Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галимнәренең ачышын Татарстан тимер юлларында сынап карыйлар

Тимер юлда куркынычсызлык акциясе кысаларында 12 автомобиль йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Чара Горький тимер юлы Казан идарәсе территориясендә урнашкан 46 тимер юл аша чыгу участокларында узган, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Рейд вакытында тимер юл хезмәткәрләре белешмәләр өләшкәннәр һәм тимер юл аша чыгу кагыйдәләре турында искәрткәннәр. Горький тимер юлының Казан төбәге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Вячеслав Корнеев сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәбе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү. Быел Казан идарәсенә караган участокларда 5 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 4 се - Татарстан территориясендә.

Тимер юл аша чыгу участокларында фото - һәм видеотеркәү чаралары куллана башлагач, аварияләр саны кимегән. Горький тимер юлы идарәсендә бу эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген искәрттеләр. Казан идарәсе территориясендә Казан физика институтының яшь галимнәре уйлап тапкан корылма файдаланыла. Чыбыксыз видеокамераның бәясе аналогларыннан ике тапкырга арзанрак. Әгәр сынау уңышлы узса, 2016 елның ахырында яңа корылма Горький тимер юлларының Казан территориаль идарәсе полигонына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев