Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаиләдәге 5 нче бала шәһәрдә 5000

Узган ел Чаллының 5 меңенче яңа туган баласы иртәрәк, 26 сентябрьдә дөньяга килгән

Чаллыда ел башыннан 5 меңенче бала туган. Кыз балага Алена дип исем биргәннәр.

Чаллы шәһәре ЗАГС Идарәсендә ел башыннан бирле туган 5 меңенче сабыйны тантаналы рәвештә теркәделәр.

Алена исемле кыз 29 сентябрьдә Сергей һәм Наталья Мухановларның күп балалы гаиләсендә 5 нче бала булып туа. Өйдә аны ике абыйсы һәм ике апасы көтә иде.

Сүз уңаеннан, узган ел Чаллының 5 меңенче яңа туган баласы иртәрәк, 26 сентябрьдә дөньяга килгән. Кыз балага әти-әни Анна дип исем кушкан.

2018 елның 7 сентябрьендә Айбулат, 2017 елның 5 сентябрьдә Гадел, 2016 елның 2 августында Руслан 5 нче бала булып теркәлгәннәр.

 

Чыганак: Челнинские Известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X