Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаилә көне, байкерлар туе, колак ишетмәгән исемнәр – Чаллылылар барысын да уздыра

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Аны илебездә 2008 нче елдан башлап бәйрәм итәләр. Ромашка чәчкәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булып тора. Әлеге көн дәүләт бәйрәме статусы исемен йөртмәсә дә, җәмгыятебездә аның әһәмияте зур. Ул гаилә йолалары белән бәйле рухи кыйммәтләрне барлау көне.

Шәһәребездә дә әлеге бәйрәм уңаеннан, гаиләләр өчен төрле концертлар, күңел ачу чаралары оештырылды. Моннан тыш 25 ел бергә яшәүче, республика үсешенә өлеш керткән, җәмгыятьтә ихтирам казанган 10 гаиләгә, "Энергетик" мәдәният сараенда, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медальләр тапшырылды. Чаллының үрнәк гаиләләр, яшьләрнең гаилә кору һәм никахны рәсмиләштерү үзенчәлекләре, балаларга бирелә торган популяр исемнәр белән кызыксынып, без "ЗАГС идарәсе" муниципаль казна учреждениесе башлыгы Равилә Зарипова белән әңгәмә корып сөйләштек.

- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә никахларын рәсмиләштерергә теләүче парлар күпме? Гомумән, 2016 елда ничә пар гаилә корды?

- Быел 8 июль көнне 36 пар никахын рәсмиләштерде. Узган ел белән чагыштырганда әлеге сан дүрт тапкыр артты дисәк тә була. Моңа, әлбәттә, бәйрәм генә йогынты ясады дип әйтеп булмый. Рамазан аенының төгәлләнүе дә, бәйрәм көненең җомгага туры килүе дә яшьләрне әлеге көндә туйларын ясауга этәргәндер, мөгәен. Әмма алар арасында махсус Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә өйләнешергә теләүчеләр дә бар.

Бәйрәм көне уңаеннан, парларның язылышу тантанасы да үзенчәлекле итеп оештырдык. Тантана залын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы - ромашкалар белән бизәдек. Аларны никахны теркәүче хезмәткәрләр киемендә дә кулландык. 2016 елда гаилә коручылар санына килгәндә исә, тулы алты ай эчендә алар 1331 не тәшкил иттеләр. 2015 ел белән чагыштырганда әлеге сан 15% кимрәк. Бу демографик күрсәткечләргә бәйле. Быел күбрәк 1993-1996 елларда туган яшьләр өйләнешә. Ә ул чорда туучылар саны күп булмаган. Шуңа да туйлар саны кимеде.

- Нинди айларда күбрәк өйләнешәләр? Быел да матур даталар артыннан куучылар булдымы?

- Быел июль, август, сентябрь айлары туйларга бай булыр дип көтелә. Ә май, елдагыча, парлар игътибарыннан читтә калды. Яшьләребез һаман ул айның туйлар өчен уңышсыз булуына ышана. Матур даталарга килгәндә исә, быел җәй көнне 16.07.16 санын бик яраттылар. Ул көнне 43 пар туйларын бәйрәм итәчәк. Кыш көнендә исә 16 гыйнвар һәм 20 февраль популяр булды. Беренче айда 30 пар, икенчесендә 31 пар никахын рәсмиләштерде. Көз айларына гаризалар әле кабул ителә генә башлады.

- Хәзерге заман кияү һәм кәләшләрнең яшь үзенчәлекләре белән дә таныштырып китә алмассызмы?

- Күзәтүләребезгә таянып шуны әйтә алабыз: яшьләр хәзер "акыл утыргач", тормышта азмы-күпме үз урынын тапкач кына никахларын рәсмиләштерәләр. Мисал өчен, ун ел элек 18-24 яшь аралыгында кияүгә чыккан кәләшләрнең саны 55% булса, хәзер андыйлар нибары 38% гына. Гомумән, хәзер хатын-кызлар да ир-атлар да гаилә кору өчен күбрәк 25-34 яшь аралыгын сайлый.

- Чит ил кияүләре белән гаилә төзүчеләр бармы?

- Әйе, узган ел белән чагыштырганда аларның саны сизелерлек артты. 2015 елда шундый 43 парны теркәгән булсак, бу елның 6 аена гына да инде мондый гаиләләр саны 66 га җитте. Гадәттә, Чаллы кызлары Америка, Алмания, Украина, Әрмәнстан, Әзербайҗан гражданнарына тормышка чыга. Әлбәттә, андый туйлар өчен аерым бер документлар пакеты сорала. Без алар турында җентекләп аңлатып, кәләшләргә алдан ук хәбәр итәбез.

- Һәрбер пар туен үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыша. Быел сезне шаккатырган парлар булдымы?

- Әйе, чыннан да елдан-ел туйлар матуррак һәм күңеллерәк оештырыла. Соңгы арада аларны ниндидер бер төстә үткәрү модага кереп китте. Кәләшнең дус кызлары бертөрле күлмәк киеп, ә кияүнең дус егетләре бабочкалар тагып шаккаттыралар. Быел исә аеруча истә калган үзенчәлекле туй дип Валерий һәм Ольга Смолиннарның милли рус туен атарга мөмкин. Парлар борынгы славян халкының йолаларын саклап, язылышу тантанасына милли киемнәрдә килделәр. Шулай ук быел бездә байкерлар - Тимур һәм Светлана Хожасаитовларның үзенчәлекле язылышу тантанасы булды. ЗАГСка алар мотоциклларда һәм байкерлар киемендә, әмма туйга хас булганча, кәләш - фата, ә кияү бутоньерка белән килделәр.

- Гаилә яме балаларда диләр... Чаллыда кемнәр күбрәк туа малайлармы әллә кызлар? Нинди исемнәргә өстенлек бирәләр?

- 2016 елның беренче яртыеллыгында 4177 бала дөньяга килде. Аларның - 2139 малайлар, 2038 - кызлар. Күргәнегезчә, егетләр 2% күбрәк туалар. Исемнәргә килгәндә исә, алар төрле һәм үзенчәлекле. Иң популяр кызлар исемнәре - София, Ясминә, Виктория, Арина, Ралинә, Анастасия. Малайлар арасында Артём, Әмир, Тимур, Кәрим, Максим, Данил еш яңгырый. Үзенчәлекле исемнәр дә очрый. Мәслән, Чаллыда Адриана, Анджелина. Әсминия, Евангелина, Кети-Виктория, Латифа, Миа, Сати, Франческа, Шакирә, Элита, Эллария исемле кызлар яшиләр. Егетләр арасында Абдулло, Амаль, Добрыня, Кәмран, Ким, Лионель, Лукмонджон, Мөхәммад, Ренард, Сердар, Фәррух, Энес исемнәрен йөртүчеләр бар.

- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үрнәк парларны зурлыйлар. Ә Чаллыда быел олы юбилейларын билегләп үтүче парлар булдымы?

- Аллага шөкер, шәһәребездә үрнәк булырдай парлар күп. 8 июль көнне без аларны аеруча да зурлап, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медальләр тапшырып котлыйбыз. Мәсәлән, узган елны мондый мактаулы бүләкне укытучылар гаиләләренә - Геннадий һәм Тамара Шишкановларга, Ирек һәм Розалия Уразаевларга тапшырдык. Геннадий һәм Тамара Шишкановлар 36 ел буена матур тату гаилә булып яшиләр. Икесе дә лаеклы укытучылар.

Быел исә үз юбилейларын шундый 23 пар билгеләп узды. Алар арасында 11е алтын, 3 пар - зөбәрҗәт, 5 пар бриллиант туйларын бәйрәм иттеләр.

- Бүгенге бәйрәм уңаеннан сез яшь парларга, үрнәк гаиләләргә ниләр теләр идегез?

- Сәламәт, тату гаилә - көчле ил нигезе, аерым шәхес һәм тулы җәмгыятьнең ышанычлы таянычы, бәхете. Мәхәббәткә, гаиләгә һәм Ватаныбызга тугрылык төрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Мин, чын күңелдән, яшь һәм олы тормыш юлы буенча озак еллар буена парлап барган гаиләләрне әлеге бәйрәм белән котлыйм. Уңышлар, изгелек, үзара аңлашу, мәхәббәт, тынычлык һәм иң изге теләкләр сезгә!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев