Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газета укы һәм бүләк ал

2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "Татмедиа" җәмгыяте "Подписка өчен ipad!" приз уйнату акциясе игълан иткән иде. Анда 100дән артык кеше катнашты. Алар газета-журналларга башкалардан иртәрәк һәм күбрәк язылганнар. Шәһәрдәшебез, танылган журналист Наилә Вилданова да әнә шундыйлардан. Төп приз иясе булмаса да, ул иң күп газета-журнал яздыручылар исемлегенә...

2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "Татмедиа" җәмгыяте "Подписка өчен ipad!" приз уйнату акциясе игълан иткән иде. Анда 100дән артык кеше катнашты. Алар газета-журналларга башкалардан иртәрәк һәм күбрәк язылганнар.

Шәһәрдәшебез, танылган журналист Наилә Вилданова да әнә шундыйлардан. Төп приз иясе булмаса да, ул иң күп газета-журнал яздыручылар исемлегенә кереп, бүләккә лаек булды. Аны Наилә ханымга "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте исеменнән "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире Рахман Шәфигуллин тапшырды (рәсемдә).

- Мин ел да 7-8 төрле газета-журнал алдырам. "Сөембикә", "Мәйдан", "Казан утлары", "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре"н кызыксынып күзәтеп барам, аларда басылганнарны эшемдә дә еш кулланам. Әлбәттә инде, шәһәребезнең төп милли басмасы "Шәһри Чаллы"ны да энәсеннән җебенә кадәр укып торам. Электрон матбугат көннән-көн киңрәк тамыр җәйсә дә, мин газеталарны өйгә яздырту яклы. Аларны рәхәтләнеп кулга тотып укудан тәм табам", - ди Наилә ханым. Гомумән, шәһәрдәшебез өчен һәр басма искитмәле зур байлык, мәгълүмат чыганагы булып тора.

- Нәкъ менә шундый милли җанлы газета укучыларыбыз булганда гына татар матбугатының киләчәге өметле. Андыйлар саны тагы да артсын иде. Меңнәрчә тираж белән бастырылучы реклама газеталары халыкта зәвык та, милли аң да тәрбияли алмый. Бу хакта һәркем уйланырга тиеш" - диде Рахман Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев