Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Газга көйләнгән техникага югары бәя

"Газпром" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Алексей Миллер һәм Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко IV халыкара газ форумында КАМАЗда җитештерелгән техникага югары бәя бирделәр. Санкт-Петербургта узган әлеге күргәзмәгә автогигант газ ягулыгы белән эшли торган автомобильләр тәкъдим иткән иде. "ЭКСПОФОРУМ" конгресс-күргәзмә үзәгенә килүчеләр коммуналь хуҗалык өчен уңайлы булган күпфункцияле йөк машинасы һәм түбән идәнле...

"Газпром" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Алексей Миллер һәм Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко IV халыкара газ форумында КАМАЗда җитештерелгән техникага югары бәя бирделәр. Санкт-Петербургта узган әлеге күргәзмәгә автогигант газ ягулыгы белән эшли торган автомобильләр тәкъдим иткән иде.

"ЭКСПОФОРУМ" конгресс-күргәзмә үзәгенә килүчеләр коммуналь хуҗалык өчен уңайлы булган күпфункцияле йөк машинасы һәм түбән идәнле НЕФАЗ 52994-40-51 автобусы белән таныштылар. НЕФАЗ автобусына "Евро-5" экологик класслы "Mercedes-Benz M" двигателе куелган. Аңа 105 кеше сыя, утыру урыннары 25. База комплектациясе книлинг системасы белән җиһазландырылган. Пассажирларны утыртканда һәм төшергәндә кузов үзеннән-үзе "иелә", автобусларның тукталышта тору вакытын киметә. Пассажирларга уңайлы, экологик яктан зарарсыз автобусларны киләчәктә эре шәһәрләр урамнарында күрергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев