Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гашура көне

Гашура көне мөселман календаре буенча елның беренче ае - Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Гашура сүзе гарәпчә 10 дигән сүз. Быел 2015 елны ул 23 октябрьгә туры килә. Әлеге көндә пәйгамбәребез ураза тоткан. Яһүдләр дә бу көнне ураза тотканга, мөселманнарга алардан аермалы буларак ике көн ураза тотарга киңәш иткән....

Гашура көне мөселман календаре буенча елның беренче ае - Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Гашура сүзе гарәпчә 10 дигән сүз. Быел 2015 елны ул 23 октябрьгә туры килә.

Әлеге көндә пәйгамбәребез ураза тоткан. Яһүдләр дә бу көнне ураза тотканга, мөселманнарга алардан аермалы буларак ике көн ураза тотарга киңәш иткән. (Гашура көнне һәм аның алдыннан яки артыннан тагын бер көн). Ләкин бу көннәрдәге ураза Рамазан уразасы кебек фарыз (мәҗбүри) түгел. Бу көнне Коръән уку, сәдака бирү һәм башка хәерле эшләр эшләү дә бик саваплы.

Гашура көне - бик күп дини-тарихи вакыйгаларга бай. Беренчесе аларның - атабыз Адәм галәйһисәләмнең тәүбә итүе һәм тәүбәсенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителүе. Бу көнгә башка пәйгамбәрләребезнең тормышында булып үткән бик мөһим, гыйбратле вакыйгалар туры килә. Бу вакыйгалар арасында Нух пәйгамбәрнең (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) көймәсе белән чиксез су киңлекләреннән коры җиргә чыгуын һәм бөек су басудан исән-имин котылуын искә алырга мөмкин. Ибраһим пәйгамбәр (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) туган көн һәм аның кяферләр утыннан исән калган көне дә Гашура көненә туры килә. Бу көн - Юныс пәйгамбәр (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) балык карыныннан котылган көн, Муса белән Харун пәйгамбәрләрнең (аларга Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) үзләренең халкын фиргавен коллыгыннан коткарып диңгез аркылы алып чыккан көн. Шулай ук бу көнне тарихыбызда Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән башка бик күп могҗизалы, истәлекле, гыйбрәтле вакыйгалар булып үткән.

Гашура уразасына ниятне болайрак әйтергә була: "Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Гашура көнендә сөннәт уразасы тотарга", - дип. Ә казага калган уразасы булган кеше, бу көнне шул уразасын каза кыла ала. Ниятне: "Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен казага калган уразамны тотарга", дип ниятли һәм ин шә Аллаһ, шул уразасы белән бурычын гына түләп калмый ә Гашура көне уразасы әҗерен дә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев