Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөбәдия татарның иң затлы ризыгы

Яңа ел бәйрәмнәре үтеп ризык тулы өстәлләр бушап калды.Тәмле ашка күнеккән ашказаны ниндидер ят, тәмле тәгам эзли. Гөбәдия пешереп ашагыз, ул гомер-гомергә татарның иң затлы ризыгы санала. Гөбәдия өчен камыр ясау: * майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак, * 6 йомырка, * 1 аш кашыгы тоз, * 3 уч шикәр...

Яңа ел бәйрәмнәре үтеп ризык тулы өстәлләр бушап калды.Тәмле ашка күнеккән ашказаны ниндидер ят, тәмле тәгам эзли. Гөбәдия пешереп ашагыз, ул гомер-гомергә татарның иң затлы ризыгы санала. Гөбәдия өчен камыр ясау: * майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак, * 6 йомырка, * 1 аш кашыгы тоз, * 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе), * 80 г чүпрә (коры чүпрә ярамый, камырны начар кабарта икән), * 200 г акмай, * 50-60 г үсемлек мае. 1 литр сыеклыкка 2 кг исәбеннән он алына. Онны салганчы, сыеклыкны чак кына җылытып алырга кирәк. Май камырны басып бетерер алдыннан гына салына. «Аркадан тир бәреп чыкмый торып, камыр әзер булмый», - ди Гөлсинә ханым. Басканнан соң камырның бераз кабарганын көтәргә кирәк. Бу кад?р камырдан өч таба гөбәдия чыга. Эчлеген ясау: (бер таба гөбәдиягә) 1 стакан тулыр-тулмас дөге, 5 йомырка (кабыгы әрчелгән йомырканы тозга манып алып, эре угычтан уалар), 1 стакан йөзем җимеше, 300 г корт, 350 г акмай. Эчлек катлы-катлы итеп салына. Акмайны йөзем өстенө түшәп чыгалар. Гөбәдиянең аскы ягына - 500 г, өске ягына 200 г камыр кирәк. Сөембикә.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев