Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлчәчәк Титова: «Тәвәккәллә дә эшлә!»

Гөлчәчәк Титова – инде шактый еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче ханым. Бизнесы да башкаларныкына бик охшамаган, үзенчәлекле аның. Кызлар сыман япь-яшь, энергиясе ташып торган Гөлчәчәк ханым белән үзе булдырган бизнесның нечкәлекләре турында сөйләштек.

Бизнес алып бару бөтен кешенең дә кулыннан килми. Эшмәкәрләр, оешмаларда эшләүчеләр кебек, иртәнге сәгать сигезгә эшкә килеп, төшке аш вакытында ял итеп, кичке биштә өйләренә кайтып китәргә ашыкмыйлар. Яллар, бәйрәмнәр белән исәпләшмичә эшләргә туры килә. Шул ук вакытта бизнесмен әниләр дә әле алар, өйдәге мең төрле мәшәкать алар җилкәсендә. Гөлчәчәк ханым да нәкъ шундый хатын-кыз. «Балаларым да минем эшмәкәрлек белән шөгыльләнүемне күреп үстеләр. Үзләрендә дә лидерлык сыйфатлары бар», – ди ул.

– Гөлчәчәк Гыйздетдиновна, белемегез буенча Сез кем? Бизнес ачып җибәргәнче кайда эшләдегез?

– Белемем буенча мин филолог. Чаллының педагогия институтын тәмамладым. Укыган вакытта ук мәктәптә балалар укыта башладым. Әмма бу эш ничектер күңелгә ятмадымы... Укуны тәмамлагач, кайда барырга дигән сорау килеп туды. Без институтны тәмамлаган елны «Күңел» радиосы ачылды. Мин, танышларым сүзенә колак салып, радиога эшкә киттем. Кастингка килгән 300ләп кеше арасыннан сайлап алдылар. Бер еллап «Күңел»дә эшләгәннән соң мине телевидениегә – «Яңалыклар» тапшыруына журналист итеп күчерделәр. Радиода эшләгән еллар бик рәхәт, күңелле, кызыклы, гомергә онытылмаслык булып истә калган. Шулкадәр бердәм булып, янып эшләдек без. Әле хәзер дә шул чактагы коллектив белән аралашып торабыз, бәйрәмнәрдә очрашабыз.

«Чаллы-ТВ»дан соң ул вакыттагы директор Абдулхак Батюшов мине «СТВ-медиа»га «Яңалыклар» бүлегенә чакырып алды. Монда да бик тату эшләдек.

2005 елда мин «Шәһри Чаллы» газетасына эшкә килдем. Ул вакытта баш редактор Флүзә Фәррахова иде. Ул мине реклама-мәгълүмат бүлегенә редактор итеп алды. Бу урында ярты еллап эшләгәннән соң мине коммерция эшләре буенча баш редактор урынбасары итеп куйдылар. Реклама буенча бик актив эшләдек ул елларны, хәтта журналистларга үзләренең мәкаләләрен куярга урын калмый иде, бөтен газетаны сатып бетерә идек (көлә).

Шулай ике еллап эшләгәннән соң миңа «Есть работа» федераль газетасының Чаллыдагы филиалын ачуны йөкләделәр. Барысын да үземә өйрәнергә туры килде: офислар ачтык, кешеләр җыйдык. Анда баш редактор булып 12 ел эшләдем мин. Шул дәвердә «Есть работа» газетасы реклама агентлыгы булып китте. Без үз эшчәнлегебезне бөтен Россия буйлап алып бара башладык. 
Аннары инде мин үз бизнесымны ачарга уйладым. Үземнекен булдырам дигән теләк күптәннән бар иде. Балаларым да нык көтте... Мин бит иртән эшкә чыгып китә идем дә, кичке 8ләрдә генә кайта идем. Ә үз бизнесымны ачкач, мин эшне күбрәк өйдән оештырдым. Балаларым ниһаять мине өйдә күрә башлады.

– Тәвәккәлләү авыр булдымы?

– Әйткәнемчә, теләгем күптәннән бар иде! Иң беренче итеп «MaxMedia» кадрлар рекламасы урнаштыру буенча агентлык ачтым. Икенче юнәлешем – чигү. Чиккән әйберләрне маркетплейсларда сатам. Алар буенча да уку-өйрәнүләр үттем. Гомумән, мин һәрвакыт нинди дә булса уку, семинар-вебинар эшчәнлегендә катнашам. Гел үсештә булырга кирәк! Бүген бүтәнчә булмый да!

– Бизнесыгыз турында тулырак сөйләгез әле. 

– Кадрлар рекламасы буенча агентлыгым бар дип сөйләдем. Вакансияләр эзләү белән түгел, ә предприятиеләрнең булган вакансияләрен төрле чыганакларда урнаштыру белән шөгыльләнәбез, социаль челтәрләр аша шуларны таратабыз. Газета ачу уемда юк иде. Мине күбрәк реклама өлкәсе кызыксындырды. Агентлыкны ачкач, мин ВКонтакте социаль челтәре буенча, аннары Инстаграм һәм Фейсбук буенча укыдым. Ягъни вакансияләрне социаль челтәрләр аша да эзли башладым. Бүгенге көндә штатта сыналган хезмәткәрләрем бар, алар барысы да онлайн эшли. Дөрес, эш башлаганда офиста идек. Пандемия вакытында онлайн-режимга күчтек тә, әлегә кадәр шулай дәвам итә.

– Чигү буенча да уңышлы бизнесыгыз бар. Аның турында да сөйләп китсәгез иде. Бу идея кайдан барлыкка килде?

– Төп эшем, иң яратканы димен, – кадрлар рекламасы. Ә чигүгә исә очраклы рәвештә генә кереп киттем. Кем бизнес белән шөгыльләнә, шул белә: бер юнәлештә генә эшләү – дөрес түгел! Синең һәрвакыт «Б» планы булырга тиеш. Шуңа мин дә өстәмә эш турында уйлый башладым. Узган ел март ае иде бу. Минем кайчандыр «Хайер» компаниясе заказы буенча футболка-бейсболкаларга термоябыштыру (термонанесение) ясатканым бар иде. Үзегез беләсез, мондый киемне бер-ике юасың да, аның рәсеме югала. Шуннан уйладым да, шул ук киемнәргә теләсә нинди язуны чигеп биреп була бит дигән уй башка килде. Махсус заказ белән Чаллыга чигү станогы кайтарттым. Аны көйли һәм анда эшли белә торган кеше таптым. Автомат машина булса да, аның янында гел кеше кирәк. Мин Тукай районы Кече Шилнә авылында яшим. 12 энәле чигү станогым үз ихатамда тора, барлык эш тә шунда башкарыла. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, барысы да көйләнгән. Бу эшем дә бик актив бара.

– Клиентларны ничек эзлисез?

– Үзем шул өлкәдә эшләгәч, клиентлар табу бер дә авыр түгел. Социль челтәрләрдә таргет көйлим. Һәр соцчелтәрнең үз үзенчәлеге. Шулар буенча укулар үтүем бушка булмады. Бүгенге көндә чиккән әйберләрне Ямало-Ненецк округына, Чиләбе, Кырым, Камчаткага кадәр җибәрәбез.

– Чиккән әйберләрегезне популяр маркетплейсларда да сатасыз икән... 

– Әйе, OZON, Яндекс Маркет, Wildberries, KazanExpress, Авито буенча аерым укулар үтеп, һәрберсендә сатуның нечкәлекләрен өйрәндем. Чиккән әйберләребез бу мәйданчыкларда күпләп сатыла. 

– Хәзер без акчасызлык дип зарланабыз. Кемдер кризис дип, үз эшен башларга курка. Сезнең алда курку булмадымы? 

– Юк, андый нәрсәне белмәдем һәм бу турыда уйлаганым да юк. Кризис бит ул безнең башта. Эш юк, эш тә табып булмый дип зарланып утыручылар бар. Андый кешеләрне ялкаулар дип саныйм мин. Бүген акча эшләү өчен мөмкинлекләр бик күп. 

– Үз эшен башлап җибәрүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Беренче чиратта, тәвәккәл булыгыз! Һәм инде, акчадан да бигрәк, теләк һәм тырышлык кирәк. Синең эш көне, эш сәгате дигән төшенчәләр булмый, нинди дә булса чикләр югала. Куркып тормаска кирәк! Тотарга да эшләргә! Һәм, әйткәнемчә, сезнең башта һәрвакыт «А» һәм «Б» планы булырга тиеш. Берсе барып чыкмаса, һичшиксез, икенчесендә уңышка ирешеп булачак. 

– Гөлчәчәк Гыйздетдиновна, Сез ике бала әнисе дә бит әле. Аларны киләчәктә кемнәр итеп күрәсегез килә?

– Кызыма 22, улыма 14 яшь. Мин нинди – балаларым да шундый. Кызым 5нче сыйныфтан бирле эшли. Мин ул вакытта «Есть работа» агентлыгында идем. Кызым да шунда промоутер булып урнашты, газета тарата иде ул. Аллаһка шөкер, балалар шулай эшләп үстеләр. Кызымның мәктәпне тәмамлаганнан бирле миннән акча сораганы юк. Ул башта Кырым федераль университетының туризм бүлегенә укырга керде, тик бер айдан соң аннан китте. Бүгенге көндә Мәскәү федераль университетында маркетолог һөнәре буенча белем ала. Моннан тыш, ике компаниядә маркетолог булып эшли. Улым да нәкъ шулай, ул да 5нче сыйныфтан эшкә тотынды. Газета тарату эшендә дә, реклама буклетлары ябыштыруда да катнаша иде. Алга таба ул да үз һөнәрен сайлап алыр. 

– Киләчәккә үзегезгә нинди планнар куясыз? 

– Алар күп, бөтенесен дә әйтәсем килми. Хәзерге көндә минем яраткан эшләрем бар. Бәлки берничә елдан болар туйдырыр һәм мин башка эшкә керешермен. 

/ Гөлия Ибатуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев