Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Гараж 500”тагы янгында зыян күргән эшмәкәрләрне җыйдылар

Очрашу шәһәр башкарма комитеты бинасында узды.

Чаллы хакимияте бинасында “Гараж 500”та зыян күргән эшмәкәрләрне җыйдылар. Аларның борчыган сорауларына башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов җавап бирде. Исегезгә төшерәбез, янгын нәтиҗәсендә 80нән артык эшмәкәр бизнесы зыян күрде. Очрашуга нибары 7 эшмәкәр килде.

“Сүз дә юк, сезгә хәзер бик авыр. Янгын нәтиҗәсендә бизнесыгызга җитди зыян салынды. “Гараж 500” территориясенә вакытлыча керү тыела. Анда бармавыгызны үтенеп сорыйм - һаман да төтенләп утыра. “Уенчык” бинасында бүген дә әкрен генә янып киткән. Коткаручылар сүндергән. Корылмалар да җимерелергә мөмкин”, - дип башлады сүзен Фәрид Сәлахов.

Шаһитлар белдерүенчә, янгын 30 павильоннан башланган. Тора-бара күрше сәүдә нокталарына да күчкән. МЧС хезмәткәрләре әйтүенчә, янгын чыккан павильонда бакыр чыбыклар табылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Янгын сәбәпләрен ачыклыйлар. 

Залда утыручыларның йөзендә билгесезлек. "Нишләргә?", "Кайда эшләргә?", “Гараж 500” булачакмы?" кебек сораулар борчый.

“Тикшерүләр үткәрелсен, алга таба барысын да әкренләп хәл итәчәкбез. Хәзер алдан сөйләү урынлы түгел. Автобазарда имин калган павильоннар бар. Алар эшләвен дәвам итәчәк. Әмма аларны да башта газ, электр белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итеп бетерергә кирәк. Янгын нәтиҗәсендә гомумсистемага зыян салынды. Аренда мәсьәләсенә килгәндә, "Гараж 500"та беренче автомобиль юлына карап торучы буш павильоннар бар. Бәлки сезгә шуларда эшләргә туры килер", - диде Фәрид Сәлахов. 

Эшмәкәрләрне салым инспекциясе белән бәйле сораулар да борчыды. Бер эшмәкәр ханымның бөтен документлары янып беткән. Аларны торгызу өчен вакыт кирәк, ди. 
Зыян күргән бизнес вәкилләре белән очрашуны тагын бүген сәгать 1гә билгеләделәр. Бу юлы салым инспекциясе җитәкчелеге дә булачак дип вәгъдә иттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев