Гаиләдә манипуляцион мөнәсәбәтләрдән ничек чыгарга? (коуч-психолог киңәшләре)
Ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында язуны дәвам итәбез. Гаиләдә манипуляцияле мөнәсәбәтләр була башласа, моннан ничек арынырга?
Корбан роленнән ничек китәргә? Үзеңне ничек сакларга? Бу санда коуч-психолог Илүзә Әминова шулар хакында сөйли.
Манипуляцион мөнәсәбәтләрдә ике роль була: беренчесе – тиран, агрессор ягъни манипулятор һәм икенчесе – корбан. Соңгысын үз итүчеләр бик күп. Ни өчен алар бу рольдә соң? Моның асылында кешенең үз өстенә җаваплылык алмау, күбрәк чит кешегә таяну сыйфаты ята. Мәсәлән, «Миңа җитәкчем акча арттырмый, шуңа минем эштә проблемалар», – дияләр. Үзе түгел, башка кеше гаепле. Әйтик, тагын бер мисал: «Тормыш иптәшем минем кадеремне белми, шуңа мин аңа хыянәт итәм» – тагын үзе гаепле түгел. Икенче бер тормышчан мисал: «Ирем кул күтәрә, ә мин аның белән яшәргә мәҗбүр, чөнки берни дә эшли алмыйм». Ягъни бу мөнәсәбәтләрдән китә алмый, кул күтәргәнгә дә ризалык белдереп яшәргә мәҗбүр, ире гаепле, үзе түгел. Мондый корбан ролендә яшәве кайбер кешегә бик ошый, ул моңа күнеккән була хәтта.
Һәр проблемадан чыгу юллары булган кебек, манипуляцион мөнәсәбәтләрдән дә арыну ысуллары бар. Алга таба шуларны карап үтәрбез.
1. Психологик яктан үсәргә кирәк.
Шуны аңлагыз: синең елавыңа, зарлануыңа, корбан булуыңа якыннарыңның исе китми, аларга барыбер. Әгәр дә син җаваплылыкны үз өстеңә алмыйсың икән, тормыш синеке булмаячак! Үз тормышыгызны яшәгез!
2. Корбан роленнән чыгар өчен үзеңә сораулар биреп карарга кирәк.
- Корбан булудан мин нәрсә югалтам?
- Нинди файда алам?
- Бу позиция миңа максатыма баруда ничек ярдәм итә һәм, гомумән, ярдәм итәме?
Әгәр дә бу сорауларга җавап бирсәгез, сез корбан һәм агрессор рольләрен аерып карый алачаксыз.
3. Чит кешедән рөхсәт сорауны туктатырга кирәк.
Корбан ролендә булучы кешеләр алар һәрвакыт рөхсәт яисә киңәш сорыйлар, ягъни җаваплылыкны кеше өстенә аударып куялар. Ә соңыннан: «Син бит миңа үзең шулай куштың», «Үзең шулай киңәш иттең», – дип, битәрлиләр. Үз адымыгызны үзегез контрольдә тотыгыз.
4. Ышанычлы итеп сөйләшергә өйрәнергә кирәк.
Хәтта тән теле (язык тела) алымнарын да куллансагыз була. Гәүдәне туры тотып, ныклы тавыш белән, жестлар кулланып, җитди йөз белән сөйләшү мөһим.
5. Кешеләргә ярдәмне ул моны теләгәндә генә күрсәтергә кирәк.
Корбан ролендә булучылар алар үзләренең мәнфәгатьләренә караганда, кешенекен өстен күрәләр. Мәсәлән, сезгә дус кызыгыз үзенең баласы белән утырып торырга куша. Ә синең ул көнгә планнарың бар. Син «юк» дип әйтмисең, кабалана-кабалана эшләреңне тәмамлап, кеше баласы белән утырырга ризалык белдерәсең. Ә соңыннан: «Мин шунда бара алмыйча калдым, чөнки танышымның баласы белән утырып торырга мәҗбүр булдым», – дисең. Тукта әле, ә синнән моны сорадылармы соң? Әйе, утырып тора алмассыңмы диделәр. Тик, иң беренче чиратта, син үзеңнең мәнфәгатеңне кайгыртырга тиеш идең түгелме? Ә нигә чаба-чаба дус кызыңа ризалык бирәсең, чөнки синең яхшы кеше буласың килә! Бу яшерен файда дип атала! Кешегә мөмкинлегең һәм үзең теләгән очракта гына ярдәм күрсәтергә кирәк.
6. Үзең турында сөйләшергә өйрәнергә кирәк.
«Мин шулай хис итәм, миңа синең болай эндәшүең авыр ишетелде, миңа рәхәт булмады». Мин! Мин дип сөйләшергә кирәк!
7. Үзеңә карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк.
«Мин» дип сөйләшергә өйрәнгәндә, үзеңә карата хөрмәт тә барлыкка килер анысы. «Мин нәрсә кияргә телим? Мин бүген нәрсә ашыйм?» – шулар өстен булырга тиеш! Тормыш иптәшегез, балаларыгыз яраткан нәрсәне түгел, ә иң беренче чиратта, үзегез яраткан нәрсәне әзерләгез. Бары тик сез генә. Һәм моны гадәткә кертегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев