Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлфия Әһлиева: «Әтиләрне сугыш йотты...»

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 78 ел тула. Сугышта катнашкан ветераннар бүген бармак белән генә санарлык. Инде сугыш чоры балаларының да сафлары сирәгәя. Бүген үзенең истәлекләрен Тукай районы Боерган авылыннан Гөлфия Әһлиева яңарта.

– «Хәтер» китабын актарам. Анда мондый юллар бар: «Заһидуллин Әһлиулла, 1903, Тукай районы, Калмия авылы, Минзәлә РХК, моб.к-арм. 13.12.1941 hәлак булган». Бу минем әтием турында бердәнбер тарихи белешмә.

Әти озын буйлы, төз гәүдәле, кара чәчле, калын кашлы, җор телле кеше булган. Данлыклы тимерче, үз заманының инженеры. Басу эшләре башланыр алдыннан аны Гөлек, Дәвек, Таулар авылларыннан килеп ала торган булалар. Шунда атналар буена тимерчелектә иң кирәкле эш кораллары ясаган. Аның зур осталык белән ясаган чүмечләре, ләгәннәре, йозаклары, хәтта тимер караваты да авыл кешеләрендә саклана иде әле. Исемдә: яңа тимерчелек алачыгы төзелгәч, аның ишеген тышына «Әһли» дип чүкеп язылган олы шәп йозак белән бикләп йөрделәр. Уйлыйм да шаккатам: ничек гади генә кораллар белән шул әйберләрне ясый алды икән әти?

Әтинең үлгән хәбәре килгәч әни нык елады, соңрак елавы сирәгәйде. Язмышының ачы ярасы гел сызлап торса да, дүрт ятим баланы ач итмәскә, өс-баш юнәтергә тырышты. Әни көндез басуда, төнлә ашлык киптерүдә эшләде, каравылда торды. Шуңа күрә, өс бөтен булмаса да, тамак тук булды. Әни янына эшенә баргач, сушилканың миче өстеннән, арыш арасыннан борчак чүпләп ашый идек, бик ару була иде.

Әтиемнең сугышка китү мизгелләре истә калган кебек. Әллә әни сөйләгәннән шулай тоела? Әти елады, капка төбеннән китә алмый изаланды. Җигүле ат тора: «Әйдә инде, Әһли, соңарабыз!» – дип кычкыралар иптәшләре. Китә дә кире борылып килә, китә дә кире борылып килә. Мине, төпчек кызын, күкрәгенә кысып-кысып елый. «Мең тәңкәлек кызым бит ул минем. Кәшифә, син яшь әле, кияүгә чыксаң, Гөлфиямне үзеңнән калдырма», – ди. Озатырга чыккан Нурмый абзыйга: «Минем балалар хәер сорашып керсәләр, бер сынык ипиеңне кызганма», – ди. 

Ятим балачак гел үзен зарлы, моңлы итеп сиздереп торды. Әтинең сугышта үлеп калуы – зур кайгы, аның үлеме турында анык кына белмәү – фаҗига.

Абыем Хәнәфи армия хезмәтенә 17 яшендә китеп, 24 яшендә кайтты, сугышка да эләкте. Гәүһәр һәм Рәсимә апалар торф чыгарырга, урман кисәргә йөрделәр. Әнигә кара кайгы иде бу, чөнки яшь кенә кызлар исән-сау кайталармы әле, юкмы? Төпчек кызы булсам да, минем кулдан җәен «уфалла» арбасы, кышын кул чанасы төшмәде.

Сугыш беткәч, әтиләре сугыштан орден-медальләр тагып кайткан кыз-малайларның шатлыгын күрсәгез! Ә безнең мөлдерәмә тулган күңел түгелеп китә. Малайлар бишмәтләренә әтиләренең медальләрен тагып чыгып, түш киереп, капкага сөялеп, кылтаеп тордылар. Ә без кулны тидереп тә карый алмадык шул медальләргә. Әтиләрне сугыш йотты, медальләре дә кайтмады, үзләренең кайда җирләнгәнен дә белә алмадык. Гомер арбасы кемнәрнеңдер тигез-такыр юлдан, кемнәрнеңдер сикәлтәләр аша, ватыла-ватыла тәгәри. Менә шул ватык арба тәртәсе тез астына суга, гәүдәңне бөгә шул... Хәтер җилләре тәрәзә кага, йокыны-ялны оныттыра. 

Басу юлларыннан чыгып киттең, 
Кайтмадың шул, газиз әткәем! 
Гомер буе өзелеп сагындык без – 
Дүрт бәбкәең, әбкәм, әнкәем... – дип яза Тукай районы Боерган авылыннан Гөлфия апа Әһлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев