Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гармунчының даны кабат югарыда!

Быел Актанышта үткән Халыкара гармунчылар җыенын кайтып күрергә миңа да бәхет елмайды. Анда төрле төбәкләрдән: Татарстанның Казан, Чаллы шәһәреннән, районнарыннан, Удмуртиянең Сарапул, Башкортстанның Октябрский каласыннан, районнарыннан – барлыгы 60лап гармунчы катнашты. Оештыручы – Актаныш районы хакимияте. Алып баручылар – Илдус Хәдиев, Фәнзилә Хәйриева. Катнашучыларның осталыкларын җырчы Мирзанур Фәрухшин һәм композитор Инсаф Хәбибуллин бәяләде.

Күз алдына китерегез, җанлы, моңлы, дәртле итеп гармун уйнаучыны-ы-ы. Ә җыенда алар биш дистәдән артык. Балалардан алып 9нчы дистәсен ваклаучы гармун осталарының чыгышлары бер-бер артлы үрелеп барды. Тамашачылар да, күңелләре җилкенеп, сизмәстән биеп китәләр.
Аккүз авылыннан катнашкан укучы егет –  Самат Камалов инде 3 ел сәнгать мәктәбенә йөри икән. “Үзе теләп гармунны сайлады. Бәхетебезгә авылда мондый мөмкинлек бар – сәнгать мәктәбе эшли. Тагын ике елдан гармун бүлеген тәмамлап, сертификат алабыз. Остазыбыз Фәйзелгаян Хаҗиев. Самат киләчәген сәнгать белән бәйләргә тели,” – диде яшь гармунчының әнисе.
Түке авылыннан Милс Солтановка 82 яшь. “Авылда бер бәйрәм дә гармунсыз үтми. Әбиләр, бәбиләр бәйрәменә дә, туйлар, туган көннәр, Сабантуй, егетләрне армиягә озату – барысына да чакырып торалар. Хәтта Чаллыга мәҗлесләргә дә дәшәләр мине,” – ди күзләре янып торучы Милс бабай. Әллә гармун шулай яшәртә микән аны?! Исеме дә үзенчәлекле: Маркс – Инглис – Ленин – Сталин исемнәренең баш хәрефләрен тезеп әтисе кушкан икән.
Җыен берничә бүлектән торды. Башта гармунчылар ансамбльләре чыгыш ясады, аннары гармунда уйнап җырлаучылар, бию көйләрен башкаручылар. Иң соңыннан төп бәйге – көй тарту ярышы. Монда гармунчының көйне ялгап китә алу осталыгын сынадылар. Сабантуйдагы көрәшкә тиңләр идем мин бу ярышны. Чаллыдан килгән Рөстәм Фәхриев әлеге көрәштә абсолют батыр булып танылды. Аңа гармун чигелгән, батырларга гына бирелә торган данлы сөлге тапшырдылар. Бию көйләре буенча Чаллыдан Рәшит Шаһапов чемпион булып танылды. Җыенда беренчелекләрне алган шәһәрдәшләребез белән якыннанрак таныштым.
– Сез кайсы яклардан? Ничек болай шәп итеп гармунда уйнарга өйрәндегез?
Рәшит Шаһапов: Туган ягым Нурлат районы. Чаллыга яшь вакытта килеп төпләндем. Гармун тавышына кечкенәдән гашыйк мин. Абзыйларның уйнаганын мөкиббән китеп тыңлый идем. 8 класста укыганда кулыма гармун алдым. “Белорусь” гармуны иде ул. Әле дә хәтерлим, төймәләренә баскалап, җырны җырлап, әкренләп көй чыгара башладым. Тора-бара бәйрәмнәргә, кичке уеннарга гармун белән чыктым. Тормыш иптәшем белән дә гармун кавыштырды дияргә була. Ул Актаныш районы Богады авылыннан. Иң беренче ул минем гармунда уйнавыма гашыйк булган икән. Дуслар белән “пятачок”ларда да төнозын яшьләрне биетә идек. Шулай бүгенге көнгә кадәр гармун кулымнан төшми.
Рөстәм Фәхриев: Мин Актаныш районы Югары Яхшый авылында туып үстем. Мәктәпкә укырга кергәнче олы абыемның гармунын “кычкырта” идем. Үзем башта җырны көйлим, шуңа кушылып гармун төймәләренә басам. Уйнарга өйрәнү теләге шул кадәр көчле иде, буш вакыт булган саен гармун гел кулда. Иң беренче өйрәнгән көйләрем “Әпипә”, “Корбанай”... Тарткалый торгач бер гармунның “башына җиттем”. Шуннан соң миңа яңа гармун алып бирделәр. Ул чакта түбәм күккә тигәнен хәтерлим. Өченче - дүртенче классларда инде смотр концертларында катнаша башладым. 
– Гармунчылардан: “Авыр чакта хатын янына түгел, гармун янына барам” – дигәнне ишеткәнем бар. Сездә бу хәл ничегрәк?
Рәшит Шаһапов: Гармун янына, әлбәттә. Хатын-кызның үзенең дә төрле чагы була. Ә гармун һәрвакыт кулыңа алып уйнаганны көтә. Уйнап җибәрәсең дә, бар борчуың онытыла, моңы җанга дәва булып ягыла. Яшьрәк чакларда шулай тарта торгач, гармуннарның түзми, өзелгән чаклары да булды. Ныгытып тарткач, гармун тавышы еракларга ишетелә, янәсе. 
Рөстәм Фәхриев: Авыр чакта да, арган чакта да, яхшы кәеф булганда да кулга гармун алам. Өемдә дә, мунчада да, авылда да, машинамда да гармуным бар. Миңа шулай “гармун җене” кагылган инде. Барган бер җирдә гармун сатып алам. Хәзер миндә унбишләп гармун бар. Сарапулның данлыклы Бараксин гармунын алу хыялы мине Актанышка Гармунчылар җыенына алып катты. Анда гармуннар ярминкәсе буласын ишетеп кайткан идем. Гармун ул халыкларны берләштерә. Безнең үз ватсап группабыз бар. Анда да төрле төбәкләрдән осталар җыелган. Очрашып, бер – беребез белән осталыкларны бүлешәбез. Яшерен генә уйнаган гармунчылар да безнең белән халыкка чыга. Күңелләр гармун моңына сусаган. Хәзер мин “Гармунчының даны кабат югарыда!”- дип ышанып әйтә алам.
Рәшит Шаһапов: Өченче ел әлеге җыенга кайта алмаган идем. Быел насыйп булды. Сабантуйга дип кенә кайтсам да, гармун уйнавымны белеп, чакырып алдылар. Каршы килеп торыш юк. Гармун дигәндә аяк идәндә.

Айзирә Имамова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы мәдәният артист эстрада азат тимершәех