Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Гарри Поттер” - татар телендә

Империус, импервиус, инфлэтус... Бу магик сүзләрне, маңгаена яшен рәсеме төшкән малайны күпләрегез хәтерлидер. Тиздән "Гарри Поттер" турындагы сигезенче әсәр татар телендә рәсми рәвештә чыгарга мөмкин!


"Гарри Поттер" әсәренең татарчага тәрҗемә ителүе турында без август аенда ук хәбәр иткән идек. Әлеге әсәрне тәрҗемә итүче Айдар Шәйхин исә "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" пьесасының татарча варианты сентябрьдә пәйда булачагы хакында сүз биргән иде. Октябрь ае җитте - тәрҗемә интернет челтәрендә әле һаман да юк. Баксаң, әлеге әсәрне Татарстан китап нәшрияты рәсми рәвештә бастырырга җыена. Хәзерге вакытта Британиядәге "Blairpartnership" агентлыгы белән сөйләшүләр алып бара. Шул сәбәпле, әсәр интернетта чыкмаган икән.

Инглизләр татар Гаррисына уңай карый

Ике як алып барган сөйләшүләрдә әлеге китапны тәрҗемә итүче үзе дә катнашкан. Белгәнебезчә, Айдар моңа кадәр Гарри Поттер турындагы "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы"ннан өзекләрне тәрҗемә иткән иде.

- Әсәрне рәсми рәвештә бастыру турында мәгълүмат барлыкка килгәч, аны интернетта чыгармый торырга карар кылдым. Гәрчә, 1 сентябрьгә "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала"ның тулы тәрҗемәсе инде әзер иде, - дип сөйләде безгә КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты диннәрне өйрәнү кафедрасының 2 курс студенты Айдар Шәйхин.

Әсәрнең тәрҗемәсеннән өзекләр "Ялкын" журналында басылганнан соң, Татарстан китап нәшрияты әлеге тәкъдим белән чыга. "Минем әсәрнең татар телендә чыгуына бер шигем дә юк. Монда барысы да гонорар бәяләренә бәйле. Инглизләрнең мөнәсәбәте уңай булуын беләм, чөнки алар Россиядә яши торган халык телендә Гарри Поттер тәрҗемәсе барлыкка килүенә бик тә шат. Агентлык вәкилләренә, финанс якларын да кайгырту сәбәпле, китапны сыйфатлы дәрәҗәдә бастырып чыгара, акча эшләүне оештыра алган нәшриятның булуы кирәк. Чөнки Татарстан ягы инглиз агентлыкларына күпмедер күләмдә акча түләргә дә тиеш", - ди тәрҗемәче.


Әйтергә кирәк, Айдар "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" пьесасын нәшрият заказы буенча эшләмәгән. Нәшрият вәкилләре моның турында тәрҗемә эшләре тәмамланганнан соң гына белгән.

- Шундый зур хезмәт куелгач, нигә әле аңа тотынмаска дигән уй килде. Британиядән безгә элемтәгә керделәр, хәзерге вакытта алар белән электрон почта аша аралашабыз. Агентлык вәкилләре китап нәршрияты, бездә бастырылган китапларның тиражы, гонорарлар белән кызыксынды. Әлбәттә, аларның бөтен сорауларына җавап юлладык. Бу хәл узган атнада гына булды. Минемчә, аларга уйларга бераз вакыт бирергә кирәктер. Әлегә төгәл итеп "әйе", "юк" диюче булмады. Әмма игътибарга алынуы - үзе үк зур күрсәткеч, - ди Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Укучылар табылачак

Гарри Поттер турындагы китапны тәрҗемә иткән Айдар үзе исә мондый адымның татар теленә карата хөрмәт уятуда тагын бер адым булып торуын ассызыклый. Хәер, Гарри Поттер турындагы китап татар телендә чыкса, аны укырга теләүчеләр, һичшиксез, булачак. Мисал өчен, Гадел Хәсәншин бу тылсымчы малай белән бергә үскән. Беренче тапкыр әлеге китапны 11 яшьләрдә кулына алган Гадел белән Гарри яшьтәшләр дә булып чыга икән ләбаса!
- Гарри Поттерның тормышы турында укый-укый, үзем дә үстем. Анда күтәрелгән дуслык, мәхәббәт темалары минем үземә дә бик якын булды. Аннан соң бу әсәрдәге могҗизалар, магия да шактый бит. Бормалы сюжетлы булганга күрә дә ошаттым. Китаптан соң кино чыгуы - бу әсәрне тагын ды кызыклырак итте, чөнки хис-кичерешләр тагын да тирәнәя. Әгәр Татарстан китап нәшрияты әлеге китапны татарча бастырып чыгарса, минемчә, аның фильмын да татарчага тәрҗемә итәргә кирәк булачак, - ди Гадел Хәсәншин.

Татарстан китап нәшрияты әлеге тәрҗемә әсәрен тизрәк бастырып чыгару теләге белән яна. Чөнки алар "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала"ның рус телендә варианты басылганчыга кадәр, татарча чыгарырга телиләр. Русчага тәрҗемә ителсә, аны татарча бастыруның әһәмияте кимергә мөмкин. Чөнки үзебезнең туган телдәге тәрҗемәсе беренчеләрдән булып чыкса, татар һәм рус телләрен белгән бала, аны татарча укыячак.

Рөхсәт булса, ай ярымда чыгачак

Әйтергә кирәк, дөнья күләмендә танылган әсәрләрне рус телендә чыгарганчы татар телендә бастыру мисаллары Татарстан китап нәшрияты тарихында шактый. Өч елдан үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк оешмада 97 ел эчендә нинди генә китап тәрҗемә ителмәгән. Элеккеге заманнарда миллионлаган тиражлар белән чыккан китаплар бар.

Китап чыгару - катлаулы процесс. Корректура, редактура эшләре, типографиягә бирү - җиңел эш түгел. Шуңа да ул 1 айга сузылырга мөмкин икән. Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рөхсәт алган очракта, Гарри Поттер турындагы китапның татарчасын ай ярым вакытта чыгарып бетерергә исәплиләр. "Рөхсәт алганчы планнар турында сөйләргә иртәрәктер", - ди Татарстан китап нәшрияты генераль директоры.

Шунысы да бар: әгәр Британиядәге агентлык бу тәрҗемәне татарча бастырырга рөхсәт итмәсә, Татарстан китап нәшрияты әлеге хокукка ия булмый дигән сүз. Әмма нәшрият чит ил әдәбиятына кызыксынуын югалтмаячак. Мисал өчен, Германиядәге бестселлерга әйләнгән "Особенности острой татарской национальной кухни" китабын тәрҗемә итү өчен икеяклы сөйләшүләр алып барыла икән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X