Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гомерләрне уртак җыр итеп

Шәһәрнең Тантаналар сараенда 50 һәм 55 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр. Алтын һәм зөбәрҗәт никахларын билгеләп үтүче ун гаилә арасында 50 ел уртак ояда яшәүче Зоя Александровна һәм Альберт Максимович Даниловлар да бар. Алар авылдашлар - Кукмара районы Янил авылыннан. Хәтта бер сыйныфта укырга да тиеш булганнар. Ләкин Бөек...

Шәһәрнең Тантаналар сараенда 50 һәм 55 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр. Алтын һәм зөбәрҗәт никахларын билгеләп үтүче ун гаилә арасында 50 ел уртак ояда яшәүче Зоя Александровна һәм Альберт Максимович Даниловлар да бар.

Алар авылдашлар - Кукмара районы Янил авылыннан. Хәтта бер сыйныфта укырга да тиеш булганнар. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланырга дүрт ай кала дөньяга килгән кечкенә Зояның язмышына да кагыла сугыш афәте: әнисе белән генә калган кызчыкны әбисе үз авылына алып китә. Ләкин Аллаһы тарафыннан бергә булырга язган кешеләрнең тормыш юллары барыбер кисешә.

Зоя Пласованың Ядегәр артелендә эшли-эшли кичке мәктәптә белем алганнан соң, Кукмарада комсомол райкомында эшләгән чагы була. Ә Альберт Данилов исә мәктәпне тәмамлаганнан соң, Киров өлкәсендә заводта эшли, укый. Каникулларга Кукмарага кайтып йөри. Яшьләр шунда очрашып, дуслашалар да. Озакламый егет кызга тәкъдим ясый һәм 1965 елның 10 ноябрендә Даниловлар гаиләсе төзелә.

Яшьләр башта Нократ Аланында яшиләр, аннары Чаллыга комсомол-яшьләр төзелешенә китәргә ниятлиләр. 1970 елның башында Альберт Камгэсэнергостройга эшкә урнаша. Аның артыннан кечкенә улы Владикны әнисенә калдырып, Зоя да Чаллыга юл тота. КАМАЗга килгән барлык яшь гаиләләр кебек үк, Даниловлар да башта малосемейка, аннары өч бүлмәле фатир алалар. Бер-бер артлы уллары Вадим, Валера туа. Зояның әнисе Прасковья апаны да Чаллыга алып киләләр. Әнә шулай зур гаилә булып, гөрләп яшиләр Даниловлар.

Альберт Максимович йортлар төзү комбинатында ПТО башлыгы, аннан баш инженер урынбасары, баш механик булып эшләп лаеклы ялга чыга. Зоя Александровна Чаллыга килүгә ире эшләгән предприятиегә буяучы булып урнаша. Берничә ел эшләгәч, аны йортлар төзү комбинатының 62нче СМУына кадрлар бүлеге инспекторы итеп алалар. Зоя Данилова озак еллар кадрлар бүлеге башлыгы булып эшләп, шуннан лаеклы ялга китә. Даниловлар икесе дә хезмәт ветераннары.

Зоя Александровна шактый вакыт халык суды утырышчысы вазыйфасын да башкара. Һәр имгәнгән кеше язмышын үзенеке кебек кабул итеп, йөрәге аша уздырып, хөкем карарының намусы кушканча гадел булуына омтылып эшли. Әле пенсиягә чыккач та биш-алты ел шушы вазыйфаны башкара.

Зоя Данилованы Чаллы халкы, бигрәк тә өлкән буын халык театры артисты буларак та белә. Чаллыга килеп яши башлауга, "Энергетик" мәдәният сараенда Илдар Хаҗиев җитәкләгән театрга йөри башлый ул. Егермеләп роль башкара - берсеннән-берсе матур образлар тудыра. "Әни килде"дә ана роле, мөгаен, иң яратканы булгандыр. Бер генә яратмаган ролем булды. "Ай булмаса, йолдыз бар"да гайбәтче күрше хатыны ул. Тамашачыларым күзендә нәфрәт күреп, барыбер канәгатьләнү кичердем. Образ тудыра алдым бит, - дип искә ала Зоя апа. - Бөтен барлыгыбыз белән халыкка хезмәт иттек без, дәрәҗәле исемнәр турында уйламадык. Иң зур бүләк - халык яратуы булды".

Зоя Александровнаның тагын бер гомерлек мавыгуы бар - әле производство вожатые булып мәктәпкә пионерлар янына йөргәндә үк татар кызлары хезмәт иткән 46нчы гвардия Тамань хатын-кызлар авиация полкының тарихы белән кызыксына башлый ул. Соңрак алар турында бик күп мәгълүмат җыеп, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова белән очраша, Гроднога Ольга Санфированың каберенә барып кайта. Аннан дистә еллар буе һәр язда үз акчасына Мәскәүгә, полкташлар очрашуларына барып йөри. Геройларны төшереп калу өчен Зоя Александровна кинокамерага кадәр сатып ала. Легендар полк ветераннары турында беркемдә булмаган уникаль мәгълүматлар, аудиоязмалар туплый, фотолар, фильм төшерә. Бик күбесен 3нче, 39нчы мәктәп музейларына тапшыра. "Батыр очучылар барысы да вафат инде. Үзләре исән вакытта очрашуларга балалары белән киләләр иде. Хәзер шул балалар белән язышабыз. Биш ел инде Мәскәүгә бара алганым юк", - ди Зоя Александровна.

Безнең татар хатын-кызларына иргә буйсыну хас. Альберты күңелен аңлап, теләктәшлек күрсәтеп тормаса, Зоя апа да иреннән узып театр уйнап, күңеле теләгән, кирәк булган саен Мәскәү кадәр Мәскәүгә очрашуларга йөри алмас иде. Бер-берсен аңлап, саклап, бер-берсенә терәк булып, тормыш авырлыкларын бергә җиңеп яшәгәнгә дә әнә шундый тигез матур гомер кичерә алганнар алар.

Даниловларның өч уллары да Чаллыда яши. Әти-әниләрен куандырып, биш онык бүләк иткәннәр. "Ике оныкчыгыбыз да бар - берсе Кипрда, икенчесе Мәскәүдә яши", - диләр Даниловлар.

Олыгайдык дип, түр башында гына утырмыйлар алар. Зоя апа көзен-кышын йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль булса, яз җитүгә кыштыр-мыштыр бакчада кайнаша башлый. Альберт абый да кул кушырып өйдә утыра торганнардан түгел. Бер дә тик тора белми ул, әле дә ремонт-төзелеш өлкәсендә, үзе әйтмешли, ни кушсалар, шуны эшли. Куллары алтын аның.

Исән-сау булып, балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә никахларының зөбәрҗәт юбилеен да бергә, тигезлектә каршыларга язсын Даниловларга.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев