Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гашура көнендә ураза тоткан кешенең бер еллык гөнаһлары гафу ителә

2 октябрь көнне мөселманнар яңа һиҗри елга аяк басты. Бу айда нәфел уразалары тоту башка айларга караганда күпкә саваплырак. Мөхәррәм аенда бик олы бер көн - Гашура көне бар. Шуның белән дә әлеге ай истәлекле булып тора. Ул мөхәррәм аеның унынчы көненә туры килә, милади календаре буенча 11 октябрьдә билгеләп...

2 октябрь көнне мөселманнар яңа һиҗри елга аяк басты. Бу айда нәфел уразалары тоту башка айларга караганда күпкә саваплырак. Мөхәррәм аенда бик олы бер көн - Гашура көне бар. Шуның белән дә әлеге ай истәлекле булып тора. Ул мөхәррәм аеның унынчы көненә туры килә, милади календаре буенча 11 октябрьдә билгеләп үтеләчәк. Гашура көнендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) нәфел уразасын тотарга кушкан. Ураза тоткан кешенең бер еллык гөнаһлары гафу ителә. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәр һәм аның халкын фиргавеннән коткара. Муса Пәйгамбәр Аллаһка шөкер итеп, ураза тота. Шуны истә тотып, Мөхәммәд Пәйгамбәр дә ураза тоткан, Аллаһы Тәгаләдән элекке елның гөнаһларын гафу итүен сораган. Вафаты алдыннан ул, киләсе елга исән булсам, мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә дә ураза тотар идем, дигән. Дин галимнәре, шул рәвешле, мөхәррәмнең тугызынчы һәм унынчы көнендә ураза тоту хуплана, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев