Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Голос.Дети-4” җыр бәйгесендә Татарстан башкаручысы

Чаллыдан 11 яшьлек Нурлан Исмаилов җомга, 24 мартта беренче каналда бара торган "Голос.Дети-4" җыр бәйгесендә чыгыш ясаячак. Нурлан кечкенәдән вокаль белән шөгелләнә, ул 4 санлы музыка мәктәбенә йөреп белем ала. Чаллының "Мизгел" җыр театрында да җырлый. Инде телевизион тапшыру төшерелгән, Чаллы егетенең Полад Бюль-Бюль Оглының "Позвони!" җырын башкаруы остазларның берсенә-Нюшага...

Чаллыдан 11 яшьлек Нурлан Исмаилов җомга, 24 мартта беренче каналда бара торган "Голос.Дети-4" җыр бәйгесендә чыгыш ясаячак.

Нурлан кечкенәдән вокаль белән шөгелләнә, ул 4 санлы музыка мәктәбенә йөреп белем ала. Чаллының "Мизгел" җыр театрында да җырлый.

Инде телевизион тапшыру төшерелгән, Чаллы егетенең Полад Бюль-Бюль Оглының "Позвони!" җырын башкаруы остазларның берсенә-Нюшага бик ошый һәм ул "сукыр тыңлауларда" аңа борыла. Бу чагында инде башка остазларның командалары тулган була. Нурланга чын-чынлап бәхет елмая, ул Нюша командасында иң соңгы сайлап алынган җырчы.

Нурлан Исмаилов чыгышын "Голос.Дети-4"ның ахрындарак карарга мөмкин. Хәзер ул икенче турга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X