Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Гөлинә Минһаҗева: «Җизни түгел, ирем булырга язган»

Айдарны баштарак апасы белән таныштырмакчы булганнар.

Газетабызда «Мәхәббәт тарихлары» рубрикасы башлап җибәргәч, Гөлинә һәм Айдар Фәхретдиновлар гаиләсе турында язасым килде. Гөлинә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты. Айдар белеме буенча юрист. «СтройТраст оешмасында эшли. Гөлинә бер елны «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә катнашып җиңү яулаган иде. Шунда урта буйлы, ябык кына бер егет аңа бер кочак розалар бүләк итте. Бу – Айдар иде. Кызның җиңү шатлыгыннан күзе генә түгел, бөтен йөзе балкыды. Аңа Гарәп Әмирлекләренә туристик юллама да бүләк иттеләр. Анда ул нәкъ менә Айдар белән китте. Бераз вакыт узгач, яшьләрнең гаилә коруы мәгълүм булды. Башта уллары – Данил, аннары кызлары Мәдинә туды. Мин бу балаларның матур итеп татарча сөйләшүләренә дә сокланам. Шушы көннәрдә Гөлинә белән очрашып, кавышу тарихлары турында сораштырып алдым.  

–  Без Айдар белән безнең Иске Абдул авылы клубында миңа 15 яшь булганда таныштык. Ул миннән алты яшькә зуррак. Алар дуслары белән Теләнче Тамактан килеп йөрделәр. Айдар ул вакытта Казанда укыганга бик сирәк килә иде. Мине әниләр: «Үзеңнән зуррак егетләр белән йөрмә», – дип гел кисәтеп тордылар. Әмма без моңа карамастан дуслаштык. Ул мине клубтан кайтканда йортыбызга ике өй кала озатып куя иде. Шулай итеп качып йөрдек.  
Мин аңа рәхмәтле. Ул миңа, 15 яшьлек кыз балага, яшүсмер чагымда (күчеш чорында) ышанычлы бер терәк булды. Алты ел йөргәч кенә миңа тәкъдим ясады. Рәмзия әнигә безнең никах вакытында: «Айдар бәләкәй чакта нинди иде?» – дигән сорау бирделәр. Ул: «Хәзер нинди, бәләкәй чакта да шундый. Ул бер дә үзгәрмәде. Бәләкәй чактан ук шундый акыллы булды», – диде. Һәм бу, дөрестән дә, шулай.  Билгеле, ул үсә, төрле курсларда укып камилләшә, әмма аның эчке халәте, зирәклеге үзгәрешсез калды. Аллаһка шөкер. Мин аннан үрнәк алып ислам динен кабул иттем. Ул мине мәҗбүр итми, күндерми, үзенең холкы-фигыле, тотышы белән иманлы тормышка гашыйк итте. 

Әлбәттә, безнең гаиләдә элек тә ашлар уздыру кебек традицияләр бар иде. Мин кечкәнәдән Аллаһы Тәгаләгә, аның барлыгына һәм берлегенә ышанып үстем.  Шулай да, ислам диненә ныклап кереп китүемә нәкъ менә Айдар сәбәпче булды.
Айдар башта театрда эшләвемә бик үк риза түгел иде. Әмма мине хөрмәт итүе аркасында теләгемә каршы килмәде. Бүгенге көндә кызым белән декрет ялында, әмма үзешчән театрлар белән спектакльләр куябыз, балалар студиясе бар.  
Без кыенлыкларны  бер-беребезне хөрмәт итеп җиңәбез. Аллаһы Тәгалә ир белән хатынны бер-берсендә тынычлык тапсыннар өчен яраткан бит. Быел инде гаилә коруыбызга алты ел булды. Беренче елны нинди идек, хәзер дә шулай. Улыбызга – биш, кызыбызга ике яшь. Без аларны иманлы итеп үстерергә тырышабыз, чөнки иманлы кеше һәрьяктан да җиткән була. Сәламәтлек, тәртип, зирәклек ягыннан...  Бәхетле яшәү бары тик иманнан. Улыбыз биш сүрәне яттан белә. Алтынчысын өйрәнә башлады. Аллаһка шөкер, үзенең дә кызыксынуы бар. «Әйдә ятлыйк», – дип кенә тора. Хәйләкәрлеге дә юк түгел. Без аңа һәрбер өйрәнелгән сүрә өчен машина яисә үзе теләгән башка уенчыкны алып бирәбез. 
Балалар үстергәндә гаиләдә әти-әнидә бер-берсенә хөрмәт булырга тиеш. Шул вакытта гына алар бәхетле була, чөнки сабыйлар иң кадерле кешеләрен күреп, алардан үрнәк алып үсәләр. 

Айдар – минем беренче мәхәббәтем, беренче яраткан кешем. Без бер-беребезне ничек таптык, шулай яшибез. Беренче мәхәббәт онытылмый, диләр бит. Безнең мәхәббәт тарихында әллә ни кызык хәлләр булмады. Әмма ахырдан бер очракны гына искә төшереп үтәсем килә. Айдарны баштарак минем апам белән таныштырмакчы булганнар. «ВКонтакте»да язышып утырганда апама: «Ә, җизни белән язышасыңмы», – дип төрттерә идем. Җизни ирем булып чыкты, – дип тәмамлады сүзен Гөлинә. 

Фото шәхси архивтан 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев