Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Болытларга кадәр менәбез

    Шәһәрнең иске өлешендә күзәтү тәгәрмәче бар иде, әммә ул озак еллар файдалангач искерде, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми башлады. Яңа күзәтү тәгәрмәченең биеклеге 40 метр, ачык һәм ябык уңайлы кабиналарыннан ГЭС бистәсенең бөтен матурлыгы күренә. Аны эшләтеп җибәргәнче 100 сәгатъ буе 10 тонна йөк белән сынап карадылар. Моның өчен кабиналарга 50...

    Шәһәрнең иске өлешендә күзәтү тәгәрмәче бар иде, әммә ул озак еллар файдалангач искерде, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми башлады. Яңа күзәтү тәгәрмәченең биеклеге 40 метр, ачык һәм ябык уңайлы кабиналарыннан ГЭС бистәсенең бөтен матурлыгы күренә. Аны эшләтеп җибәргәнче 100 сәгатъ буе 10 тонна йөк белән сынап карадылар. Моның өчен кабиналарга 50 килолы 200 капчык ком төяделәр. Сынау уңышлы үтте. Шунысы үзенчәлекле, тәгәрмәч ачык, төсле утлар белән бизәлгән. Ул кичен балкып сихри бер әкияти манзарага әйләнә.

    Яңа аттракционны ачу бәйрәмендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин катнашты. Ул барлык чаллылыларны шушы вакыйга белән котлады һәм символик ачкычны ял һәм мәдәният паркы директоры Рәсим Мөхәмәтҗановка тапшырды.

    Күзәтү тәгәрмәче эшли башлауга бигрәк тә балалар сөенде. Әти-әниләре белән ак болытларга кадәр менеп төшү аларга әйтеп бетергесез кичерешләр бүләк итә.

    Волгоград заводларында ике ай дәвамында ясалган бу аттракцион шәһәрдәшләребез яратып йөри торган урынга әверелер, дип ышанасы килә. Ә иске күзәтү тәгәрмәчен көз көне сүтеп металлоломга тапшырырга уйлыйлар.

    Мирһади Разов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: