Шəhри Чаллы

Гамәлдән чыккан һөнәрләр

Аларның кайберләре турында ишеткәнегез дә юктыр әле. Технология процессы бер урында гына тормый, үсешә. Ел саен дөньяда кешеләргә эшләрендә булышкан яңадан-яңа инженер системалары барлыкка килә. Әмма әлеге модернизация кайбер һөнәрләрнең юкка чыгуына китерә. Түбәндәге профессияләрне технологияләр кысрыклап чыгарган.

1. Уята торган кеше

Әлеге профессия Англия белән Ирландиядә 1920 нче елларга кадәр гамәлдә булган. Атнасына берничә цент акчага уятучы кеше үзен яллаган кешене иртән уяткан. Ул теге кеше уянганчы тәрәзәгә шакырга тиеш булган. Өске катларда яшәгән кешеләрне уяту өчен тәрәзәгә таяк белән шакыганнар. Бу һөнәр кеше-ләренең хезмәте белән гадәттә хатын-кызлар һәм картлар кулланган. Уяткыч сәгать (будильник) уйлап табылгач, уятучы кешеләр, әлбәттә, кирәк булмый башлаган.

2. Бозкискеч

Суыткычлар булмаганда бозкис-кечләр елга-күлләрдән кул белән боз алганнар һәм аны дәваханәләргә, кабымханәләргә һәм аерым кешеләргә сатканнар. Әле безнең өчен боз эшләү проблема түгел: махсус формаларга су салып, туңдыргычка гына куясы. Ә элек бу турыда хыялланмаганнар да. Бозкискечләр бик авыр шартларда эшләгәннәр, ә эш урынында яраланулар гадәти булган. XX гасыр башында технологияләр кешене алыштырган.

3. Салчы

Махсус өйрәтелгән кешеләр урман әзерләгәндә кулланылган салларны елгалар буйлап бер урыннан икенче урынга агыз-ганнар. Салчыларның вазифасы - каты агым салны кирәкмәгән җиргә алып китмәсен өчен аның белән идарә итү. Бу һөнәрдә дә яралану куркынычы зур булган һәм анда физик яктан чыдам ир-атлар гына эшләгән. XX гасыр башына кадәр, суднолар пәйда булганчы, аларның хезмәте кирәк булган.

4. Мәет караклары

ХIХ гасырда шундый профессия дә гамәлдә булган. Университет ректорлары тәҗрибәләр, студент-лар медицинаны конкрет үрнәкләрдә өйрәнә алсын өчен мәетләр белән тәэмин итүче кешеләр яллаганнар. Әлбәттә, мәет караклары беркемне дә үтермәгәннәр һәм зираттан да казып алмаганнар. Алар урам буйлап үле кешеләрне җыеп йөргәннәр. Ә андыйлар ул вакытларда бик күп булган.

5. Фабрикаларда укучы (чтец)

ХХ гасырда предприятие хезмәткәрләре эш вакытында аларның күңелен күрә торган кешеләрне чакырганнар. Бу һөнәр кешеләре эшчеләргә гәзитләрдән хәбәрләр, төрле китаплар укыганнар һәм соңыннан аларның эчтәлеген, мәгънәсен һәр яктан тикшергәннәр.

6. Фонарьче

Элек урамнар фонарьләр белән яктыртылган. Махсус фонарьче көн саен кич белән кабызган, ә иртән - сүндергән. Бу һөнәр яхшы эш булып саналган, чөнки анда махсус осталык таләп ителмәгән, җәяүләп озын ара гына йөрергә туры килгән.

7. Телефон станциясендә оператор

1960 нчы елларга кадәр телефон станцияләре операторлары, теле-фон кабелен кирәкле аергычка тыгып, кулдан линияләрне тоташтырганнар. Гадәттә әлеге эшне хатын-кызлар башкарган. Хәзер инде кәрәзле телефоны булмаган кеше юктыр, бәләкәч кенә сабый да аның белән куллана белә. Һәм, аңлавыгызча, бу профессия юкка чыга.

8. Дагеротипист

ХIХ гасырда матур фотоны дагеротипистлар гына ясаган. Бу истәлекле портретларны фото-графия дип тә булмый, чөнки андагы сурәтләр тонык һәм җәенке булган. Аларның эшләре бик кыйммәт торган. Технологияләр үсешкәч, башта пленкалы, аннан санлы фотоаппаратлар барлыкка килә. Хәзер халык смартфоннар белән куллана.

9. Сөрән салучы (глашатай).

Без аларны кино-әкиятләрдә күргәнебез бар. Сөрән салучы-ларның вазифасы: бөтен халык ишетсен өчен кычкырып мөһим хәбәрләрне һәм рәсми белдерүләрне тарату. Бүгенге көндә аларның функцияләрен радио, телевидение, интернет башкара.

Киләчәккә күз салыйк: югалу чигендәге һөнәрләр

Ә бит бер йөз елдан оныкларыбызның балалары да, без өстә санап үткән һөнәрләрне белмәгән кебек, бүгенге көндә булган профессияләрнең кайсыберләрен белмәскә мөмкиннәр. Мәсәлән, китапханәче. Аналитиклар озакламый бу һөнәрнең кирәге калмаячак дип белдерә. Хәзер гаджетларга әсәрләрнең ниндиен телисең күчереп алып укырга мөмкин.

Компьютерлар текст җыючы машинисткаларны кысрыклап чыгарды. Теләсә кайсы кеше, шул исәптән бала да, үзе клавиатурада рәхәтләнеп текст җыя ала.

Почтальоннар да әлегә гәзит-журналлар, хатлар, пенсия ташыйлар, әлбәттә. Әмма без бүгенге көндә электрон почта яки СМС аша хат алышабыз, онлайн-переводлар белән акча күчерүләр популярлаша һ.б. Шуңа күрә бу һөнәр дә югалу алдында тора.

АКШ белән Европада хәтта сатучы, кассир кебек профес-сияләрнең дә әкренләп кирәге бетә бара. Кибетләрдә үзләрен үзләре хезмәтләндерәләр, шул исәптән кассаларда да. Яки интернет аша сатып алалар. Кызганычка каршы, интернет эзлекле рәвештә гәзит-журналларыбызны да алыштыра башлады. Алар урынына онлайн басмалар гамәлгә керә бара...

http://omet-rb.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: