Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлназга – машина

Таланты шәһәрдәшебез, композитор һәм җырчы Гөлназ Закированың Сара Садыйкова исемендәге концерт залында тәүге концерты үтте. Яшь булуына карамастан төрле бәйгеләрдә призлы урыннар һәм Гран-при белән бүләкләнгән Гөлназның бу концертын, аның иҗатына гашыйк тамашачылар күптән көтте. Моңа кадәр республика һәм шәһәр чараларында чыгыш ясап, зәвыклы киенүе музыкаль әсәрне профессиональ дәрәҗәдә, тере...

Таланты шәһәрдәшебез, композитор һәм җырчы Гөлназ Закированың Сара Садыйкова исемендәге концерт залында тәүге концерты үтте. Яшь булуына карамастан төрле бәйгеләрдә призлы урыннар һәм Гран-при белән бүләкләнгән Гөлназның бу концертын, аның иҗатына гашыйк тамашачылар күптән көтте.

Моңа кадәр республика һәм шәһәр чараларында чыгыш ясап, зәвыклы киенүе музыкаль әсәрне профессиональ дәрәҗәдә, тере тавышка башкарганы өчен аны күпләр үз итәргә өлгерде инде. Фонограммага башкарылган бер төрле җырлардан, зәвыксыз юмордан туйган тамашачылар оттырмады. Гөлназ Закирова иҗатташ дуслары скрипкачы Динә Закирова, Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара җыр бәйгеләренең Гран-при иясе Руслан Сәйфетдинов, виртуоз баянчы Айнур Моратов, композитор Илгиз Закиров, җырчы Ринас Әхмәтов белән берлектә бик матур, эчтәлекле кичә бүләк итте. Концертта Гөлназ үзе иҗат иткән җырларны да, татар халык җырларын да бердәй осталык белән башкарып, тамашчыларның мәхәббәтенә лаек булды.

Концерт сюрпризларга да бай булды. Тамашачылар Гөлназның яшь тә сигез ай вакытында башкарган "Туган тел" җырын тыңладылар, аның 4 яшендә 25 сум хезмәт хакын алуын белделәр. Әтисе аны ни сәбәпле хирург Чехоянга алып баргандыр, әмма кыз татарча җырлап күренекле табибның хөрмәтен яулаган.

Гөлназ туй күлмәген киеп, "Туй күлмәге" җырын башкарды. Моның сере белән уртаклашып, "Ирем миңа бала табып, дүрт елда буй-сының үзгәрмәсә, машина бүләк итәргә вәгъдә бирде", - диде... Җыр тәмамлангач, Ленар хатынына машина ачкычы бүләк итте.

Чаллы тамашачысы Чаллы кызы, Г.Камал исемендәге академия театры музыканты Динә Закированың, профессиональ җырчы, Уфа егете Руслан Сәйфетдиновның, "Болгар" бию театры биючеләренең, баянчы Айнур Моратовның, музыкант Илгиз Закировның чыгышын да җылы кабул итте.

Кыскасы, Гөлназ Закированың тәүге концерты уңышлы узды. Киләчәктә дә, талантлы шәһәрдәшебез сайлаган юлыннан тайпылмыйча, кыйбласына тугры калып халкыбызга хезмәт итсен иде.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев