Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.

Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чаллыда да төрледән-төрле бәйрәмнәр, тренинглар, бәйгеләр һәм башка чаралар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев