Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гариповлар: «Кунакка кайткан җирдән никах укытып җибәрделәр»

«Габдулла безнең яннан үткәндә: «Монда матур кызлар арткан», – диде. Аннары өчебез янына гел килеп йөрде», - ди Хәния ханым.


Чаллы ТЭЦында эшләгәндә үз парларын табып, гаилә корып, күпләргә үрнәк булып гомер итүче гаиләләр шактый. Алар арасында Хәния һәм Габдулла Гариповлар гаиләсе дә бар. Хәния апа ТЭЦта 35 ел кранчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Ә Габдулла абый котельный цехында смена башлыгы булган. 

– Безнең танышуыбыз бик кызык булды, – дип Хәния апа Габдулла абый белән очрашу тарихын сөйләде. – Мин кранда гел өстә эшләдем. Анда эссе. Мастерскойга суынырга төшәбез дә, бераз ял итәргә утырабыз. Өч кыз. Минем беренче тапкыр төшүем. Габдулла безнең яннан үткәндә: «Монда матур кызлар арткан», – дип куйды. Институт тәмамлап эшкә кайткан чибәр егеткә үземнең дә күзем төште. Аннары ул 23/26 йортындагы тулай торакка безнең янга килеп йөри башлады. Без өч кыз һәм Габдулла гел бергә йөрдек. Габдулланың кемгә күз атып йөргәнен беребез дә белми. Бервакыт Нәзимә барыбызны да Минзәлә районы Бикбау авылына туйга алып кайтты. Клубка чыктык, биедек. Шунда Габдулла беренче тапкыр минем кулдан тотты (ул вакытта яшьләр оялчан иде бит), биюгә чакырды. Шуннан соң ул минем белән йөри башлады. Биш айлап йөргәнбездер инде, Габдулла мине үзенең туган авылы Балык бистәсе районы Таулар авылына кунакка алып кайтты. Шуннан соң без аерылышмадык инде.

Габдулланың әти-әнисе тыйнак, тырыш кызны бер күрүдә ошаткан. Кич белән үзара сөйләшкәннәр дә, Хәния белән Габдулланың йокыдан торган җиренә мул итеп өстәл әзерләгәннәр һәм «Бик матурларсыз. Бер-берегезгә туры килеп торасыз. Никах укытабыз», – дип икенче көнне мулла чакыртып никах укытып, Чаллыга җибәргәннәр. 

Аннары яшьләр Хәнияләргә – Мөслим районы Яңа Сәфәр авылына кайтканнар. Хәния куркып кына әнисенә: «Без кушылдык», – дигән. Әнисе кызына: «Үзеңә ошагач, мин каршы түгел. Бәхетле булыгыз», – дигән. Әтисе дә тырыш, чибәр егетне бер күрүдә яраткан. Шулай да кызыннан биш яшькә олырак егет турында күңелендә бераз шик тә туган. «Кызым, беренче өйләнүеме икән?» – дип сорамый калмаган. Аннары өч көн туй ясаганнар. Туй уздырганда ТЭЦтан машина һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм иткәннәр. Соңрак өч бүлмәле фатир биргәннәр.

Кызлары Зилә туган, ике елдан соң нәсел дәвамчысы Рөстәм дөньяга аваз салган. Бик матур гомер иткәннәр алар. «Габдулланың өч кыз арасыннан мине сайлавына сөенеп туя алмыйм. Яңа көн туган саен моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм», – ди Хәния апа.

Габдулла абыйдан ни өчен ул вакытта Хәнияне сайлавын сорыйм. «Хәния чибәрлеге өстенә уңган, аш-суга оста иде. Шуңа күзем төшкәндер инде», – ди ул тыйнак кына. Хәния апа: «Габдуллам нәрсә пешерсәм дә яратып, мактап-мактап ашый. Андый кеше рәхәт бит ул. Берүк исән-сау булсын», – дип иренә елмая. 

Аларның гаилә корганнарына 45 ел тулган. «Тормышта төрле хәлләр була. Бер гаиләдә дә табак-савыт шалтырамый тормый, иң мөһиме: аны ватмаска, ашыгып кискен карарлар кабул итмәскә кирәк. Аллаһка шөкер, бергә булуыбызга беркайчан да үкенмәдек. Каршылыклы фикерләр туса, бер-беребезне тыңлап, хөрмәт итеп, уртак фикергә килеп, рәхәт итеп яшибез. Һәр яктан да балаларга үрнәк булып яшәсәң, барың да бәхетле була. Безнең тормышны, үзара мөнәсәбәтне күреп, балаларыбыз да үз тормышларын матур итеп кордылар. Хәзер аларның уңышларына сөенеп яшибез», – диләр Гариповлар. 

Хәния апа белән Габдулла абый – бүгенге көндә ике балалары, дүрт оныклары  һәм нәни оныкчыклары Әмир өчен иң кадерле кешеләр. «Шөкер, балаларыбыз тормышта үз урыннарын таптылар. Фатирларын, машиналарын да үзләре эшләп алдылар. Хәзер безне кадерләп кафе-рестораннарга йөртәләр», – ди бәхетле әни.

Бу гаиләдә Хәния апа гаилә җылысын саклаучы, Габдулла абый аның ныклы терәге. «Габдулла миңа әниемне тәрбияләргә дә булышты. Әни 92 яшендә үлде. Биш ел бездә яшәде. Олы кешене карауның ни икәнен үз башына төшкән кеше генә тулысынча аңлый. Аллаһка шөкер, әниебез бездән риза булып китте», – дип Хәния ханым әнисен дә искә алды. 

Тулай торакта бергә яшәгән өч кыз хәзер дә бергә. Гаилә дуслары булып аралашып яшиләр. Дуслары күп Гариповларның. Өйдә дә, бакчада да гел очрашып торалар. «Хәзер күбрәк дини бәйрәмнәр уңаеннан җыелабыз», – ди хуҗабикә. 

Хәния апа лаеклы ялга чыкканчы кранда эшләгән. Буш вакытларында үзешчән сәнгатьтә катнашкан. Төрле бәйгеләрдә беренче урын алган вакытлары да күп булган. Лаеклы ялга чыккач, пенсия фонды уздырган ярышларда актив катнаша ул. Өстәл теннисында җиңү яулый. 2015 елда хәтта Казанда узган ярышта да беренче урын алган. 

Җәйләрен Гариповлар бакчада уздыра. Аны да ТЭЦтан биргән булганнар. «Без бик яхшы коллективта эшләдек. Хезмәтебезне лаеклы бәяләделәр. Хәзер дә бәйрәмнәргә чакырып хөрмәтләп, бүләкләп торалар», – диде Габдулла абый хушлашканда.

/ Фотолар гаилә архивыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россиядә гаилә елы