Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзадә Руденко: Хезмәтебезне халык югары бәяли

30 ав­густ­та Ала­бу­га дәү­ләт та­ри­хи-ар­хи­тек­ту­ра му­зей ты­ю­лы­гы ге­не­раль ди­рек­то­ры, Рос­си­я­нең һәм Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә Рос­си­я­нең Дәү­ләт пре­ми­я­се лау­ре­а­ты Гөл­за­да Ру­ден­ко үзе­нең чи­рат­та­гы юби­ле­ен бил­ге­ләп үтә. Та­тар­стан­ның Ар­ча ра­йо­ны Үр­нәк бис­тә­сен­дә ту­ып, Ала­бу­га дәү­ләт пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ты­ның фи­зи­ка-ма­те­ма­ти­ка фа­куль­те­тын тә­мам­лап, зур тор­мыш­ка аяк бас­кан кыз үзе­нең ки­лә­чәк яз­мы­шын Чал­лы...

Юби­лее ал­дын­нан без аның бе­лән оч­ра­шып, әң­гә­мә кор­дык.

- Гөл­за­дә ха­ным, Сез күп­ләр­гә үр­нәк тор­мыш юлы үт­кән шә­хес. Чал­лы мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре сез­не хөр­мәт бе­лән ис­кә ала. Сез хә­зер дә шә­һә­ре­без бе­лән элем­тә­дә яши­сез. Ала­бу­га дәү­ләт та­ри­хи-ар­хи­тек­ту­ра му­зей ты­ю­лык­ның үт­кә­не һәм бү­ген­ге­се­нә сә­я­хәт кы­лыр ал­дын­нан, Чал­лы­да­гы эш­чән­ле­ге­гез ту­рын­да да бе­раз сөй­лә­шеп алыйк әле.

- Мин Чал­лы­да баш­та ком­со­мол һәм пар­тия эш­лә­рен­дә, ан­на­ры "Эв­ри­ка" мә­дә­ни­ят үзә­ген­дә, мә­дә­ни­ят ида­рә­сен­дә җи­тәк­че ва­зи­фа­ла­рын баш­кар­дым. Хез­мәт­тәш­лә­рем бе­лән бер­гә бик күп ма­тур, тәр­би­я­ви ча­ра­лар уз­дыр­дык. Ха­тын-кыз­лар ас­со­ци­а­ци­я­се бе­лән бер­лек­тә "Са­бан туе гү­зә­ле" бәй­ге­сен үт­кәр­дек. Ул хә­зер дә оеш­ты­ры­ла. Без­дә бе­рен­че­ләр­дән бу­лып мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре кө­не бил­ге­ләп үтел­де. Ал­ла­га шө­кер, баш­ка­рыл­ган эш­ләр күп, алар­ны шә­һәр­дәш­лә­ре­без хә­тер­ли­дер. Бү­ген­ге көн­дә мин Чал­лы һәм Ка­ма аръ­я­гы­ның эш­лек­ле ха­тын-кыз­ла­ры бер­ле­ген җи­тәк­лим. Без хәй­рия ча­ра­ла­ры­на күб­рәк игъ­ти­бар би­рә­без, чөн­ки ти­рә ягы­быз­да яр­дәм­гә мох­таҗ­лар бик күп.

Кол­лек­ти­вы­быз­ның, шә­һәр һәм рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­лә­ре бе­лән бер­дәм эше нә­ти­җә­сен­дә, ал­ла­га шө­кер, Ала­бу­га дәү­ләт та­ри­хи-ар­хи­тек­ту­ра му­зей ты­ю­лы­гы соң­гы ел­лар­да та­ны­мас­лык итеп үз­гәр­де. Ала­бу­га­га ку­нак­ка ки­лү­че­ләр, экс­перт­лар, әдә­би­ят-сән­гать әһел­лә­ре аны шә­һәр­не фор­ма­лаш­ты­ру­чы пред­при­я­тие дип ки­тә­ләр. Мин бу фи­кер бе­лән ки­ле­шер­гә ки­рәк дип уй­лыйм, чөн­ки би­на-һәй­кәл­ләр ур­наш­кан мәй­дан 490 гек­тар җир­не би­ли. Му­зей ин­фрас­т­рук­ту­ра­сы без­нең шә­һәр­не ачык һа­ва­да­гы му­зей дип атар­га ни­гез бу­лып то­ра.

- Му­зей-ты­ю­лык нин­ди юнә­леш­ләр­дә ак­тив эш­ли?

- Без эш­чән­ле­ге­без­не 5 төп юнә­леш бу­ен­ча алып ба­ра­быз. Бе­рен­че­дән, дәү­ләт ка­ра­ма­гын­да­гы 195 би­на-һәй­кәл­не сак­лау, рес­тав­ра­ци­я­ләү һәм алар­ның исә­бен алып ба­ру. Икен­че юнә­леш - му­зей ин­фрас­т­рук­ту­ра­сын ки­ңәй­тү. Өчен­че­дән, ту­ризм­ны үс­те­рү. Ра­йон баш­лы­гы бу эш­не йөк­лә­гәч, без бик те­ләп ри­за­лаш­тык. Без­нең му­зей­га ту­ро­пе­ра­тор ва­зи­фа­сы да йөк­лән­де. Без - Рос­си­я­дә ту­ро­пе­ра­тор­лар ас­со­ци­а­ци­я­се­нә кер­гән бер­дән­бер му­зей. Рос­си­я­дә­ге бар­лык ту­рис­тик күр­гәз­мә­ләр­дә кат­на­ша­быз. Мон­нан тыш, Бер­лин­га, Лон­дон­га, Ис­там­бул­га һәм баш­ка ил­ләр­гә бар­дык. 2012 ел­да Төр­ки­я­дә Ин­тер­му­зей фес­ти­ва­лен­дә Гран-при яу­ла­дык.

Шиш­кин, Цве­та­е­ва, Ду­ро­ва, Бех­те­рев шә­хес­лә­ре, XIX га­сыр­да­гы өяз шә­һә­ре ту­рист­лар­да һәр­ва­кыт кы­зык­сы­ну уя­та. Без­дә Рос­сия му­зей­ла­рын­да бе­рен­че­ләр­дән бу­лып, Б.Ель­цин исе­мен­дә­ге Пре­зи­дент ки­тап­ха­нә­се­нең элек­трон уку за­лы эш­ли баш­ла­ды. Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гы­на элек­трон "Хә­тер ки­та­бы" да ак­ту­аль­ле­ген югалт­мый. Ан­да һәр ке­ше­нең үз ту­га­ны ту­рын­да мәгъ­лү­мат алу мөм­кин­ле­ге бар. Кыс­ка­сы, ту­ризм юнә­ле­шен­дә­ге нә­ти­җә­лә­ре­без сө­ен­де­рер­лек. 2009 ел­ның 9 аен­да 113 мең ту­рист ка­бул ит­тек, 2015 ел­да бу сан 277 мең­гә җит­те. Бу ел­ның бү­ген­гә кө­не­нә 191 мең ке­ше без­дә бул­ды ин­де. Ту­рист­лар са­ны­ның ел­дан ел ар­ту­ы­на бө­тен­рос­сия Спасс яр­мин­кә­сен үт­кә­рү дә йо­гын­ты яса­мый кал­мый. Шу­лай ук ту­рист­лык- мәгъ­лү­ма­ти үзәк­нең дә фай­да­сы зур. Без ке­ше­нең мөм­кин­ле­ген­нән чы­гып, аңа үзе­без­нең хез­мә­те­без­не тәкъ­дим итә­без. "Му­зей һәм мәк­тәп" му­зей-бе­лем би­рү прог­рам­ма­сы да җит­ди юнә­леш. Бу юнә­леш­тә­ге эш­чән­лек­нең уңай нә­ти­җә­лә­рен кү­рә­без: му­зей дә­рес­лә­ре­нә ай са­ен күп­ләп уку­чы ки­лә. Алар - та­ри­хи ми­ра­сы­быз­ны ка­бул итәр­гә әзер­лек­ле, та­рих­ны, мә­дә­ни­ят­не яра­та тор­ган ма­лай­лар һәм кыз­лар. Без шу­лай ук нәш­ри­ят эш­чән­ле­ге дә алып ба­ра­быз. Ин­де 60тан ар­тык ки­тап чы­га­ру­га иреш­тек.

- Мон­нан тыш, сез төр­ле бәй­ге­ләр, кон­фе­рен­ци­я­ләр дә үт­кә­рә­сез...

- Без­дә уза тор­ган бө­тен­рос­сия сим­по­зиум­на­ры­на иле­без­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән рәс­сам­нар ки­лә. Алар үз хез­мәт­лә­рен без­нең фонд­та кал­ды­ра­лар. Без­дә­ге "Мин Шиш­кин ке­бек ясыйм" рес­пуб­ли­ка бәй­ге­се фе­де­раль дә­рә­җә­гә чык­ты. Әй­тик, Пуш­кин му­зей-ты­ю­лы­гы бе­лән бер­лек­тә оеш­ты­рыл­ган бәй­ге­дә 4 Ала­бу­га уку­чы­сы җиң­де. Ике ел­га бер мәр­тә­бә без Ала­бу­га пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ты бе­лән бер­лек­тә ха­лы­ка­ра Цве­та­е­ва уку­ла­ры үт­кә­рә­без. Ала­бу­га­га кү­ре­нек­ле як­таш­ла­ры­быз­ның ва­рис­ла­ры ки­лә, алар би­ре­дә ту­ган­на­ры һәм ха­лык бе­лән оч­ра­ша. Алар бик дул­кын­лан­дыр­гыч төс­тә уза.

- Та­ри­хи һәм мә­дә­ни һәй­кәл­ләр­не рес­тав­ра­ци­я­ләү бу­ен­ча ни­ләр эш­лә­нә?

- Без би­на-һәй­кәл­лә­ре­без­нең то­ры­шы бу­ен­ча да­и­ми мо­ни­то­ринг алып ба­ра­быз, биш ел­га бер тап­кыр те­ге яки бу би­на­ның, һәй­кәл­нең тех­ник то­ры­шын өй­рә­нә­без. Бү­ген­ге көн­дә һәр би­на­ны сак­лау бу­ен­ча йөк­лә­мә­ләр бар. Ан­да ми­лек ху­җа­сы­ның бу­рыч­ла­ры языл­ган. Му­зей-ты­ю­лык баш­лан­гы­чы бе­лән, Ала­бу­га­да (Рос­си­я­дә бер­дән­бер!) ис­ке шә­һәр ус­та­вы әзер­лән­де һәм ка­бул ител­де. Ус­тав без­гә би­на ху­җа­ла­ры­на, сак­ла­на тор­ган тер­ри­то­ри­я­ләр­дә яшәү­че­ләр­гә та­ләп­ләр ку­яр­га мөм­кин­лек би­рә. Әле­ге до­ку­мент ни­ге­зен­дә без мә­дә­ни ми­рас объ­ект­ла­ры­на ка­гы­лыш­лы ка­нун­нар­ны бо­зу­чы­лар­га ка­ра­та ча­ра­лар кү­рә­без. Шу­ңа кү­рә шә­һәр­нең та­ри­хи үзә­ге ту­рист­лар­ны шак­кат­ты­ра, алар үз­лә­рен кеч­ке­нә Ев­ро­па­да­гы ке­бек хис итә­ләр.

- Сез фән­ни эш­чән­лек бе­лән дә шө­гыль­лә­нә­сез бит әле...

- Әйе, "XIX га­сыр­дан баш­лап Ала­бу­га ра­йо­ны авыл­ла­ры һәм то­рак пун­ктла­ры" ди­гән ки­тап чык­ты. Ала­бу­га та­ри­хын­да эз кал­дыр­ган шә­хес­ләр ту­рын­да ма­те­ри­ал­лар күп. Әй­тик, без­нең шә­һәр­дә ар­тист­ка Ма­ри­на Ла­ды­ни­на, Ле­ни­ны баль­зам­ла­ган га­лим Бо­рис Збарс­кий, язу­чы Бо­рис Пас­тер­нак бул­ган. Би­ре­дә уд­мурт те­лен­дә бе­рен­че га­зе­та­лар һәм ки­тап­лар нә­шер ител­гән. "Ала­бу­га ле­ген­да­лар өл­кә­се...", "Се­вас­то­поль дәф­тәр­лә­ре", "Кыз­лар су­гыш­ка ба­ра", дип исем­лән­гән ки­тап­лар, төр­ле бро­шю­ра­лар, бук­лет­лар, кон­фе­рен­ция һәм сим­по­зиум­нар эше бу­ен­ча ма­те­ри­ал­лар­ны туп­лап ки­тап­лар, да­и­ми рә­веш­тә "Вест­ник му­зе­ев" га­зе­та­сы нә­шер итә­без.

- Соң­гы ел­лар­да ачыл­ган "Пор­то­мой­не" ту­рын­да­гы фи­кер­лә­ре­гез­не дә бе­лә­се ки­лә.

- Бу та­ри­хи объ­ект ди­сәм дә ха­та бул­мас, бе­рен­че­дән, Ала­бу­га­да агач­тан эш­лән­гән су үт­кәр­геч Рос­си­я­дә бе­рен­че. Ул пор­то­мой­не­га то­таш­кан. Без би­ре­гә Ма­ри­на Цве­та­е­ва­ның су­га һәм кер чай­кар­га кил­гә­не­нә ыша­на­быз. Әле­ге объ­ект аша кер юу, чис­та­лык­ның та­ри­хы ту­рын­да сөй­ли­без. Са­бын­ның ни­чек яса­луы... Бу хак­та кы­зык­лы һәм ма­вык­тыр­гыч ма­те­ри­ал­лар бар. Без, му­зей­га ки­лү­че­ләр "Мин мон­да бик күп нәр­сә бел­дем", дип кит­сен­нәр ди­гән прин­цип бу­ен­ча эш­ли­без. Шу­ңа кү­рә ке­ше­ләр­гә кы­зык­лы мәгъ­лү­мат­лар җит­ке­рер­гә ты­ры­ша­быз. Без­нең бу объ­ект ту­рист­лар­ның яра­тып йө­ри тор­ган уры­ны­на әй­лән­де ин­де.

- Яңа ту­рист­лык марш­рут­ла­ры оеш­ты­ры­ла­мы?

- Без­дә 10нан ар­тык марш­рут да­и­ми эш­ли. Му­зей- ты­ю­лык­та­гы бар­лык объ­ект­лар­ны бер ки­лү­дә ге­нә ка­рап бе­те­реп бул­мый, шу­ңа кү­рә ту­рист­лар­ны те­ма­ти­ка бу­ен­ча бү­леп ав­то­бус­лар­да да йөр­тә­без. Ха­лык ара­сын­да Мор­ты авы­лын­да­гы "Ми­рас" аг­ро ту­ры, "Тү­бән Ка­ма" мил­ли пар­кын­да­гы эко­ло­гия сук­ма­гы да бик по­пу­ляр. Ту­рист­лар шу­лай ук "Из­ге чиш­мә"­гә, "Крас­ная гор­ка"­га да те­ләп йө­ри. Мон­нан тыш, ту­рист­ла­ры­быз­ны Чал­лы дель­фи­на­ри­я­се­нә дә экс­кур­си­я­гә алып ба­ра­быз. Әй­тер­гә ки­рәк, Чал­лы хал­кы да Ала­бу­га му­зей-ты­ю­лы­гы­на еш йө­ри. Ка­ни­кул­лар­да мәк­тәп уку­чы­ла­ры да без­гә ки­лә­ләр.

- Сез му­зей-ты­ю­лык җи­тәк­че­сен­нән тыш, бик күп иҗ­ти­ма­гый эш­ләр дә баш­ка­ра­сыз. Ни­чек ба­ры­сы­на да өл­ге­рә­сез?

- Бу ин­де эч­ке ха­ләт­тән, бар нәр­сә­не ва­кы­тын­да җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ру те­лә­ген­нән ки­лә­дер, мө­га­ен. Мин ба­шы­ма кил­гән иде­я­ны тиз­рәк тор­мыш­ка ашы­рыр­га ты­ры­шам. Шө­кер, 14 ел эчен­дә ми­не аң­ла­ган фи­кер­дәш­ләр­дән тор­ган ко­ман­да бар­лык­ка кил­де. Хез­мә­те­без­нең уңай нә­ти­җә­се - чит ил һәм Рос­сия ту­рист­ла­ры­ның эш­чән­ле­ге­без­гә бир­гән юга­ры бә­я­се. Ал­ла­га шө­кер, ми­не өй­дә дә аң­лый­лар. Ирем бе­лән улым һәр­да­им яр­дәм итә­ләр.

- Гөл­за­дә ха­ным, сез ма­тур­лык­ка, мә­дә­ни­ят­кә га­шыйк ке­ше. Шу­ңа да сез­нең эш­тә дә, өй­дә дә, ба­ка­ча­да да тәр­тип. Чит ил­ләр­дә дә күп бул­ды­гыз. Сер бул­ма­са әй­те­гез әле, Сез кай­да ял итәр­гә яра­та­сыз?

- Хә­зер чит ил­ләр­гә ба­ру те­лә­ге дә юк. Соң­гы 10 ел да без үзе­без­нең сә­ла­мәт­ле­ге­без­не ны­гы­ту­га яр­дәм итә тор­ган урын тап­тык. Ул - Кар­ло­во-Ва­ры. Без ирем бе­лән ан­да сә­ла­мәт­ле­ге­без­не ны­гы­тып, ши­фа­лы су­лар эчеп, та­ри­хи урын­нар­га сә­я­хәт кы­лып, рә­хәт­лә­неп ял итеп кай­та­быз. Үзе­без­нең бак­ча­да эш­ләп, ял итәр­гә дә ярат­быз.

- Юби­лей­ны ни­чек үт­кә­рә­сез?

- Якын дус­ла­рым, ту­ган­на­рым бе­лән "Ми­нем хә­тер дул­кы­нын­да" ди­гән ки­чә­дә үзем­нең үт­кән тор­мыш юлым­ны ка­бат күз ал­дын­нан ки­че­рә­сем ки­лә.

- Гөл­за­дә ха­ным, эч­тә­лек­ле әң­гә­мә­гез өчен рәх­мәт. Сез­нең Чал­лы һәм Ала­бу­га шә­һәр­лә­рен­дә­ге фи­да­карь хез­мә­те­гез ту­рын­да бик күп язар­га бу­лыр иде. "Шәһ­ри Чал­лы" ре­дак­ци­я­се кол­лек­ти­вы Сез­не күр­кәм юби­ле­е­гыз бе­лән кот­лый. Сез­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, га­и­лә имин­ле­ге, эше­гез­дә уңыш­лар те­ли­без. Ал­да­гы тор­мыш юлы­гыз­ны да пар ка­нат­лы бу­лып, исән­лек­тә, шат­лык-ку­а­ныч­та үт­кә­рер­гә на­сыйп бул­сын Сез­гә!

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев