорт мәй­дан­чык­ла­ры ур­наш­ты­ры­ла. Спорт бе­лән дус бу­лыр­га ки­рәк. Ул ва­кыт­та сә­ла­мәт һәм кү­тә­рен­ке кә­еф­ле бу­лыр­сыз", - ди Ра­фа­эль Вә­ли­ев.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев