Гөлүзә Зыятдин: “Швециядә конфетны шимбә генә ашыйлар”
28 ел чит илдә гомер итүче милләттәшебез Чаллыга кунакка кайтты.
Милләттәшебез, җырчы Гөлүзә Зыятдинова инде күп еллар Швециядә яши. Аның тормыш иптәше Түркәр Соуккан - революциягә кадәр шунда күченеп киткән татарлар нәселәннән. Швед телен су кебек эчкән Гөлүзә ханым туган ягы - Тукай районы Югары Байлар авылына кайтканда саф татарча сөйләшә. Шушы көннәрдә ул «Шәһри Чаллы»га да кунакка керде. Рәхәтләнеп аралаштык. 1985нче – 1996нче елларда Чаллыда яшәгәндә иҗатта «кайнавын», Ринат Гобәйдуллин, Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар, Салават Фәтхетдинов белән эшләгән вакытларын искә төшердек.
Ринат абый бөтенебезнең өс-башын карады
1985нче елда мин Казан мәдәният институтының хор җитәкчесе бүлеген тәмамлап, Тукай районының мәдәният бүлегенә эшкә кайттым. Күзкәйгә җибәрмәкчеләр иде, тик мәдәният бүлегендә алып калдылар. 5 ел буе кырлар-басуларда агитбригадалар, авылларда кече авыл бәйрәмнәре оештырдым.
Ринат Гобәйдуллин баянчы, КАМАЗ мәдәният сараенда эшли. Кая барсак та аңа сызгыра идек. Танышуыбызны хәтерлим. Мөдиребез Венера Вәгыйзовна аңа «Бу – безнең бәләкәч, яңа гына укып кайткан, бергә эшлиячәкбез» диде, Уку бер хәл, чын сәхнәгә чыгу – икенче. Беренче чыгышларда, нишләптер, Ринат абыйның фамилиясен дөрес әйтмәдем, тик ул ачуланмады. Төрде хәлләр булды инде, бергәләп сыналдык. Аннары мин КАМАЗ мәдәният сараена эшкә күчтем. Ринат Шәрипович, «Сердәш» ансамбле белән бергә бик күп фестивальләргә йөрдек. Кешелеклелек ягыннан искиткеч кеше иде ул. 90нчы еллар юклык чоры – ни кием юк, ни ашарга дигәндәй. Мин апаларда, малосемейкада яшәдем. Ринат Шәрипович завод системасы аша тулай торак эшләп бирде. Авыр чорда бөтенебезнең өс-башын карады. Барган җирдә, авылларда, аны хөрмәт итеп мунчасын, бәлешен әзерләделәр.
Бер кызык гадәте бар иде – ул беркайчан да утырып ашамады, басып капкалап ала иде. Елмаеп басып торыр да «Сез ашасагыз, мин тук» дияр иде. Ринат абый бик талантлы, олы шәхес булса да беркайчан да борын күтәрмәде. Ансамбленә җыйганда да, әз генә җырлый белә икән, сәхнә ярата икән, андый кешене дә чакыра иде.
Һәркайда аны колачлап каршы алалар иде. 85-90нчы еллар... Без ул заманда кул чапканга йөрдек, акча алып йөргәнебезне хәтерләмим. Авыл хуҗалыгының сый-хөрмәтләрен биргәннәрдер инде. Ринат абый исә бер вакытта да кире какмады. Басудагы бәйрәм булса да, зур концерт булса да бара иде.
«Кешене эчермим, кыстамый идем»
Шул вакытта мин гармунчы Рәсим Исламов белән туйлар алып бара башладым. Без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Йөзәрләгән туй алып барганмындыр. Аның өчен берни дә алмый идем! Түләү дигән әйбер юк иде. Кайберсе я сөлге бирә, я ситцы. Чөнки дусларныкы, дустыңның дустыныкы. Рәсимгә шунда бер идея әйткән идем: «Булсын иде туй алып бара торган үзәкме шунда, оешмамы, без анда эшләр идек», – дип.
Хәзерге туйлар белән чагыштырсаң, аерма искиткеч зур. Безнеке авылча, якын иде. Җыела идек тә утыра идек. Ә хәзер ул бизәлешләр... Уеннар да шоуга әйләнеп беткән, концерт-театр караган кебек утыралар. Кайвакыт кияү белән кәләш читтә дә калмый микән әле.
Ә мин уздырган вакытта аракы заманы бит. Шул истә калган – рәхмәт әйтәләр иде. «Карале, күпме ящик аракыбыз эчелми калды сез алып барудан», – диләр иде, шаккатып. Чөнки кешене эчермим, кыстамыйм. Килгән кешеләрнең һәммәсенә сүз бирә идем.
Соңгы елларда туганнарымның балалары өчен үткәрелгән никахларда булганым бар, ошады. Безнең татарлар, бигрәк тә мөселманнар, анда аракы кертми. Мәҗслесне хәзрәт үзе алып бара, кирәк икән догасын укый. Матур.
Салават бер елда залларны шыгрым тутырды
КАМАЗ мәдәният сараена эшкә килгәнче мин Вәсим Әхмәтшин җитәкләгән «Нократ» ансамбленә йөрдем. Казанда Галиәсгар Камал театрының иске бинасында концерт куеп йөрибез. Салават мәдәният институтында укый иде, дусты Булат Сәләхов белән сессиягә килгән. Арткы рәтләргә кереп утырдылар да концерт карадылар. Бик нык ошаттылар. Шулай булмыйни, Асия апа – оста режиссер, массовка шәп. Зөләйха Минһаҗева алып баручы иде, ул бәби тапты да аңа алмаш кирәк булды. Вәсим Вәсилович: «Минем бер дус малай бар, бик оста сөйли, бераз җырлый да» дип, Салаватны чакырды. Ул безнең концертларны алып бара башлады. Юморын сөйли, халык тәгәрәп көлә. Арада җырлап та ала. Фирзәр Мортазинның «Җырым син» дигән матур җыры бар иде. Салават җырлаганда менә кул чабалар туктамый! Гренадада концерт куйганда бер абзый торды да «Апаем, сөйләмә, җырла гына!» диде. Шулай итеп Салават җырлый башлады. Нык яратты аны халык. «Татар җыры 89»га баргач, Салават лауреат булды. Чыгышы вакытында кеше кул чаба да чаба. Жюридагы Рәшит Абдуллин «бу бит концерт түгел» диебрәк ризасызлык та белдерде әле.
Аннары «Нократ» таралды. Салават Шәфәгатькә (Салиховка), миңа, Габидуллага (Хөрмәтуллинга) әйтеп, бригада оештырды. «12ләр тулганчы, дуслар күңеле булганчы» дип афишага яздык та, кемнең нәрсәсе бар, кидек тә киттек концертлар белән. Чаллыда шомаргач, Казанга киттек. 90 нчы елның августы иде. Камал театрында беренче көнне кеше күп түгел иде. Башка көннәрне күзгә карап күбәйде. Бер ел эчендә зал шыгрым тула башлады.
Салават үзе бер магнит ул. Минем иптәшем Түркәр аны күрү белән «Мистер Харизма» дигән исем кушты. Шуңа исем китә иде – ул тамашачыны эзләп йөрмәде, кеше аңа үзе килде. Ул шул вакытта ук: «Киләчәктә миңа «Салават» дигән сүзне әйтү җитәчәк», – дия иде. Казанда нибары 5 кеше тулы стадионда концерт куйдык. Уйлап кара син, дөбер-шатыр юк, гармунга гына.
Швециягә китүемне белми калдылар
Мин Чаллыга килгәндә иҗатның гөрләп торган үзәгенә эләктем. Укытучыларым да оста булды. Баксаң, Чаллыда 11 ел гына яшәгәнмен икән, Швециядә – 28 ел. Ләкин ул 11 ел эчендәге истәлекләр тулы бер гомергә җитәрлек.
Берзаман «Болгар» бию ансамбленә Швециядән ике кеше килде. Алар Татарстанга швед радиосы өчен фольклор җыя икән. Түркәр Соуккан – тәрҗемәче, шведча һәм татарча гына белә. Татарстанда бөтенесе дә татар телен белә, дип уйлагандыр инде. Ә ансамбльдә татарчаны мин генә беләм. Шуңа тәрҗемәчегә тәрҗемәче булдым (көлә). Алар ике җырны – «Чаллы сиреннәре»н һәм бер халык көен яздырдылар. Бер елдан Түркәр мине кунакка чакыргач, радионы ачсам, шул җырны тапшыралар. Шулай туры килүен әйт син!
Чит илгә киткәндә тормышым җитеш, шундый актив иде – фатирым бар, икенче кассетам чыгып килә, концертлар куябыз, телевидениегә чакыралар, күп чараларда катнашам. Өстәвенә, Оренбургка барып, Мәдинә исемле ападан күп җырлар җыеп, үземә репертуар туплап кайттым. Минем киткәнемне белми дә калдылар. Анда баргач, сагынып, моңаеп утырырлык булмады – телне, башкача яшәү рәвешен өйрәнергә тотындым.
Балаларга конфет – шимбә көнне генә
Шведларның теле шундый йомшак. Бездәге ә,ү, җ, һ авазлары барысы да алар телендә бар. Шуңа минем кайсы илдән икәнемне беркем дә әйтә алмый. Гәрчә русларны беренче сүздән үк танысалар да. Алар аннары җырлап сөйләшә. Башта шакката идем, кыланып сөйләшкән кебек иде миңа.
Безгә ят булган ризыкларыннан бер балыкны әйтергә була. Ул балык бәләкәй генә консерва инде, тик аны ачсаң, бөтен Чаллыга тәмсез ис чыга (көлә). Тарихтан калган традиция инде ул - аны ашау. Август аенда шулай ук кысла ашау традициясе бар. Моның өчен алар махсус киенә – җырлары да бар, кысла кебек бүрекләре, махсус альяпкычлары да. Кысла кебек киенеп утыралар. Бу гадәт халыкның элеккеге һөнәрчелегеннән калган.
Аннары Швециядә бездәге кебек баллы кәнфитләр юк. Ә иптәшем карамель ярата. Бездән ерак түгел урыс кибете ачтылар, аннан шул тәм-томны да, карабодай, карамель, хәлвә дә алып кайттым.
Шунысы бар, конфетны монда балаларга шимбә көнне генә бирәләр. Улыбыз Илһан да шулай үсте. Бернинди конфет белмәде, туганнарым килгәч, шоколад биргәннәр, ул аны ачып та карамады. Балаларның баллыга исе китми, тешләре дә тазарак. Аннары чит кешеләр, гомумән, балага әйбер бирми.
Улыбызга шушы көннәрдә 24 яшь тула. Ул әлегә университетта 5нче курста укый. Дәүләт сәясәте юнәлешендә белем ала. Күп укый, практика үтә. Ял итәр өчен үзенең оркестрын булдырды – өч гитара, синтезатор, электр барабаны алды. Дәрестән туктаганда 2-3 минут я гитарада уйный, я барабан сугып ала. Әле дуслары белән Европа буйлап сәяхәт итеп кайттылар.
Өйдә татарча сөйләшәбез, шуңа Илһан туган телен яхшы белә, Киләсе елга, бәлки гаиләбез белән кайтырбыз, Әлбәттә, дөньялар тыныч, имин булса.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев