Гимнны яхшылап ятла!
Федерация Советының берничә әгъзасы Дәүләт Думасына Русия гимнына кагылышлы закон проекты керткән. Әгәр ул кабул ителә калса, дәүләт гимнын дөрес җырламаган кешене бер елга төрмәгә ябып куярга мөмкиннәр. Документ авторлары аңлатуынча, дөрес җырламау дигәндә, халык алдында җырлаганда гимнның көен яки текстын бозу, шулай ук матбугат чараларында һәм интернетта аның сүзләрен...
Федерация Советы әгъзаларына мондый инициатива белән чыгарга быел яз Севастопольдәге бер съезд вакытындагы хәл сәбәпче булган. Анда Русия гимны яңгыраганда залдагы зур экранда текст тупас хаталар белән чыккан. Әлеге закон проекты Русия Югары суды белән алдан килештерелгән икән. Юристлар, әгәр бу яңа закон кабул ителә калса, эшләр адәм мәсхәрәсенә барып җитмәгәе, ягъни дус-ишләрең белән өстәл артында утырганда гимнны кызык ясау өчен генә үзгәртеп җырлаган өчен утыртып куймагайлары дип шикләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев