Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галимнәр кызыклы ачыш ясаган

АКШның Лойола университеты галимнәре тәҗрибә-тикшеренүләр уздырганнан соң, физик активлык кешене ябыктырмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу тикшеренүдә берничә илдән үзләре теләк белдергән ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашкан. Галимнәр башта аларның буй озынлыкларын, гәүдә авырлыкларын һәм организмнарындагы май күләмен үлчәгәннәр. Аннары бу кешеләргә аларның активлыкларын тикшерә торган махсус җайланмалар беркеткәннәр. Ике елдан соң...

АКШның Лойола университеты галимнәре тәҗрибә-тикшеренүләр уздырганнан соң, физик активлык кешене ябыктырмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу тикшеренүдә берничә илдән үзләре теләк белдергән ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашкан. Галимнәр башта аларның буй озынлыкларын, гәүдә авырлыкларын һәм организмнарындагы май күләмен үлчәгәннәр. Аннары бу кешеләргә аларның активлыкларын тикшерә торган махсус җайланмалар беркеткәннәр. Ике елдан соң нәтиҗәләр ясалган. Баксаң, галимнәр киңәш иткән физик күнегүләрне үтәп барганнарның гәүдә авырлыклары арткан, ә бу киңәшләргә төкереп караганнар, киресенчә, бераз ябыкканнар да. Галимнәр мондый нәтиҗә ясаганнар: физик активлык аппетитны арттыра, нәтиҗәдә кеше күбрәк ашый башлый һәм авырлык җыя. Шулай да, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен файдалы, ул беренче чиратта йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм диабетны кисәтә, ди галимнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X