Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзада Рзаева: «Чаллы тарихында тирән эз калдырган кешеләрне исән чагында кадерләргә!»

Чаллының мактаулы гражданины, газетабызның дусты Гөлзада Рзаева күңелендә йөрткән олы хис – кеше кадере турындагы фикерләрен газета укучыларыбыз белән уртаклашырга булды.

– Беренчедән, «Шәһри Чаллы» укучыларын 2023 елда да газета белән бергә булырга чакырам. Шәһәрнең бердәнбер татар газетасын саклап калуга без татарлар үз өлешебезне кертмәсәк, моны кем эшләр? Газета атнасына ике тапкыр бай эчтәлекле булып чыга. Газетадан һәр кеше үзе теләгән темага мәкалә табып укый ала. Мин ярты ел саен 6-7 кешегә почта аша «Шәһри Чаллы»ны яздырам. Газета килгән саен миңа рәхмәт әйтәләр. Үзем дә газета укырга яратам. Уку зиһенне баета һәм белемне арттыра. 

Икенче фикерем, Чаллы тарихында тирән эз калдырган кешеләрне исән чагында кадерләргә, вафат булганнан соң, тиешенчә соңгы юлга озатырга кирәк. 
Соңгы вакытта Чаллыбызның социаль-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән, аның тарихына зур хәрефләр белән языла торган өч шәхес мәңгелекккә китеп барды. Аның беренчесе Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Баһаветдинова. Ул 1970 елда ук Чаллыга килеп шәһәр мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертте. Ул вакытларда Сабан туйларына хезмәт коллективларыннан 1000әр кешелек хор оештыра идек. Хор белән Лениза Харисовна җитәкчелек итте. Аннары балаларга музыкаль белем бирү максатыннан ул эксперимент рәвешендә 7нче музыка мәктәбен ачты һәм аның директоры булды. Бик күп балаларны сәнгать серенә төшендерде. Лаеклы ялгач чыккач, «КАМАЗ» мәдәният сараенда ветераннар хорын җитәкләде. Аның кинәт вафат булуы барыбызны да ятим итте. Лениза ханымның матур эшләре, ихлас елмаюы барыбызның да күңелләрендә сакланыр.

Россиянең атказанган төзүчесе Александр Евдокимов озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Ул да Чаллыга 1970 елда килде. Башта «Автозаводстрой» оешмасында эшләде, аннары «КГЭС» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры дәрәҗәсенә иреште. Ул легендар Батенчук, Ельцовлардан калган мирасны лаеклы дәвам итте. Данлыклы «КГЭС»ны саклап калырга тырышты. Бу оешма төзүчеләре 1980 елда Олимпия уеннары, Казанда Универсиада уеннары объектлары, Чаллыда күп корылмалар, Чернобыль, Спитактагы һәлакәтләрдән соң шәһәрләрне яңадан төзеде. Александр Сергеевич тәҗрибәле төзүче генә түгел, олы җанлы, нечкә күңелле кеше иде. Берәр кеше үзенең кайгысын сөйли башласа, аның күзләренә яшьләр килә, ул бик ярдәмчел кеше иде. Чаллы тарихында аның исеме мәңгелек. 

Өченче шәһәрдәшебез – Татарстанның атказанган төзүчесе Разит Хәлиуллин. Башкортостан егете Чаллыга килеп бәхетен тапты. Ул башта «Спецпромстрой»да, Йортлар төзү комбинатында эшләде. Соңгы елларда «Омуд» төзелеш компаниясен җитәкләде. Ул 2 сентябрьдә туган, шул көнне мәңгелеккә күчте. Аны соңгы юлга озатырга Төркиядә яшәүче дуслары да кайткан иде. Чаллыда билгеле шәхес Флүс Шакиров дустын: «Йомшак, тәртипле, җайлы кеше иде», – дип бәяләде. Хак сүзләр. Ул бик күпләргә ярдәм кулы сузган «алтын йөрәкле» кеше булды. 

10 сентябрьдә легендар Гөлсабира Хәкимованың мәңгелеккә китүенә бер ел тула. Гөлсабира Хәкимовна Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән чын дуслар иде. Минтимер Шәриповичның ярдәме белән Чаллының картиналар галереясенә аның исеме бирелде. Бу бик кирәкле гамәл булды, чөнки Гөлсабира Хәкимова булмаса, Чаллыда картиналар галереясе дә, сәнгать мәктәбе дә ачылмас иде. 

Чаллы – илебез тарихында тиңдәше булмаган шәһәр. Кыска вакыт эчендә төзүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә автогигант, КБК һәм башка предприятиеләр төзелде. Без халкыбызга шәһәрләр, заводлар, мәдәният учреждениеләре бүләк иткән шәхесләрне онытырга тиеш түгел. Аларның исемнәре Чаллы тарихында мәңгелеккә калырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев