Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газга күчсәң – субсидия түлиләр

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга, әлеге хезмәтне компенсацияләү максатында, субсидия түләнә башлады. Ләкин әлеге карар кайбер таләп-чикләүләрне эченә алган. Бу хакта тулырак алдагы язмада. Әйтик, субсидия транспорт чарасын бары 2016 елның 1 мартыннан газ ягулыгына күчергәннәргә генә каралган. Тагын бер үзенчәлек:...

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга, әлеге хезмәтне компенсацияләү максатында, субсидия түләнә башлады. Ләкин әлеге карар кайбер таләп-чикләүләрне эченә алган. Бу хакта тулырак алдагы язмада.

Әйтик, субсидия транспорт чарасын бары 2016 елның 1 мартыннан газ ягулыгына күчергәннәргә генә каралган. Тагын бер үзенчәлек: "Газпром" компаниясенең пилот проектында Татарстан җирлегендә яшәүче 1500 автомобиль йөртүче генә катнаша ала.

Субсидия 2013-2023 елларга исәпләнгән "Татарстан газмотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелә. Чыгымнар машинаның төренә карап компенсацияләнә. Әйтик, 3,5 тоннага кадәр, 9 урынлы автомобиле булганнарга - 30, зур автобусларга 20 процент субсидия каралган. Шулай да кайтарылган акча суммасы җиңел автомобильләр өчен - 27 меңнән, "Газель" тибындагы җиңел йөк машиналарына - 40 меңнән, йөк тарту куәте 3,5 тоннадан 12 тоннага кадәр булган автомобильләр өчен 74 меңнән артмаячак. Субсидия акчасын алу өчен, "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге"нә гариза язарга һәм шунда ук тиешле документларны да тапшырырга кирәк.

Кагыйдә буларак, табигатьтәге газның ике төре (пропан һәм метан) генә машинага урнаштырыла. Бүген җиңел автомобильләрне газ ягулыгына күчерү, маркасына бәйле рәвештә, 20-40 меңгә төшә. Ләкин ул үзен ике елда аклый, дип ассызыклый белгечләр. Чөнки газ ягулыгын куллану бензинга караганда 30 процентка арзанрак.

Безнең шәһәрдә дә, әлеге ягулыкның өстенлекләрен өйрәнеп, машиналарын газга көйләргә теләүчеләр көннән-көн арта. Ләкин күпләп газ ягулыгына күчкән очракта, кайбер кыенлыклар да килеп чыгарга мөмкин, дип искәртә белгечләр. Беренчесе - Татарстанда, шул исәптән, Чаллыда газ белән йөри торган машиналарга хезмәт күрсәтә торган оешмалар бармак белән генә санарлык. Шул сәбәпле, газ җайланмасы куйдыру вакыты сузылырга мөмкин. Хөкүмәт дәрәҗәсендә шундый мөһим карар кабул ителгән икән, аның тормышка ашуын тәэмин итә торган барлык мәсьәләләр дә тиз арада хәл ителергә тиештер. Әлеге проект ахыргача эшләнеп җитмәү аркасында, бүген Татарстанда нибары 9,6 мең транспорт чарасы газ ягулыгына көйләнгән. Өстенлекләренә килгәндә, автомобиль йөртү стажы 40 елдан арткан Ришат Зәйнуллин фикеренчә, алар шактый.

- Иң чиста һәм очсыз ягулык булу өстенә, газ әле куркынычсыз да. Әйтик, бензин багының калынлыгы бер миллиметр булса, газныкы - дүрт миллиметр. Төп таләп: һәр биш ел саен баллонның төзеклеген тикшертеп торырга кирәк. Саксызлык күрсәтсәң, бензинның куркынычы газныкыннан ким түгел. Чиста диюемә дә дәлилем җитәрлек. Элекке елларда ничә тапкыр "кушылган" бензин салдырып, барган җиремнән туктап калганым булды. Пычрак бензин моторны эштән чыгара бит. Ә газга куша алмыйлар, чөнки "химиясе" катлаулы. Инде өченче буын машинамны газга күчерәм. Беренчесенә моннан 15 ел элек кулдан ясалган җайланма куйдырган идем. Ул вакытта бөтен шәһәргә 10лап кына кеше идек газда йөрүче. Тора-бара, очсызлыгына (бер куб. метр газ бәясе - 11,5 сум) кызыгып, бөтен дуслар, туганнар күчеп бетте. Инде улым Ринат та 5 еллап газда йөри, бик канәгать, - ди ул елмаеп.

Хөкүмәт тарафыннан бу мөһим адым, беренче чиратта, һаваның экологик чисталыгын саклау, үсеп килүче яшь буынның киләчәген кайгырту максатында ясалды.

Яшерен-батырын түгел, автомобильләр кеше саныннан да тизрәк артып торган заманда яшибез. Көне-төне алар агулаган һаваны сулыйбыз. Балаларыбыз, оныкларыбыз шул мохиттә үсә. Бүген һәр йорт алдында - үтеп йөрмәслек "бөке", хәтта тротуарларга кадәр "менеп" кунаклады эреле-ваклы машиналар. Әйләнә-тирә мохитне бензин калдыкларыннан арындыру мөмкинлеге тәкъдим ителә, өстәвенә, чыгымнар да өлешчә каплана икән, бәлки барлык автомобильчеләргә дә тәвәккәлләргәдер. Ә субсидия алу мөмкинлеге чикле булуын (1500 кеше) исәпкә алсак, документлар туплап, машинага экспертиза үткәрүне тизләтү зыян итмәс. Тагын бер стимул: "Газпром" газ ягулыгына күчкәннәргә 1500 куб. метр газ салу хокукы бирүче карта бүләк итә. Газ җайланмасы урнаштыру станцияләре Җиңүнең 40 еллыгы, 70 йорт ("Газмашкомплект" ҖЧҖ), Иске Сарман урамы, 18, 26 йортларында ("МетанАвто", "РариТЭК" ҖЧҖ) урнашкан.

Әлеге проектның мөһимлеген шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә хуплады. Чаллыдагы муниципаль транспорт тулысынча газ ягулыгына күчереләчәк. Бу җәмәгать пассажир транспортына да, торак-коммуналь хуҗалыгы техникасына да кагыла, дип ассызыклап әйтте шәһәр хакиме.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев