Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГЭСта пляж түләүле булмый

1 июньдә Чаллыда су коену сезоны ачыла. Әмма әлегә кадәр күпме рәсми пляж эшләячәге билгеле түгел. Бу темага багышланган киңәшмәдә ГИМСның Чаллы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов әйтүенчә, бүгенгә өч ял зонасын кабул итәргә була. Мәйдан янындагы, "Урман әкияте" ял базасы һәм "Радуга" сәламәтлек комплексындагы пляжлар чүп-чардан чистартыла, коткару постлары белән...

1 июньдә Чаллыда су коену сезоны ачыла. Әмма әлегә кадәр күпме рәсми пляж эшләячәге билгеле түгел. Бу темага багышланган киңәшмәдә ГИМСның Чаллы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов әйтүенчә, бүгенгә өч ял зонасын кабул итәргә була. Мәйдан янындагы, "Урман әкияте" ял базасы һәм "Радуга" сәламәтлек комплексындагы пляжлар чүп-чардан чистартыла, коткару постлары белән җиһазлана.

Узган елда Чаллыда 3 кеше, шул исәптән бер бала батып үлде. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте хезмәткәрләре әйтүенчә, алар барысы да законсыз пляжларда һәлак булган.

"Мәләкәс елгасының Чулманга койган урыны, Мәләкәс буе, "Навигатор" яхт-клубы, 48 нче бистә, "Маяк" көймә станциясе янындагы урыннарда су коенырга ярамый. Шуңа да карамастан без бу урыннарны чәнечкеле тимерчыбык белән урата алмыйбыз. Без телибезме, юкмы кешеләр бу урыннарда барыбер коеналар. Әлеге пляжларны законлаштырырга кирәктер, бәлки", - ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин.

Белгечләр фикеренчә мондый тәкъдимнәр булган, ләкин аларны тормышка ашырырга төрле сәбәпләр комачаулый. Әйтик, "Навигатор" яхт-клубы янында балалар парус спорты белән шөгыльләнә, шунда ук "Тулпар" ат мәктәбе атлары коена. Суның сыйфаты да нормаларга туры килми.

"Әмма Үзәк урам янындагы пляжны җиренә җиткерергә кирәк. Мондагы су төбен чистартырга, чүп савытлары куярга һәм коткаручылар хезмәтенә әлләни күп чыгымнар кирәкми", - ди Ринат Абдуллин.

6нчы эзләү-коткару отряды башлыгы Хәмит Садыйков пляжларны Түбән Камадагы кебек түләүле итү тәкъдиме белән чыкты. "Анда түләүсез пляжга беркем дә йөрми. Кешеләр чиста, куркынычсыз булган, комы һәр көнне алыштырыла торган, кафелы урыннарга сайлый", - диде ул.

- Сезнең тәкъдим кызыклы, ләкин Чаллыда пляжлар түләүле була алмый. ГЭСта бу кешеләр коенырга йөри торган бердәнбер урын, - диде беренче урынбасар.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев