Гомуми зачетта - өченче
Боливия территориясендә "Дакар-2016" раллиеның инде 7нче этабы тәмамланды. Бүген ял көне булачак. Бу этап Россиягә түбәндәге нәтиҗәләрне китерде. Иң яхшы вакытны Эдуард Николаев җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажы күрсәтте, аңардан соң 68 секундта Айрат Мәрдиев командасы килде. Бүген өченче вакытка Петер Верслиус идарәсендәге Голландия экипажы иреште. Тагын бер россияле - Андрей...
Боливия территориясендә "Дакар-2016" раллиеның инде 7нче этабы тәмамланды. Бүген ял көне булачак. Бу этап Россиягә түбәндәге нәтиҗәләрне китерде. Иң яхшы вакытны Эдуард Николаев җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажы күрсәтте, аңардан соң 68 секундта Айрат Мәрдиев командасы килде. Бүген өченче вакытка Петер Верслиус идарәсендәге Голландия экипажы иреште. Тагын бер россияле - Андрей Каргинов финишка бишенче булып килде (+6 минут 44 секунд). Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге техник ярдәм экипажы 16нчы вакытны күрсәтте (+25 минут 43 секунд). Җиде этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары зачетында лидерлыкны Голландия экипажы Петер Верслиус экипажы били, аңардан соң шулай ук Нидерланд данын яклаучы танылган Жерар де Рой экипажы килә. Ә Россиянең Айрат Мәрдиев экипажы өченче урынга күчте, ул лидердан 10 минут 48 секундка калыша. Ә Эдуард Николаев экипажы гомум зачетта дүртенче урында. Каргинов экипажы да үз күрсәткечләрен яхшыртып, 10нчы урынга күчте. Ә Сотников экипажы 13нче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев