Шəhри Чаллы

Гөлнара Тимерҗанова: “Улымның уенда акча туздыру гына”

Улым Иделгә тиздән 18 яшь тула. Көллияттә программистлыкка укып йөри. Әмма уку теләге юк. Белмим инде, бүгенге баланың бернинди дә омтылышы юк. Заманында Англиягә укырга җибәрергә мөмкинлек бар иде, әмма үзе теләмәде. Уенда бары тик кызлар һәм акча туздыру гына. Мөгаен, тиздән армиягә китәр ул. Җәлләмим, җибәрәм, бераз тормышның нәрсә...

Югыйсә, бассейнга йөрде, бокс ярышларында призлы урыннар алды, музыка мәктәбенең баян классын бары тик яхшы билгеләргә тәмамлады. Белмим инде, үзем Казанда үсмәдем, кем әйтмешли, авылдан килеп, үз тырышлыгым белән кеше булдым...Хәзерге үсмерләрне бөтенләй аңламассың...

Бүген урамда ике әбинең сөйләшүен ишеттем: "Нәрсә эшләргә инде улым белән? Нинди хатын ди аңа? Үз тамагын үзе туйдыра алмый. Киенергә кирәк дип, пенсиямнең 3 меңен сорап алды", - ди берсе. Шундук: "Йә, Ходаем, андый көннәргә калдырма," - дип, белгән догамны укыдым.

Кызымның исеме - Айзифа. Менә ул Иделнең капма-каршысы! Үзе җитез, үзе акыллы, үзе аралашучан! Көзен балалар бакчасына бирергә иде. Әлбәттә, Ходай бирсә, тагын бер-ике бәби алып кайтырга теләк бар. Балалар күп булырга тиеш, шулчакта алар дөрес тәрбияләнә һәм эгоист булмыйлар. Кызларга киңәшем: куркып тормагыз, рәттән 2-3 бәби табыгыз. Үсәләр алар, борчыласы түгел.

http://akcharlak.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: