Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзадә Руденко – РФ Дәүләт премиясе лауреаты

Нинди хезмәтләре өчен бирелгән?

Шәһәрдәшебез, РФ һәм Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, РФ мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы, Алабуга дәүләт музей-тыюлык генераль директоры Гөлзадә Руденкога (ил буенча 3 кеше) әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен РФ Дәүләт премиясе бирелде. Ул әлеге мәртәбәле бүләккә Россиянең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен лаек булды. Шулай итеп Гөлзадә Рәкыйповна Татарстанда соңгы 16 елдан соң әлегә бүләкне беренчеләрдән булып алды.

Гөлзадә ханым хезмәт юлын 1978 елда ВЛКСМның Чаллы райкомында башлап җибәрде, аннары «Эврика» мәдәният үзәген һәм шәһәр мәдәният идарәсен җитәкләде. 2002 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының генераль директоры итеп билгеләнде. Кайда гына булса да, эшен җиренә җиткереп башкарды. «Аның Алабугада музей-тыюлык ясавы – чын батырлык. 500 гектар җирдә 16 музей-күргәзмә объекты, 184 мәдәни мирас объекты эшли. Бу – Татарстанның иң популяр урыны», – диде РФ Президенты киңәшчесе Владимир Толстой. Сүз уңаеннан, Гөлзадә Рәкыйповна фидакарь хезмәте белән Алабуганы, Татарстанны бөтендөньяга танытты. Бирегә Россиядән генә түгел, Дурова, Шишкин, Цветаеваларның чит илләрдә яшәүче туганнары да ел саен киләләр. Бүгенге көндә Алабуга музей-тыюлыгы – туристларның иң яраткан урыны.

Гөлзадә ханым –  олы йөрәкле, ярдәмчел шәхес. Ул төп эшеннән тыш, бик күп хәйрия чараларында катнаша. Күптән түгел, Украинадан Чаллыга күчәргә мәҗбүр булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм һәм бүләк ясады. Газетабызны иң күп яздыручы коллективка да саллы бүләк тапшырды. Аның мондый игелекле гамәлләре бик күп. Кешеләргә кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Фото: elabuga.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать бәйрәм мәдәният