Гөлназ Вәлиуллина: «Чирләмәс өчен күп итеп су эчегез!»
4нче шифаханә терапевты сезонлы йогышлы авырулар турында сөйләде.
Кыш көне сезонлы авырулар көчәя. Күп кеше ротовирус, ОРВИ, грипп белән авырый. Бу чирләр бер-берсенә охшаш, гади кеше аны бер-берсеннән аермаска да мөмкин. Ленуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табиб-терапевты Гөлназ Вәлиуллина белән сезонлы йогышлы авырулар, аларның билгеләре, дәвалау ысуллары, профилактиака чаралары турында сөйләштек.
Гриппның билгеләре
Авыруның беренче 24-36 сәгатендә тән температурасы максималь билгесенә (39-40°С) җитсә, бу грипп эләккән дигән сүз. Күбесенчә башның маңгай-чигә тирәсе, күз алмасы авырту, яктылыктан курку, мускулларда һәм буыннарда авырту, еш кына күңел болгану яки косу, берничә сәгатьтән коры ютәл барлыкка килә. Борын тыгыла. Кан басымы төшә. Күкрәк тирәсендәге авыртулы ютәл дә грипп билгесе.
Бу билгеләр күзәтелсә, өйдә калырга һәм кешеләр белән аралашуны чикләргә кирәк, чөнки сез башка кешеләрне зарарларга мөмкинсез. Йөткергәндә авызыгызны һәм борыныгызны салфетка белән каплагыз. Кулланылган салфеткаларны чүп чиләгенә ташлагыз. Йөткергәннән соң кулларыгызны юыгыз.
Ремантадин, альфа2b интерферон, (виферон, кипферон, генферон), лейкоцитар кеше интерфероны, кагоцел (балаларга 2 яшьтән соң), арбидол (балаларга 6 яшьтән соң) вируска каршы препаратларын кабул итәргә кирәк.
Ә температураны төшерүче даруларны грипп вакытында саклык белән куллану мөһим. Организмның саклану реакциясе булган температураны киметергә тырышырга кирәкми. Грипп вакытында аспирин эчәргә киңәш ителми. Бу балаларга һәм яшүсмерләргә катгый тыела. Температура 38,5 градустан артса, парацетамол эчәргә ярый. Аның тәүлеклек дозасы 4 граммнан артмаска тиеш. Ибупрофен (тәүлеккә 1,2 граммнан арттырмыйча), натрий метамезолы (тәүлеклек дозасын 2 граммнан арттырмыйча). Эре кан тамырларына (култык астына һәм касык өлкәсенә) боз, маңгайга салкын салфетка куярга була, тәнне уксус яки спиртлы су эретмәсе белән ышкырга мөмкин.
Гриппка каршы профилактика чаралары
Витаминнарга бай ризыклар – суган, сарымсак, кәбестә, мүк җиләге, карлыган, сырганак, нарат җиләге, лимон, бал һ. б. белән туклануны гадәткә кертергә кирәк.
Иммунитетны ныгыту өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз (тиешенчә туклану, физик активлык, тәмәке тартудан һәм алкоголь эчүдән баш тарту). Өшүдән сакланыгыз.
Кагоцел (балаларга 2 яшьтән соң), арбидол (балаларга 6 яшьтән соң), ремантадин, альфа2b интерферон (виферон», кипферон, генферон), лейкоцитар кеше интерфероны препаратларын кабул итәргә киңәш ителә. Аларны аннотациядә язылганча куллану зарур.
Кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ)
Кискен респиратор вируслы инфекция вакытында кешенең организмы гриппка караганда азрак зыян күрә. Гадәттә температура югары булмый, ютәл, борын тыгылу, тамак кыру күзәтелә.
ОРВИга хас билгеләр сизәсез икән, температура югары булса, өйдән чыгып китмәскә, участок табибын чакыртырга, мөмкин кадәр ятып торырга кирәк. Хәрәкәтләнеп алу да зарарлы түгел.
Өй температурасы 18-22, дымлылык 40-60 градус булырга тиеш. Фатирны ешрак җилләтегез. Җиңел үзләштерелә торган, глюкозага бай углеводлы ризыклар ашагыз. Сөттә пешерелгән боткалар, мюсли, җиләк-җимеш, банан, куертылган сөт, бал файдалы. Аппетит булмаса, кайнатма белән чәй булса да эчәргә кирәк. Баллы эчемлекләр дә әйбәт булыр. Организмга сыеклык аз керсә, үпкәләргә бәйле өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Бәвел куе сары төстә булса, организмга сыеклык җитми дигән сүз. Кыскасы, ОРВИ вакытында сыеклыкны мөмкин кадәр күбрәк эчәргә кирәк. Профилактика чаралары гриппныкы кебек.
Ротовируска нинди билгеләр хас?
Ротавирус ишек тоткаларыннан, уенчыклардан, кулны юмыйча ашаганнан, шулай ук инфекцияне эләктергән кеше ашаган табак-савытны куллансаң да йога. Кыш көне ул организмга җиләк-җимешләр белән дә керергә мөмкин.
Олы кеше организмы ротавирусны җиңелрәк үткәреп җибәрә. Аның аппетиты югалырга, эче китәргә, температурасы бераз күтәрелергә мөмкин, кайвакыт авыру билгеләре бөтенләй күренми дә.
Ә балалар бу инфекциягә тиз бирешә, кечкенә организм бик тиз сусызлана, аңа токсик матдәләр үтеп керә. Бала никадәр кечерәк булса, инфекция аның өчен шулкадәр куркыныч.
Ротавирус организмга эләккәч, авыру билгеләре берничә сәгатьтән соң да, җиде көн үткәч кенә дә күренергә мөмкин.
Укшыту, косу, эч китү, эчкә газ җыелу, тамак кызару һәм кызышып тору, ютәл, борыннан су агу – ротовирус билгеләре. Балаларның эче авырта, хәлсезлек күзәтелә. Бу билгеләр башка чирләр вакытында да булуырга мөмкин, шуңа күрә белер-белмәс диагноз куярга ярамый. Табибка мөрәҗәгать итегез.
Ротавирусны «үтерә» торган дару препаратлары юк, шуңа күрә дәваланып авыру билгеләрен юкка чыгарырга кирәк. Табиб билгеләгән ысуллар белән дәваланыгыз. Косу һәм эч китү аркасында бала организмы бик тиз сусызлана, ә кечкенә балалар өчен организмдагы сыеклыкның 10 процентын югалту да куркыныч санала. Шуңа күрә авыру билгеләре күренүгә табиб чакыртырга, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә кирәк. Табибны көткән арада балага сорбентлар (организмны токсик матдәләрдән чистарта торган препаратлар, барыбызга да яхшы таныш активлаштырылган күмер, мәсәлән) бирә торырга мөмкин һәм, әлбәттә инде, сыеклык эчерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев