Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Горур атлый татар кызлары…

Татар кызы... Бу исемдә Күпме тылсым, күпме сер! Чын татар кызы кем соң ул? Татар кызы диюгә, күз алдыма милләтенең үткәнен белгән әхлаклы, тәрбияле, тыйнак, шул ук вакытта үз-үзен якларлык, саф, горур туташ күз алдыма килеп баса. Әлбәттә, татар кызы үзенең туган телен камил дәрәҗәдә белергә, татар халкының гореф-гадәтләренә тугры...

Татар кызы... Бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!

Чын татар кызы кем соң ул? Татар кызы диюгә, күз алдыма милләтенең үткәнен белгән әхлаклы, тәрбияле, тыйнак, шул ук вакытта үз-үзен якларлык, саф, горур туташ күз алдыма килеп баса. Әлбәттә, татар кызы үзенең туган телен камил дәрәҗәдә белергә, татар халкының гореф-гадәтләренә тугры булырга тиеш. Ул милләтне саклап калу турында да, кешедә иман, әхлак сыйфатларын булдыру турында да уйланырга тиеш.

Нәкъ шушы сыйфатларга ия татар кызларын 20 нче март көнне Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында "Татар кызы - 2018" бәйгесендә күрергә була иде. Әйтергә кирәк, әлеге бәйге биредә беренче тапкыр гына уздырылмый. Ләкин һәр ел саен ул үзенчәлекле, елдан-ел күңеллерәк уза. Быел да татар теле һәм әдәбияты кафедрасы уздырган "Татар кызы - 2018" бәйгесендә төрле факультетлардан җиде гүзәл студент-кыз көч сынашты.

Тамаша башланырга санаулы минутлар калган. Сәхнә артында бәйгедә катнашачак кызлар ашыга-ашыга әзерләнәләр, тамашачылар, дулкынланып, кичә башлануын көтә. Ниһаять, кичәне алып баручы кызлар бәйгедә катнашучыларны сәхнәгә чакырды. Тамашачылар каршына җиде чибәр кыз чыкты: Гөлназ Сабитова, Лилия Латыпова, Гөлинә Гусамова, Язилә Сөнгатуллина, Әнисә Шәйхетдинова, Энҗе Бәдертдинова, Кадрия Гайнуллина.

Кызлар биш номинациядә үзләренең сәләтен, тырышлыгын, уңганлыгын расларга тиеш. Беренче булып, алар үзләре белән таныштырдылар, татар халкының милли киемнәре тарихын һәм үзенчәлекләрен сөйләделәр. Кызларның барысы да туган телендә иркен, матур сөйләшә. Аннан соң алар әдәби әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укыдылар. Шулай ук, аларның фикер йөртүләрен дә, татар халык мәкальләре һәм әйтемнәрен белүләрен дә тикшерделәр. Кызлар бу этапта да сынатмадылар. Бик чибәр булулары өстенә, бик белемле, акыллы да икән алар. Конкурсның иң матур этабы ул - кызларның иҗади номерлары. Катнашучыларның һәрберсе дә әлеге этапка бик тырышып әзерләнгән: сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, моңлы итеп җырладылар, оста итеп биеделәр, татар халык уен коралларында уйнадылар. Барлык этаплар арасында күңелгә аеруча ошаганы - бишек җырын башкару булды. Чын татар кызы үз ана телен камил белергә, баласын да туган телгә өйрәтергә тиеш. Иң беренче, ана теленә мәхәббәт балаларга кечкенәдән бишек җырлары аша күчә. Шуңа күрә һәрбер татар кызына бишек җыры белергә кирәк. Кызлар сынатмадылар. Һәр катнашучының җырыннан соң зал көчле алкышларга күмелде. Минем уйлавымча, бәйгедә утыручы бөтен кеше уйлары белән, әзгә генә булса да, үзенең кечкенә чагына кайтып килгәндер.

Конкурс этаплары төгәлләнгәч, жюри әгъзалары, киңәшләшеп, 1, 2, 3 нче урыннар һәм төрле номинацияләр билгеләделәр. Аларга кызларның чыгышларын бәяләргә җиңел булмады. Һәр катнашучы бик әзерлекле. Бәйгедә катнашкан бер кыз да игътибарсыз калмады. 3 нче дәрәҗә белән Гөлинә Гусамова, 2 нче дәрәҗә белән Язилә Сөнгатуллина бүләкләнделәр. Ә 1 нче дәрәҗә дипломга, һәм "Татар кызы - 2018" исеменә филология факультетының 1 курс талибәсе Энҗе Бәдертдинова лаек булды.

Соңыннан жюри әгъзалары: шәһәр тарихы музее мөдире Румил Кәрәмиев, "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, 52 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Корбанова, "Күңел" радиосы кунаклары Алинә Хисмәтуллина һәм Илгиз Исламгәрәев котлау сүзләрен җиткерделәр.

"Татар кызы - 2018" бәйгесен әзерләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Дания Хан кызы Нигъмәтҗанова сүзләренә караганда, "Татар кызы" бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә.

Әлеге бәйгенең жюри әгъзасы булуыма чиксез сөенеп, катнашучы кызларга сокланып, миллләтем өчен горурланып утырдым мин. Халкымның мондый кызлары булганда, милләтем югалмаячак, яшәячәк һәм чәчәк атачак. Башына ап-ак яулык япкан, калфак кигән татар кызларыбыз үз милләтләре өчен горур басып йөри алалар. Асылыбызны саклап, сафлыкка чакыручы каһарманнар нәкъ шулар!

Алия Корбанова, 52 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев