Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Газетабызның баш мөхәррире Илсур Флүс улы Тимеров 30 апрель көнне "Күңел" радиосында тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде

"Шәһри Чаллы" гомумшәһәр газетасы баш мөхәррире Илсур Флүс улы Тимеров 30 апрель көнне "Күңел" радиосында көндезге 14.15 сәгатьтә турыдан-туры эфирда тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

Эфир вакытында сорауларын, теләк-тәкъдимнәрен 54-89-21 телефоны аша ирештергән тыңлаучылар исемлеге: Актанышта туып үскән, Чаллыда яшәүче Гүзәл ханым, 80 яшен тутыручы ветеран Мәгъсүмҗан абый, Чаллының Яры өчен борчылып торучы Фәрит әфәнде, Гөлсинә ханым, Наилә ханым һәм Розалия ханым... Аларга эшебезне югары бәяләп фикер әйтүләре, тәкъдимнәрен җиткергәннәре өчен ихластан рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге сорауларга җаваплар Радио көненә багышланган язмабызда 6 май санындагы газетабызда басыла. Карталар "Күңел" радиосына тапшырылды, алардан килеп ала аласыз. Әңгәмәне Гөлия Хәйдарова алып барды (фотода).
Яңа фикерләрегез туса автоответчикка яздырып куя аласыз, телефоныбыз 57-01-25. Кайнар элемтә телефоны тәүлек әйләнәсе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев